Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Поездның соңгы вагонына сикереп мендем... "

24 Январь 2019 1447
Тәслимә Низами 40 елдан соң беренче мәхәббәте Иванга кияүгә чыкты
Тәслимә Низами гомере буе беренче мәхәббәте Иванны сагынып яшәгән. Аңа багышлап 300дән артык җыр язган. Төннәр буе аны уйлап юксынган. Беренче мәхәббәт бервакытта да онытылмый торгандыр шул. Иванның зәп-зәңгәр күзләре гомерлеккә күңеленә кереп калган аның.

– Тәслимә, тәки беренче мәхәббәтең Иванга тормышка чыктың бит, ә? 60та да яшьлеккә кайтып буламы ул?

– Яшьлеккә кайту түгел бу, чабып барган поездның соңгы вагонына сикереп мендем... Башта сак кына интернет аша Иванга хат яздым. Ә ул мине күзәтеп яшәгән икән. Интернетта битенә тап булдым – гел минем җырлардан гына тора. Башта хат язарга курыктым, хатыны ачуланыр, дип уйладым. Хатыны Рәисә 2013 елда вафат булган икән, мәрхүмә. Шуннан әкрен генә язышып киттек, бу хәл моннан өч ел элек башланды. Чакырдым: “Кайт, бергә яшик!” – дидем, кайтмый. Көннәрдән бер көнне шалтыраттым: “Акча җибәр, синең янга барам”, – дидем. 20 мең сум салды. Өч көн эчендә җыенып янына – Себердәге Нижневартовск шәһәренә очтым. Самолетка кереп утыргач башыма сукты: “Низами, син нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? 40 ел эчендә кеше ничек кенә үзгәрмәс...” – дим. Аэропортка килеп төшкәч шунда ук күзләреннән таныдым. Кулларында ак хризантемалар. Улы белән басып тора иде, мине кочагына алды. Шунда: “Кулы белән кагылгач җанга рәхәт булып китсә, бернинди авырлыкка карамыйм, аерылмыйм”, – дигән идем. Йөрәгем ләззәт кичерде...

– Иван, Тәслимә сиңа интернет аша хат язгач нинди хисләр кичердең?

– Беренче мәхәббәт онытылмый икән, искә төшә иде ул. Кичләрен җырларын тыңлап утыра идем.

– Хатының белән яратышып яшәде­гезме?

– Зарланырлык булмады. Ике малай үстердек.
  
– Тәслимә, Иван үзгәргән идеме?

– Үзгәрмичә, мин дә үзгәргән бит инде...

– Юк инде, кашларың гына ни тора, элек болай сызмый идең. Кара, Иван, Тәслимә сиңа кияүгә чыккач кашларын нишләткән...

– Минем янга да шулай килде ул. Тырнакларында стразалар да бар иде хәтта.

– Әйе, тырнакка стразалар куйган идем, аның белән комедияләр булып бетте. Ит бәлеше пешердем. Пасха бәйрәме. Иванның туганнары килде. Камыр җәйгәндә биш стразаның икесе юкка чыкты бит, йөрәк алынды. Берсен таптым, берсе юк кына бит. “Бәлешне ашаганда кайсыгызга страза чыга, шул бәхетле була”, – дидем. Икенче көнне идәннән таптым, шуннан тынычландым.

Иван белән Тәслимә беренче тапкыр Кама Тамагы районы Сөйки авылында очрашалар. Аларга 20 яшьләр тирәсе була. Журналист булырга укыган кызларны һәм булачак механизаторларны шушы авылга бәрәңге алырга җибәрәләр. Кызлар бәрәңге чүпли, егетләр ташый. Көлешеп-шаярышып бер ай мизгел сыман үтә дә китә.

– 40 ел гомер узган. Тәслимә, йөрәгең һаман яшьме?

– Йөрәк яшь тә, картлык барыбер үзен сиздерә.

Иван: 

– Без аның белән гомер буе бергә яшәгән кебек. Фикерләр уртак, икебез бертөрле уйлыйбыз.

– Көнегез ничек уза?

Иван:

– Сизелми дә.

Тәслимә:

– Беркөнне яңгыр явып үткәч сарайны ачты: “Түбәләреңнән су ага икән бит”, – диде дә, түбәләрне сүтеп атып кичкә хәтле җыеп та куйды.

– Иван, кулың алтын икән. Әтиең кем иде?

– Балта остасы.

Тәслимә:

– Иске мебельне яңартып ясап куйды. Мин гел янында өйрәтеп утырам.

– Тәслимә, Иван сиңа ни өчен ошады?

– Кешелекле, изге күңелле... Аякларым авырта бит инде минем.

– Авыртуы беттеме?

