Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Поликлиникамы? Яу кырымы?

21 Апрель 2016 1640
“Зарлы телефон”га Казанның Завойский урамыннан Әлфия апа Садыйкова шалтыратып, 21нче поликлиникада участок табибы булып эшләүче Роза Бариевнадан зарланды. “30 елдан артык йөрим инде монда. Безнең участок табибы авыруларга начар мөнәсәбәттә, анализларга юллама бирми, дөрес диагноз куймый. Мәсәлән, иремне гомер буе сәламәт дип килде, дәваламады, нәтиҗәдә, ялгыз калдым. Аның янына барырга кот очып тора, аннан мин генә түгел, бөтен халык зарлана”, – дип тезеп китте.
Әлфия апа тумышы белән Саба районы Түбән Симет авылыннан. Хәер, күптән Казан кешесе булган инде ул. Бу фатирында да 30 ел гомер кичерә һәм 21нче поликлиникага йөри. Роза Галиевада 15-20 еллап күренә.

Поликлиника – бүген өлкән яшьтәгеләрнең бердәнбер карап торган урыны. Чөнки санаулы пенсия акчасына ул түләүле табибларга күренә алмый. Шуңа күрә иртән-иртүк килеп, участок табибын сагаларга мәҗбүр. Халык телендә “участковый” дип аталучы кеше күпмедер дәрәҗәдә гаилә табибы да булып санала. Ул пациентны күптән белә, аның гаилә хәле белән дә таныш. Шуңа күрә теге яки бу авыру баш калкытса, аның сәбәбен дә башка табибларга караганда яхшырак чамалый.

Әйтергә кирәк, бу очракта да табиб белән пациент бер-берсенә кунакка йөрешмәсә дә, дус-тату яшәгән. Хәтта Әлфия апа табиб бүлмәсенә гөлләр дә илтеп биргән. Алайса арадан кара мәче кайчан узган соң? Бу хәл болайрак була. Әлфия апаның ире Габделхан абый кан басымы күтәрелеп берничә тапкыр табиб чакырта. Килә табиб. Авыруны карый да күрсәтмәләрен биреп китә. Әмма анда диспансер учетка куярлык җитди авыру тапмый. Хәер, мин бу турыда соңрак белдем. 2013 елның сентябрендә авылга кайткан җирдән Теләче хастаханәсендә вафат була ир. Инфаркт, диләр. Район табиб­лары аннан: “Йөрәгегезгә УЗИ ясатканыгыз булдымы?” – дип сорый. Йөрәккә УЗИ ясату турында беренче тапкыр ишеткән ир белән хатын аптырашта кала. Аларга табиб беркайчан да моны эшләргә кушмаган икән ич! Шушы хәл булгач, иренең үлемендә участок табибын гаепли хатын. Хәтта бу сүзләрне үзенә дә бәреп әйтә. Шулай итеп, аралар суына. Ә яшь бара, табибка көн дә булмаса да, йомыш төшми калмый. Әмма үзе теләмәгән табибка күренү Әлфия апа өчен газапка әйләнә.

– Терелеп кенә киләм әле мин. Төннәр буе йокламыйча бик каты йөткердем. Шуңа күрә 14 март көнне ашыгыч ярдәм дә чакырттым. Бер-ике көннән табибны да дәшәргә булдым, чөнки ике атна йөткереп, бөтен җирем авырта башлады. Табиб тыңлады, тамагымны карады. 400 сумлык дару язып калдырды. Аны алмадым, 10 мең сум пенсиямә андый кыйммәтле дарулар ала алмыйм. Берничә көннән соң анализлар тапшырасым килеп поликлиникага үзем бардым. Чиратта беренче кеше булсам да, табибыбыз чыгып, башка кешене чакырды.

Менә шул вакытта Әлфия апаның сабырлыгы шартлап сына. Нигә аны табиб күрмәмешкә салыша, тиешле дәвалалау курсы билгеләми? Нигә авыруын белә торып, ул аны полик­линикага дәшми? Безгә шалтыратырга менә шушы сәбәпләр этәрә дә инде әңгәмәдәшемне. Сорагач, Роза Бариевна аңа гомуми анализларга юллама бирә. Ә үҗәт ханымның килгән-килгән холестерин күләмен дә тикшертәсе килә.

