Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Портрет ясау өчен бер көн кирәк”

31 Январь 2014 1194
Шушы көннәрдә генә Апас рәсса­мы Илсөяр Вәлиева белән танышу насыйп булды миңа.
Бу сәләт аңа Ходайдан гына бирелмәгән. Әтисе Тәүфыйк балта остасы булган. Ул ясаган капка-коймалар, тәрәзә йөзлекләре һәр авылда диярлек сакланган. Әнисе Фәүзия апа шигырь­ләр яза. Ике абыйсы да әтиләре һөнәреннән ерак китмәгән: агачтан да бизәкләр уя, тимердән дә чәчәкләр коя икән. Апасы да рәсем ясый. Кыскасы, һәрберсе гүзәллек тудыручылар, сәнгать белән янып яшәүчеләр. Элегрәк Илсөяр апаны капка-коймага рәсем ясату өчен көтеп алганнар...

Аның иҗат җимешләренә карасаң, таң каласың. Фотосурәттән бер генә тамчы да аерылмый торган портретлар, һәр төсмерен сурәтләгән табигать күренешләре, картиналар тулып тора аның хезмәт багажында.

– Мин башлангыч сыйныфлардан ук рәсем төшерергә яраттым. Китапханәдән сүзләре аз, рәсемле китап­ларны гына алганым исемдә. Ә өлкәнрәк сыйныфларда инде стена газетасы чыгарыргамы, укытучыларга нинди дә булса рәсем, йә булмаса язу кирәкме, гел миңа мөрәҗәгать итәләр иде. Сызым һәм рәсем сер­ләренә төшендерүче укытучым –Илгиз абый Маликовка мин бик рәхмәтлемен. Ул үзенең төпле киңәшләре, ярдәмлек материал-китап­лары белән һәрвакыт булышып торды. Сәнгать дөньясының серләрен ачты. Мәктәпне тәмамлагач, “кая барыйм икән” дип уйлап та карамадым, Казанның 16нчы рәсем сәнгате училищесына укырга кердем. Укуны тәмамлагач шәһәр тормышын үз итә алмавым сәбәпле, туган авылыма рәссам-бизәүче булып эшкә кайттым. Партия чорында төрле плакатлар, лозунглар күп языла иде. Эшебез өелеп-өелеп торды, бөтен җирдә – фермада, машина-трактор паркында, бәйрәмнәрдә, җыелышларда гел язу, рәсем ясаган чак. Әмма ни кызганыч, 90нчы елларда партия бетте, плакатлар белән беррәттән минем иң яратып башкара торган “творческий беспорядок”лы эш урыным – иҗат мастерскоем да юкка чыкты, шуның белән эш тә бетте...

Шулай адашып калган бер мәлдә Илсөяр мәктәптә рәсем сәнгате белән сызым дәресләре укыта башлый. Читтән торып (ТГГПИ) югары белем ала һәм балаларга рәсем белән беррәттән татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә. Әмма бу елларда аның җаны рәсем ясауга сусый.

Бүген ул үзен бик бәхетле саный. Ник дигәндә, 2010 елда район мәдәният йортына рәссам-бизәүче булып эшләргә тәкъдим итәләр аңа. Илсөяр Вәлиева 16 еллык укытучы карьерасына нокта куеп, бирегә күчә.

Буш вакытларында картиналар иҗат итә ул.

– Миңа тынычлык булса, шул җитә, – ди рәссам. – Шау-шу яратмыйм. Ирем дә балта остасы иде. Бер иҗат казанына икәү сыеп булмый, күрәсең. Бүгенге көндә без аерым. Безнең авылның (Апас районы, Түбән Биябаш авылы) табигате бик матур. Тирә-ягын Шишкин картинасындагы сыман калын куе урман биләп тора, ул чишмәләре, чәчәкле болыннары, җиләкле тау итәкләре дисеңме... Ничек итеп шуларны рәсемгә төшермичә әрәм яткырасың? Аннан соң кешеләрнең йөзендәге кайбер кимчелекләрне матурлык белән күмеп, кыяфәтләрендәге нечкәлекләрне тасвирларга яратам.

Илһам аңа гадәттә кичке 11ләр тирә­сендә килә. Иртәнге 4-5кә кадәр рәсем ясау белән мәшгуль була ул. Соңгы арада портретларга заказ бирүчеләр күбәйгән. Бер портрет ясау өчен бер көн вакыт китә. Дуслар, таныш-белешләр генә түгел, интернет аша бер белмәгән кешеләр дә заказ бирә ди.

– Акча алганым юк, бу – минем күңел ихтыяҗын канәгатьләндерү. 20ләп картина арасыннан бары берсен генә саттым. Эшләремне күреп кешеләрнең шатлыклы елмаюлары миңа тагын да дәртләнеп эшләргә рухи көч бирә, – ди рәссам.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Апас – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