Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Помидор чәчәк атып та, уңыш бирмәсә...Кыярны яңача үстерү ысулы

4 Июль 2017 1556
Еш кына помидор куагы матур булып үсә, чәчәк ата, ә менә помидорланмый. Бу вакытта бор кислотасы ярдәмгә килә. Аны бер чиләк суга 5 гр салып болгаталар. 7-10 көнгә бер тапкыр сибәләр. Әлеге чара шулай ук фитофторага каршы да тора. Бу максаттан аны сезонына 5 тапкыр эшкәртәләр.


Кыярны 5 литрлы шешәдә үстерәбез

5 литрлы су яки үсемлек мае шешәсенең төбен һәм өске конуссыман өлешен кисеп алыгыз. Шуны җиргә 5 см тирәнлеккә батырып, туфрак, торф, көл катнашмасы салыгыз. Әмма өстенә кадәр 2 см тулып бетмәсен. Һәрберсенә 2-3 шыткан орлык яки әзер үренте утыртыгыз. Шешәләрне берничә рәткә тезеп, түтәлнең баш-башына тимер казык кагып, пластик сетка тартырга була. Бу кыярга үрмәләп үсү өчен кирәк.

Кыярны яңача үстерүнең өстенлеге нидә?

– Пластик шешәдә җир тизрәк җылына, шуңа күрә уңыш атна-ун көнгә тизрәк өлгерә.

– Суга экономия. Көненә ярты литр су җитә, ул читкә акмый, үсемлекнең тамырына китә.

– Чүп үләннәре борчымый.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 1979
10 Март 2020 11:23 1481
23 Март 2020 13:07 1412
16 Март 2020 12:44 1390
ӨСКӘ