Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Прокурор-шагыйрь Рафис Гаптелганиев: "Без йә җыелышып мәчетләрне ватабыз, йә башны тишкәнче намаз укыйбыз"

20 Апрель 2016 1079
Рафис Гаптелбари улы Гаптелганиев – Казан Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, дәүләт ягыннан гаепләүче вазыйфаларын башкаручы. Алай гына түгел, ул әле шагыйрь, композитор, автор-башкаручы да.
– Рафис әфәнде, прокуратурада нинди эшләр башкарасыз?

– Минем вазыйфа судта дәүләт ягыннан гаепләүне булдыру, җинаятьчене тиешле җәзага тарту. Хәзерге заманда гаепләү җиңел түгел, аклау җиңелрәк. 

Җәмгыятьтә куркыныч яный торган җинаятьләр бар. Ул кеше үтерү генә түгел. Хәзерге заманда ул – наркотик. Икенче куркыныч ул – дини фанатизм, чамасыз динчелек. Шуннан барысы да килеп чыга. Бер-береңне ниндидер билгеләр нигезендә күралмау да, терроризм һәм башкалары... Без бит бик кызыклы халык. Йә җыелышып мәчетләрне, гыйбадәтханәләрне ватабыз, йә башны тишкәнче намаз укыйбыз. Укымаганнарны тукмарга да әзербез.

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Рафис Гаптелганиев икенче китабын кайчан чыгарырга ниятли? Ни өчен аңа "Фәрештә" исемен бирмәкче? Ни өчен аның иҗатында, ягъни шигырьләрендә туган ягы Апас турында аз язылган? Прокурор-шагыйрь өчен кайсы шагыйрь бөек? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 21 апрель көнне чыгачак 16нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