– Почти бетте. Аякларым авырта, кабул итмәс инде, авыру кеше кемгә кирәк, дип тә кайгырган идем. Юкка, шунда ук массажлар ясый башлады. Көнгә бер-ике тапкыр авырткан урынны уып җибәрә дә дөбер-шатыр чабам, Аллага шөкер.

– Иван, Тәслимәнең аяклары авырт­канын белгән идеңме?

– Язды инде ул... Яшь чагында чибәр, матур, ягымлы, кочактан чыкмый иде.

– Кулларыгызда балдаклар күрәм. Әллә мәчеттә никах укыттыгызмы?

Тәслимә:

– Әлбәттә. Никах ашы үткәрдек.

– Диннәрегез комачауламадымы?

Иван:

– Юк, юк, юк...

– Иван, син армиядә хезмәт иткәндә Тәслимә хатлар яздымы?

– Көн дә дүрт дәфтәр бите яза, җавап бирергә җитешә алмый идем.

– Ничә ел ялгыз яшәдең?

– Биш.

– Син, Тәслимә?

– 2005тән бирле, ирем вафат булганнан соң.

– Балаларың Иванны ничек кабул итте?

– Бик ошаттылар. “Иван абый”, – дип үлеп торалар.

– Туегыз булачакмы?

Тәслимә:

– Нинди туй инде ул! Нижневартовскида бик матур бәйрәм иттек, бөтен туганнары җыелды.

– Дусларыгыз ничек кабул итте?

Тәслимә:

– Бөтенесе шатлана, Аллага шөкер.

– Көнләшмисезме?

Иван:

– Бар, бар. Тәслимәнеке бар.

Тәслимә:

– Синең дә бар инде, кытыкланырга гына торасың. Элек Иван интернет аша миллион хатын-кыз белән язышкан, монда кайтып алар белән язышып утырса мин аны бәреп үтерәм бит. Төнлә тордым да бөтенесен бетереп чыктым.

– Сезнең бәхеттән көнләшүче кара йөрәкләр юк микән?

Тәслимә:

– Без аннан куркабыз. Аллаһы Тәгаләдән көн саен сорыйм: “Явыз бәндәләрдән, явыз көнчеләрдән, әшәке кешеләрдән Үзең сакла”, – дип.

– Кайнар ярату белән бер-берегезне туйдырмассызмы?

Иван:

– 40 ел онытылмаган икән бу мә­хәббәт, тагын 40 ел түзәргә кирәк инде.

– Тәслимә, ни өчен яшьлектә ташлаштыгыз?

– Армиядән хат язды, ачуымны чыгарды: “Тегеләй, болай, йөрисең икән”, – дигән. Йөрми идем, сабыр гына аны көтә идем. Үч иттем дә кияүгә чыктым.

– Ник ул сиңа “йөрисең икән”, дип әйтте соң?

– Мин аңа бер карточка җибәргән идем, шул ошамаган. Студент вакытта 38 кило гына идем, ашагач эч чыга иде. Бәйрәм булгач туйганчы ашаганмындыр да эчем чыккандыр. Иван шуннан шикләнгән. Мин исә хурланып үлә яздым.

– Аңлашылды. Иван, чыннан да шулай булдымы?

– Шулайрак булды шул. Җүләрлек инде.

– Шуннан аралашмадыгызмы?

– Әкрен генә бетүгә таба китте. Һәм бетте.

Тәслимә:

– Ә мин гел аны уйлап яшәдем, кү­ңелемнән чыкмады ул, сихер­ләнгән кебек. Мине шагыйрь, композитор иткән дә шушы мәхәббәт. Йөрәктә хисләр ташып гел җыр булып туа башлады. Җырлар язмаган булсам йөрәк ярылган булыр иде, яки күптән үлгән булыр идем... Мәрхүм ирем Солтан белән дә: “Тормыш юлын ялгыш башладык”, – дип сөйләшеп утыра идек. Аның да яраткан кызы Чаллыда калган булган... Солтанны бик нык хөрмәт итәм, бик зыялы иде. “Әгәр синең ирең мин булмаган булсам, син артист та, композитор, шагыйрь дә була алмый идең”, – диде.

–Ник?

– Тукталышка чыгып каршы алды, озатып куйды, бала шикелле карады ул мине.

– Шундый ирне каян таптың?

– Ир белән әйбәт тору хатын-кыздан тора. Без начар тормадык.

– Иван, улларың Тәслимә белән кавышуга рөхсәт бирдеме?

– Ике куллап.

– Тәслимә, җырла әле.

– Яшьлек юләрлеге белән сине югалттым,
Гомер буе эзләсәм дә синдәй ярны тапмадым.
Юлларымда киртә булды,
Сиңа биргән антларым.

Никах ашында Иванның олы улы Эдик “яшь парлар”га 500 меңгә өр-яңа “Шевроле-Нива” машинасы бүләк иткән.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1440
ӨСКӘ