Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Петрушка ашагыз

3 Июнь 2020 1232
Әлеге яшел тәмләткечнең 100 грам­мын­да якынча ике көнгә җи­тәрлек С витамины бар.
Ашказаны сыекчасы кислоталылыгы түбән булганда һәм гастрит борчыганда, 3 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 10 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

Гемоглобин түбән икән, петрушка яфрагы белән тамырын шул килеш ашыйлар.

Пиелонефрит диагнозы куелганда, 100 г петрушка тамырын, 1 литр кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Икегә бүлеп, көн дәвамында эчәләр. Атна-ун көннән уңай якка үзгәреш сизелергә тиеш. Болай эшләргә дә мөмкин: 800 г яшел тәмләткечне кайнар суда пешекләп турыйлар. Күмелгәнче сөт өстиләр һәм мичтә төнәтәләр. Шуны сәгать саен 1-2шәр аш кашыгы кабул итәләр.

Бавыр белән үт куыгында таш булганда, 20 г вакланган петрушка яфрагы белән тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 1/3әр стакан эчәләр.

Бөер һәм бәвел куыгына таш утырса, 1 кг петрушканы тамыры белән бергә вак итеп турыйлар, шунда ук вакланган сельдерей, 1 кг бал һәм 1 литр су өстиләр. Сүлпән утта кайнаталар. Тагын 1 литр су кушып янә кайнатып чыгаралар. Суынгач, барлыкка килгән ширбәтне ашарга ярты сәгать кала 3әр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмәне суыткычта сакларга кирәк.

Шешенгәндә, кич 1 стакан вак­ланган петрушка яфрагы белән тамырын 2 стакан кайнар суга салып калдыралар. Иртән сөзеп, уртача зурлыктагы 1 лимон согы өстиләр. Көнгә 5 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көн­нән 3 көнлек тәнәфес ясыйлар да, дәвалануны дәвам итәләр.

Атеросклероз авы­руы булганда көн саен яшел петрушка ашарга киңәш ителә.

***
Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды, № 6 июнь 2016
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1666
3 Август 2020 10:18 1080
ӨСКӘ