Анализлары әзер булгач исә, йөгерә-атлый кабат табиб ишеге төбенә килә. Бу 12ләр тирәсе. Анализларда тайпылышлар булгач, Роза Бариевна пациентына гинекологка күренергә куша.

– Бармадым, нишләп барыйм мин гинекологка? 45 яшьтә үк операция булды, анда минем бернәрсә дә юк, – дип шаккатырды мине Әлфия апа. – Коридорда терапия бүлеге башлыгы Венера Котдусовнаны күрдем, ул ичмаса акыллы киңәш бирде, урологка күренергә кушты. Әмма һаман языла алмыйм, инде апрельгә чират беткән.

“КАГЫЙДӘ БУЕНЧА ЭШЛИБЕЗ”

Әлфия апа сөйләгәннәрне мыегыма чорнап, медицина буенча баш табиб урынбасары Марина Яруллина янына кердем. Ул миңа поликлиниканың эш тәртибен, иртәнге 8дән 9га кадәр “больничный лист” буенча, икенче чиратта ташламалы дару алучыларны, аннан соң гына алдан язылу буенча авыруларны карауларын әйтте.

– Пациент өенә табиб чакырткан, ул аның янына барган. Ә нинди анализлар бирергә кирәклеген дәвалаучы табиб хәл итә. Салкын тиеп авыруда холестеринның ни катнашы бар? Аның өчен үпкәләп йөрергә кирәкми. Ә менә бәвел анализында лейкоцит күп икән, бу беренче чиратта гинекология белән бәйле. Бу очракта да Роза Бариевна дөрес киңәш биргән. Операция ясаганнар икән, җенси органда проблемалар булмый дигән сүз түгел, – диде ул.

Әлфия апа бүген ни тели соң? Аның башка участок терапевтына күчәсе килә. Иманым камил, моны эшләргә атлыгып тормыйлар. Чөнки һәр табибның йөкләмәсе зур, һәрберсе икешәр-өчәр участокка хезмәт күрсәтә. Әнә бит, узган ел әңгәмәдәшем гариза да язып караган, әмма: “Сезне башка табиб караганда, үзегезнеке чәй эчеп утырсынмы?”, – дип кире борганнар. Шулай да, укучыбызның бу гозерен дә җиткердем. Урынбасар исә терапия бүлеге башлыгы Венера Миңнемуллинаны чакыртты. Дөрес, башка табибка күчү өчен җитди сәбәп кирәк. Ә Әлфия апаның “ул мине карамый”, “гаиләбезне яратмый” кебек сүзләре табиб алыштыру өчен җирлек була алмый.

– Сезне башка табибка беркетә алабыз, – ди Венера Котдусовна. – Әмма моңа кем алына? Алынган очракта да, ул сезнең өегезгә килеп йөрмәячәк. Участоклар бик зур. Табиб микрорайонның бер башыннан икенче башына йөри алмый, без бит җәяүле. Бу очракта Роза Бариевна белән бергә утырып сөйләшергә генә кирәктер, бәлки? Үпкә булса да, ул эш сыйфатына зыян салырга тиеш түгел.
Иң кызыгы, Роза Галиева белән күрешүемә, аны бирегә чакыртуга теше-тырнагы белән каршы торды җитәкчеләр. “Аның хәзер эш сәгате”, “авырулары күп” дип, һәртөрле сәбәп таптылар.

Җитәкче кул астындагыларын кирәксә йодрыгы белән, кирәксә күкрәге белән якларга тиешлек принцибы булдымы бу? Аның каравы, икенче бер терапевт – Гүзәл Закированы авыр вә катлаулы эшеннән бүлдерергә туры килде. Әлфия апаны аның канаты астына беркетмәкче иделәр. “Участогым зур, өегезгә бармыйм”, – дигәч, Әлфия апа икеләнеп калды. Безнең халык шундый бит ул: тана да булсын, буаз да булсын. Аның каравы, “яклаучым”ның бер теләген чынга ашырып чыктык. Урологка шундук юллама табылды. Хәтта баш табиб урынбасары үзе урологка шалтыратып, бүген үк Әлфия апаны карарга әмер бирде. Март һәм апрельдә шыплап тулган көннәр арасыннан җае табылды тагын!
  
