Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Прокурор-шагыйрь Рафис Гаптелганиев: “Совет заманындагы гаделлек – чын гаделлек иде”

1 Март 2016 1535
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – Казан Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, дәүләт ягыннан гаепләүче вазыйфаларын башкаручы Рафис Гаптелбари улы Гаптелганиев. Алай гына түгел, ул әле шагыйрь, композитор, автор-башкаручы да.
– Рафис әфәнде, 2012 елда сезнең беренче иҗат кичәгез булып узды. Судларда күреп ияләнгән халык сезне сәхнәдән күрде. Концертта яңа шигырьләр китабын презентацияләп, сезнең сүзләргә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Икенче китапны кайчанрак көтәсе?

– Ул шигырьләр китабын “Юл уртасында...” дип исемләгән идем. Анда гади, позитив, күңелле шигырьләр һәм җырлар. Алар күбесе популяр булып китте. Алла боерса, 50 яшемә тагын бер иҗат кичәмне үткәрергә телим. Бүген яңа шигырьләр китабы өстендә эшлим. Анда фәлсәфә рухындагы шигырьләр урын алачак. Исеме “Фәрештә” дип аталачак.

– Ни өчен “Фәрештә”?

– “Фәрештә” шигырен укыган кеше, нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлар дип уйлыйм. Менә, бер өзек кенә китерәм:
Нинди үгет алдык бабайлардан,
Оныкларга ни дип дәшәргә?
Җен илендә туган адәмнәргә
Фәрештәләр белән яшәргә...

“Таш һәйкәл” шигырендә кайбер “ясалма батырларга” карашымны күрсәттем:
Дөнья буйлап батыр һәйкәлләре,
Алан тулы зират, курганнар.
Мин үлемгә илттем дусларымны,
Шуңа мине таштан куйганнар.

Кызганыч, рус һәм татар чынбарлыгында “Ясалма батырлар” бар. Алар совет чорында сәяси сәбәпләр аркасында тудырылган һәм бүгенгә кадәр яшәп киләләр. Рус язучылары, сәясәтчеләре әкренләп яңа батырлар, геройлар кертә. Ә татар язучылары нидер көтә әле. Минемчә, ачылмаган яки тиеш дәрәҗәдә бәя бирелмәгән татар эшлеклеләре бик күп. Аларны популярлаштыру өстендә эшләү кирәк.

– Сезнең чор белән хәзергесе аерыламы?

– Минемчә, буын белән буын еллар белән генә түгел, тарихи вакыйгалар белән санала. Мәсәлән, безнең бабайларга бик кыен чор эләккән. Ачлык та, хезмәт тә, сугыш та. Әтиләргә авыр эшләр, сугыш ватыкларын торгызу, торгынлык еллары туры килгән. Безнең буын кешеләренә бу афәтләрнең берсе дә эләкмәде. Әмма безнең буын кешеләренә иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрне кичерергә туры килде. Мәсәлән, кемдер тормышында максатын югалтып, нишләргә белмичә югалып калды. Чөнки тормыш шулай үзгәреп китте. Ә кемдер, киресенчә, бу чорның каршылыкларыннан югары күтәрелде.

Безнең чор мөмкинлек ягыннан бик яхшы булды. Мин үземнең классташлар белән дә, курсташлар белән дә аралашып торам. Алар арасында көтүче дә, министр да бар. Ләкин алар барысы да тулы тормыш белән яшиләр.

Хәзерге яшьләргә карасак, аларга тагын да зуррак мөмкинлекләр бирелгән. Әлбәттә, кем үз алдына нинди максат куя бит! Кемнеңдер тиз генә дәрәҗәле урында эшлисе, тиз генә баеп китәсе килә. Андыйлар нинди генә чорда яшәсә дә, тормышларыннан канәгать булмый.

– Алай да, хәзерге заманны тыныч дип саныйсызмы? Сез бит “Казан феномены” чорында да яшәгән кеше. Сез яшәгән район тынычмы?

– Аллага шөкер, дөньялар тыныч. Социаль һәм криминаль яктан да хәзерге тормышны яхшы дип саныйм. Хезмәт хакын бирмәгән яки товар белән биргән вакытлар, урамда кешеләрнең бүрекләрен яки алкаларын салдырган заманнар да бар иде. Ул кешеләр берсе дә юкка чыкмады бит. Алар һаман безнең арада...
Үзем Авиатөзелеш районында яшим. Бу районны тыныч дип саныйм. Ул күбрәк провинциаль шәһәр стилендә. Менә шул ягы белән ошый.

– Рафис әфәнде, сез Апас районының Зур Болгаер авылында туып үскәнсез. Күп шагыйрьләр туган ягы турында яза. Ә сезнең иҗатыгызда алар бик аз?

