Язмалар исемлегенә күчү
Яңа чикләүләр Россия сәясәтчеләренә, олигарх вә аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук ярым дәүләт оешма-идарәләргә кагылачак. Конгресс үз сайтында нәшер иткән документка караганда, “РФ президенты Владимир Путин исеменнән алып барылган канунсыз һәм ришвәтле эшчәнлеккә турыдан-туры яисә читтән торып катнашы булган оешма-идарәләр”гә чикләүләр булачак.
Шулай ук Керчь култыгындагы узган елгы “аңлашылмаучанлык” өчен ФСБның 24 офицерына да чикләүләр кертергә җыеналар.
Америка конгресменнары кызык кешеләр инде бер караганда – бөтен дөньяны контрольдә тотмакчылар. Тегендә дә АКШ, монда да аларның кешеләре йөри. Вак-төяк, көчсез илләрне аеруча яраталар.
Аллага шөкер, Россия, Кытай белән генә зурдан кубып булыша алмыйлар. Һәрхәлдә, безгә телевизордан шулай дип сөйлиләр, шулай уйларга мәҗбүр итәләр. Телевизор булып телевизордан күзгә төтен җибәреп утырмаслар бит инде...
Корал, көч, куркынычсызлык, мөстәкыйльлек – бары шундый эзлеклелек булганда гына теге яки бу ил кубызына биемичә, тыныч кына яшәргә мөмкин, дип ышандыралар.
Ышанганга күрә түздек, түзәбез... Пенсия реформасына да, калганына да...
Америка гына никтер тынычланырга җыенмый һаман. Йогынты ясыймы, юкмы, әмма барыбер әле тегене чикли, әле моны тыя. “Канунсыз”, “шикле” эшләрдә катнашы барлыгын сизгән кебек була да, менә сиңа зур минус сызып куя. Бер караганда, гади халык түгел, миллиардлар белән эш итүче эре оешмалар гына зыян күрә кебек. Алар гына күп акчалар югалта шикелле. Тик аларның акчасы кимүгә юл куярга ярамавын да аңларга кирәк. Миллиардерларның хәле мөшкелләнсә, халыкныкы нишләр?..
Кайчан туктарлар инде болар? АКШ сенаторларын әйтәм. “Санкция”ләреннән, билләһи, халык та, журналистлар да гарык булды. Гел өркетеп торалар. Хәзер, әнә, Путинның чынбарлыктагы мөлкәтен дә санап бирәбез, дип куркыталар. Сенаторлар АКШ разведкасына шундый тәкъдим белән чыккан. Ай-һай, Гыйләҗ, санап чыга алырлармы икән?..
Газетабызның 9 нчы саныннан.
“Президентыгызның байлыгын фаш итәбез!..”
6 Март 2019 834

АКШ бу юлы Путинның мал-мөлкәтен фаш итәргә җыена. Әнә шундый санкцияләр әзерләп маташалар. Анда бу күптән үзенә күрә бер милли гореф-гадәткә әйләнде бит инде. Ел башында конгресстагылар тезелешеп утыралар да баш ваталар: быел ниндирәк этлек уйлап табарга икән?..
Шулай ук Керчь култыгындагы узган елгы “аңлашылмаучанлык” өчен ФСБның 24 офицерына да чикләүләр кертергә җыеналар.
Америка конгресменнары кызык кешеләр инде бер караганда – бөтен дөньяны контрольдә тотмакчылар. Тегендә дә АКШ, монда да аларның кешеләре йөри. Вак-төяк, көчсез илләрне аеруча яраталар.
Аллага шөкер, Россия, Кытай белән генә зурдан кубып булыша алмыйлар. Һәрхәлдә, безгә телевизордан шулай дип сөйлиләр, шулай уйларга мәҗбүр итәләр. Телевизор булып телевизордан күзгә төтен җибәреп утырмаслар бит инде...
Корал, көч, куркынычсызлык, мөстәкыйльлек – бары шундый эзлеклелек булганда гына теге яки бу ил кубызына биемичә, тыныч кына яшәргә мөмкин, дип ышандыралар.
Ышанганга күрә түздек, түзәбез... Пенсия реформасына да, калганына да...
Америка гына никтер тынычланырга җыенмый һаман. Йогынты ясыймы, юкмы, әмма барыбер әле тегене чикли, әле моны тыя. “Канунсыз”, “шикле” эшләрдә катнашы барлыгын сизгән кебек була да, менә сиңа зур минус сызып куя. Бер караганда, гади халык түгел, миллиардлар белән эш итүче эре оешмалар гына зыян күрә кебек. Алар гына күп акчалар югалта шикелле. Тик аларның акчасы кимүгә юл куярга ярамавын да аңларга кирәк. Миллиардерларның хәле мөшкелләнсә, халыкныкы нишләр?..
Кайчан туктарлар инде болар? АКШ сенаторларын әйтәм. “Санкция”ләреннән, билләһи, халык та, журналистлар да гарык булды. Гел өркетеп торалар. Хәзер, әнә, Путинның чынбарлыктагы мөлкәтен дә санап бирәбез, дип куркыталар. Сенаторлар АКШ разведкасына шундый тәкъдим белән чыккан. Ай-һай, Гыйләҗ, санап чыга алырлармы икән?..
Газетабызның 9 нчы саныннан.
Рубрика: ҖӘМГЫЯТЬ, СӘЯСӘТ
Автор: Райнур Әгъләметдинов