Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Посылка

13 Июль 2020 1068
Хат ташучы Мәрьямнең кил­гәнен ерактан ук күреп алды Майбәдәр карчык. Тагын! Утыз елдан бирле... Ялгышып кына да калганы юк... Сентябрь башында килеп төшә... Инде быел килмәс дип уйлаган иде, юк, онытмаган...Әнә бит, Мәрьямнең авызы ерык, култык астына тартма кыстырган. Ник шатлана шулкадәр? Нәрсә бар дип белә икән ул тартмада?

–Сәлам, Бәдәр түти! Көтеп тора идеңме? Үзем дә, бер ияләшкәч, көтеп тора идем. Быел бер атнага соңга калып килде әле. Әйдә, өйгә керик, ача аласыңмы? Үзем ачып биримме?

...Әйе, ачтырды ди... Кара, ничек сайрый... Башка вакытта сүзне авызыннан келәшчә белән дә ала алмыйсың... Авызы ачылган... Күчтәнәчләр белән чәй эчәргә өметләнәдер...

–Әнә, болдырга куй, эшемне бетереп кергәндә алып керермен. Кая, кай җиргә кул куясы?

Тәмам аптырашта Мәрьям. Башка кешегә посылка килсә, шатлык­ларыннан ни эшләргә белмиләр. Шундук ачалар, күчтәнәчләр белән чәй эчерәләр. Соңгы вакытта кемгәдер посылка килгәнен хәтерләми дә инде Мәрьям. Ә моңа ел саен килә. Бервакытта да сөенгәне дә, ачтырганы да юк. Нәрсә килә икән соң анда?
Майбәдәр карчык Мәрьям китү белән эшен ташлады да посылканы алып өенә кереп китте. Эш төште карчыкның кулыннан, гөнаһ шомлыгы, тагын искә төшерде инде...

Майбәдәр ул чакта урта яшьләрдә, көчле, гайрәтле иде. Ире Нурислам белән икесенә зур гына бәрәңге бакчалары, алма агачлары белән дан тоткан җиләк-җимеш бакчалары бар иде. Ни хикмәт, бары тик аларның бакчаларындагы алмагачлар гына һәр елны мул уңыш бирделәр. Алар шундый алсу төстә, сусыл һәм бик тәмле иделәр. Әмма балалары булмады аларның. Тырыш гаилә күп итеп мал асрады, алмаларны терлеккә ашаттылар. Аларның күршесендә генә яшәгән күп балалы гаилә мондый хәлне аңлый алмый газап чикте. Ничек инде шундый алмаларны сыерга ашатырга мөмкин?! Балаларының күзе алмада икәнен күргән ана: “Сабыр итегез, балалар, алмалар өлгергәч, Бәдәр түти үзе кертеп бирер, берүк кеше бакчасына кереп, каракланып йөри күрмәгез, атагыз да рәнҗеп ятар”,–дип кабатлап торды. Әмма Бәдәр түти бервакытта да алма тотып кермәде. Эшкә чакырып керткәндә дә яртысын корт ашаган, яртысы черек алмалар гына биреп чыгара иде. Аптыраш, гаиләнең “Балалар үсәр, ашыйсылары килер” дип утыртылган алма агачлары үсмәде дә, җимеш тә бирмәде. Әллә инде Аллаһы Тәгалә шулай итеп сынаганмы Майбәдәрне?

Күршенең олы улы Алмаз бервакыт түзмәде, урам ягына чыгып үскән кып-кызыл алманың берсен өзеп алды. Алмага тешен генә батырган иде, Бәдәр түтинең зәһәр тавышы ишетелде: “Каравыл, талыйлар, суялар, үтерәлә-ә-әр, коткарыгыз!” Хур итте егетне, урамга чыгарлыгын калдырмады. Китте Алмаз авылдан, әнисенең ай-ваена да карамастан, шул көнне үк калага китте, заводка өйрәнчек булып эшкә урнашты. Алмаз киткәннән соң күршеләр бик аралашмадылар. Бәдәр түти Алмазның армиягә китүен, аннан кайткач Краснодарга китеп төпләнүен дә кешедән ишетеп кенә белде. Алмаз киткәннән соң ел саен бакчадагы бер алмагач корый башлады. Берәм-берәм корып беттеләр, бары тик алсу алмалы зур алмагач кына исән калды. “Алмаз алмагачы”... Һәм менә утыз ел инде Бәдәр түтигә Краснодар ягыннан елга бер тапкыр посылка килеп төшә. Беренче елны ул посылканы ачкандагы дулкынланулары... Ачып җибәргәч... аннан зур гына кып-кызыл бер алма килеп чыккач, берни аңламый торды. Алмалар саны ел саен арта барды. Узган ел егерме тугыз, быел менә утызны төреп салган. Исән булса, киләсе елга утыз берне салыр... Ул алмаларның берсен дә ашый алмый карчык. Ут кебек кызыл алмалар авыз эчен яндырыр кебек. Ашыйсы килсә, “Алмаз алмагачы” мул бирә лә алманы, алмага аптыраганы юк карчыкның.

Карчык алмаларның һәркайсын иснәп чыкты, ул алмаларның исләре!.. Бик рәнҗегән икән Алмаз, рәнҗемәсә мондый эшне эшләмәс иде. Карале, ничек итеп үч ала! Алмалар... бу алмалар тиздән череп бетәрләр, карчык аларны чыгарып ташлар. Ә менә үткәндәге үкенече бервакытта кимемәс тә, бетмәс тә. Аңа хәзер берни кирәкми. Посылка белән килгәнен түгел, үз бакчасында пешкәнен дә ашыйсы килми. Әллә авызының тәме юк, әллә алмалары тәмле түгел.

Үзе усал булды шул, явыз булды. Ире Нурислам да: “Мин үлгәч, үз явызлыгыңа үзең тончыгып үләрсең инде син, карчык”,–дигән иде. Урыны оҗмахта булсын инде, юаш булды шул Нурисламы. Әллә шул юашлыгы ачуын китердеме, гел котырасы гына килеп тора иде Майбәдәрнең.

Бәдәр түти кулына балта тотып бакчага чыкты. Әллә “Алмаз алмагачы”н чабып ташларга микән? Агачтагы алмалар бигрәк кызыктырып торалар, өзеп ашыйсы килә үзләрен. Теге вакытта Алмаз да шулай кызыккандыр инде, бала иде бит әле. Бер алмадан дөнья бетәме? Бераз уйланып торганнан соң, агачны чабып ташламаска булды Майбәдәр карчык. Ел саен алма бирә бит, кемгә зыяны тия? Алмалары да бик тәмле... Каяле, берсен ашап карасын әле. Карчык барлы-юклы тешләрен алмага батырды. Өлгергән, сусыл алмадан чәчрәп чыккан сок карчыкның сулыш юлына эләкте. Майбәдәр карчык зәһәрләнеп кулындагы балтасын агачның кәүсәсенә томырды. Тынсыз калып җирдә яткан гәүдә өстенә агачтан кып-кызыл алмалар коелды...

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 8 август 2016
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1686
3 Август 2020 10:18 1119
ӨСКӘ