“МИНЕМ АҢА НАЧАР МӨНӘСӘБӘТТӘ БУЛГАНЫМ ЮК”

– Әлфия апа иренең үлемендә мине гаепләп йөри, – диде участок табибы Роза Галиева. – Ул ир хроник авырулар белән исәптә тормады, районда үлеп калган. Хроник авыруы булып, мин аңа салкын караш күрсәткән булсам, үземне гаепле санар идем. Алар шулай йөргәч, минем дә реакциям үзгәргәндер инде. Бу гаиләне кабул итми калганым юк. Үзләре генә мине дошманга саныйлар.

Әлфия апаны артык дулкынланырга мәҗбүр иткән соңгы вакыйга турында да сөйләштек. Бу очракта мин табиб белән тулысынча килешәм. Ул аның анализ кәгазенә күз салган, белгечкә күренергә кушкан.

Әлфия апа бүген күкрәге кызышудан, йөрәге чәнчүдән зарлана, кан басымы да уйный икән. Шуңа күрә хастаханәгә ятып, дәваланырга тели. ЭКГ төшергән, аның буенча йөрәк ритмы тәртиптә. Ә төгәл сәбәбен белү өчен йөрәгенә УЗИ ясатырга кирәк. Әмма ул поликлиникада юк.

– Безгә беркетелгән стационар да юк, – ди участок табибы. – 18нче хастаханәгә кичектергесез авыруларны гына салабыз. Советлар союзы таркалды, организмны ныгыту өчен хастаханәгә ятулар бетте. Ашыгыч ярдәм дә кан басымы уйнаган кешеләрне алып китми. Нишлисең, бу хәл бездә генә түгел. Ә Әлфия апага исә, йөрәгенә УЗИ ясатырга киңәш итәм. Нәтиҗәләрне кардиологка күрсәтер идек. Чөнки аны рентген кебек карый алмыйбыз. Кирәк булса, һичшиксез, хастаханәгә салабыз.

СОҢГЫ СҮЗ

Хастаханә ул шундый җир, ан­да барсаң, авырмас җиреңнән авырып кайтасың. Берәүгә дә сер түгел: танышың йә туганың булмаса, хастаханәгә борын төртү бик тә авыр хәзер. Балалар хастаханәләрен генә алыйк. Бу почмакта бала елый, тегендә көйсезләнә. Сәбәбе нидә? Бел­гечләр җитми! Булганнары исә кәгазь эшенә күмелеп утыра. Табибларның отпуск вакытында исә монда юлың төшүдән Ходай сакласын. Табиб эшкә чыкканны көтеп тә җиткермәскә мөмкинсең.

Поликлиникалар гомер-гомергә яу кыры булды. Район җирләрендә исә хәл тагын да катлаулырак. Статистикага күз салсак, район-авылда үлүчеләр саны күбрәк! Нигә ди­сезме? Ялынып-ялварып сорасалар да, башкала табибларына күренү өчен юллама алып булмый анда! Бу лотерея отуга тиң. Ашыгыч ярдәм хезмәтен генә алыйк. Вакытында килми, авыруны үзе белән алып китми, хәтта кирәкле җиһазлары, күп очракта уколы да булмый аларда! Кыскасы, гөрселдәп аумыйча хастаханәгә салмыйлар. Оптимизация, имеш. Берүзенә меңәрләгән кеше беркетелгән участок табибы авыруларны карап бетерә алмый. Ә чират коридор буйлап тезелә.

Хәер, авыруы бугазга терәлеп, аягында көчкә басып торучылар да, бармагына шырпы кадалса да табибка килүчеләр дә бар. Тар белгечлекләргә күренү исә бөтенләй икенче төрле. Мәсәлән, УЗИга чиратың өч ай көтеп тә җитмәскә мөмкин, түләүледә бүген үк күренергә була. Ә очын-очка ялгаган пенсионерның аңа теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Әлфия апа да шуңа борчыла. Нигә хастаханәгә ятып булмый? Юкса, конверт сузсаң, менә дигән урын табыла. Хәер, бу бөтен ил буенча таралган проблема инде. Нәрсә бу? Кеше кадерсезлегеме, әллә табиблар кадерсезлегеме?

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