– Әйе, минем Апас, аның кешеләре турында шигырьләрем юк. Пафослы шигырьләр яза белмим. Иҗатым кайда тууым белән бәйләнмәгән. Эшем буенча Татарстан буйлап күченеп йөрергә туры килде. Мамадыш районында – 6, Чирмешәндә – 4 һәм Арча районында 4 ел яшәдем. Бөтен җирдә дуслар да барлыкка килә. Һәр төбәктә кызыклы һәм тирән фикерле, акыллы кешеләр бар. Алардан нәрсәгә булса да өйрәнәсең.

– Сезнең өчен кайсы шагыйрь бөек?

– Шагыйрь бөек була алмый. Шагыйрь – талант иясе. Үз-үзләрен корбан иткән кешеләр генә герой, батыр, бөек. Шагыйрьләр – иҗат кешеләре. Шуңа алар “бөеклеккә” түгел, “киңлеккә” омтылырга тиеш. Теге яки бу чорда кирәкле әйберләр язган өчен кайбер язучыларны, шагыйрьләрне “колакларыннан” тартып үстерәләр, “бөек” ясыйлар. Ләкин чор үтү белән алар онытыла. Ә менә “киңлек” ул – чиксез.

Минемчә, шигырьләрендә дөреслек булган һәм шигырьләре берничә буын аша узган шагыйрьләр хөрмәтле санала. Татар шагыйрьләренең кайберләре Владимир Высоцкий иҗатын үземә өлге итеп куюымны яратып бетерми. Ә бит аның шигырьләрендә гадилек, дөреслек күп. Үзе үлгәннән соң аның шигырьләре тагын да популяр булды. Менә бу шагыйрь өчен зур бөеклек. Хәзерге заманда татар шагыйрьләре арасында минем үрнәк – Равил абый Фәйзуллин... Ул чын...

– Прокуратурада нинди эшләр башкарасыз?

– Минем вазыйфа судта дәүләт ягыннан гаепләүне булдыру, җинаятьне тиешле җәзага тарту. Хәзерге заманда гаепләү җиңел түгел, аклау җиңелрәк. Менә, күз алдыгызга китерегез: кемнедер үтергәннәр. Суд залында 20 кеше утыра. Аның 10ысы үтергән кеше, ә 10ысы – үлгән кеше яклы, 10ысы тегене бетереп мактый, 10ысы бетереп сүгә. Дөрес яклауны һәм дөрес җәзаны бирү – бу инде безнең эш.
Әмма җәмгыятьнең шундый тоткасына килеп җиттек: хәзер гаделлек һәм кылганына карата җәзасы дигән әйберләр – бик чамалы гына. Совет заманындагы гаделлек ул – чын гаделлек иде.

Бүгенге көндә гаделлек – килешү ноктасы. Әмма безнең җәмгыять кешеләре әле моның белән килешеп бетә алмый. Чөнки аларның күбесе дөреслек һәм хаклыкны онытмаган.

Җәмгыятьтә куркыныч яный торган җинаятьләр бар. Ул кеше үтерү генә түгел. Хәзерге заманда ул – наркотик. Аны тарату бүгенге көндә югары дәрәҗәдәге эшмәкәрлек дәрәҗәсенә килеп җитте. Наркотикларга каршы көрәш тиешле дәрәҗәдә түгел һәм кызганыч, бу эштә җәмгыять катнашмый. Идарә оешмалары күбрәк сөйли, әз эшли.

Минемчә икенче куркыныч ул – дини-фанатизм, чамасыз динчелек. Шуннан барысы да килеп чыга. Бер-береңне ниндидер билгеләр нигезендә күрә алмау да, терроризм һәм башкалары... Без бит бик кызык халык. Йә җыелышып мәчетләрне, храмнарны ватабыз, йә башны тишкәнче намаз укыйбыз. Укымаганнарны тукмарга да әзербез.

– Кызларыгыз сезнең юлны сайламадымы? Хатыныгыз нинди өлкәдә эшли?

– Алар үзләре дә, мин үзем дә юрист һөнәре буенча китүләрен теләмим. Ә менә иҗат ягыннан, икесе дә җырлый. Олы кызым Гөлүсә иҗат кичәмдә дә җырлаган иде. Бүген туризм академиясендә укый һәм шул өлкәдә эшли. 8 сыйныфта укучы кече кызым Гүзәл – Филармония каршындагы “Айгөл” балалар ансамбленең солисткасы. Хатыным Диләфрүз белеме буенча укытучы, филолог. Хәзер финанс өлкәсендә эшли.

– Туган нигезгә кайтасызмы?

– Әти-әни күптән вафат. Туган нигездә гаиләсе белән бертуган абыебыз Иршат яши. Яңа өй салып керделәр. Майның соңгы, йә июньнең беренче атнасында бөтен туганнар белән авылга җыелышып кайтабыз. Бу безнең гореф-гадәткә әверелде. Әти-әнинең туган көннәре шул вакытка туры килә иде. Әлбәттә, туган авыл, туган нигез сагындыра. “Өч тәрәзә” шигыремдә шундый юллар бар:

Шәһәр шау-шуларын ташлап китәм,
Шәһәр урамнары миңа тар,
Авыл башындагы иске өйдә
Минем өчен һәрчак урын бар...

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