Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Пешкән ризыктан баш тартасым килә”

1 Апрель 2019 796
Эш өстәлләребез Аняныкы белән янәшә, терәлеп үк тора. Бүлмәдә икәү генә утыргач, инде ахирәтләргә әйләнеп беттек. Көнебез хәл-әхвәл сорашудан башлана, буш вакытта да сүз куертып алу җаен табабыз. Тик күңелемне бер кечкенә деталь борчый: төшке аш вакыты җиткәч, Аняның койрыгын тотып булмый. “Әйдә, бергә чәй эчик”,–дигән тәкъдимемне дә, гадәттә, ишетмәмешкә салыша ул. Гаҗәпләнүемнең иге-чиге булмаса да, моның сәбәпләрен аңлый алмыйча йөрдем. Ә беркөнне вегетарианнар турында мәкалә язарга утыруымны күргәч, күршем: “Мин дә шундый!”–дип бөтен сорауларыма берьюлы җавап бирде.
–Мин–веган,–дип башлады сүзен Аня Бушмиц.–Вегетарианнардан аермалы буларак, без ит кенә түгел, сөт ризыклары һәм йомырка ашамыйбыз. Балдан баш тартма­дым, чөн­ки анысын бал кортларын эксплуатация­ләү дип санамыйм. Тире һәм күннән тегелгән киемнәр кимим, косметика кулланмаска тырышам, йоннан да баш тартырга теләк бар. Хайваннарда тикшерелмәгән, махсус шампунь алам. Мондый яшәү рәвешенә тик торганнан гына килмәдем, бу теманы инде 15 еллап өйрәнәм, кочак-кочак китаплар укыйм, белгечләр белән аралашам. Бу–модага иярү дә, акча экономияләү йөзеннән дә түгел. Сәламәт яшәү рәвеше белән күптәннән җенләнәм. Веганлык турында бер биохимиктан да сораган идем, “Баланслы ашасаң, язын-көзен витаминнар эчсәң, сәламәтлеккә зыяны юк”,–дигән иде ул.

Ветеринария институтына укырга кергәч, беренче курста сыердан ничек күбрәк сөт алырга, хайваннар симерсен өчен нәрсә ашатырга кирәклеген өйрәттеләр. Шул чакны күңелгә корт керде: “Йә, Ходаем, нишләп кеше боларга җансыз предметларга караган кебек карый соң? Аларга да суккач авырта, аларның да яшисе киләдер бит. Эт-мәчеләрне әллә ничекләр иркәлиләр, ә башка хайваннарның авыртуын бар дип тә белмиләр. Ник моңа берәүнең дә эче пошмый”,–дидем үз-үземә. Шуннан соң ике дә уйламыйча, ит һәм балык ашаудан туктадым. Дөресен әйткәндә, элек-электән ит ризыкларына исем китмәде. Шуңа күрә аннан бөтенләй баш тарту әллә ни авыр булмады да. Бишенче курска җиткәч, яңа сынау туды: хайваннарны дөрес суярга өйрәттеләр. Имтиханның бу өлешен өченче тапкырдан көч-хәл белән тапшырдым.

Укшый-укшый әзерләнгәнемне әле дә куркыныч төш кебек искә алам. Ләкин шуннан соң катгый фикергә килеп, йомырка һәм сөт ризыкларын да ашамый башладым. Сыр ярата идем, менә ансыз яши башлау чыннан да авыр булды. 1-2 атна нәрсә ашарга белми аптырап йөрдем, аннары ашарга яраклы ризыкларның да күплеген аңладым. Ит ашаудан туктаганыма–7, веганга әйләнгәнемә инде 3 ел тула. Башкалар төсле ашамагач, үлмәдем дә, чәчем белән тешләрем дә коелмады. Хәзер ит күрсәм, күз алдыма мөгрәп торучы сыер килеп баса. Менә син кыздырылган мәче ите күрсәң: “Уф, мескен песи баласы!”–дип күзеңә яшь килер идеме? Ә нигә сыер яки чучка мескен булырга тиеш түгел әле?! Мин аларны песидән акыллырак дип саныйм.

Егетем дә минем кебек веган. Танышканда вегетариан гына иде, тора-бара сөт белән йомыркадан да баш тартты. Икебезнең дә әти-әни яшәү рәвешебезгә башта нык каршы килделәр. Үги әтием табиб, ә медицина вегетарианлыкны хупламый. Егетемнең әнисе әле бүген дә: “Секта бу, сектага эләккәнсез”,–дип уенын-чынын бергә кушып әйтә. Алай да, без кунакка килгәндә итсез ризык пешереп куялар, рәхмәт яусын! Мондый яшәү рәвеше алып барганда ризыкны күбрәк өйдә пешерергә туры килә. Мәсәлән, ипи, камыр ризыклары йомыркасыз булырга тиеш, барысын да үзебез пешерәбез. Әлбәттә, рестораннарда утырасы килгән чаклар булгалый, тик сәламәтлек белән күңел ачу арасында сайларга кирәк. Тагын бер серне чишәм: ирешкән уңышларда туктап калырга җыенмыйбыз. Хәзер егетем белән чи ризык кына ашауга күчәргә ниятләп торабыз. Кайнар ашлар, плитәдә пешерү турында оныту дигән сүз бу. Уйлап кара, җан ияләре арасында бары тик кеше генә ризыкны пешереп ашый. Димәк, безнең өчен дә дөрес юл–чи азык. Итне, пешкән азыкны эшкәртүгә организм күп энергия сарыф итә, шуңа күрә ул тиз таушала да. Ә чи ризыкка күчкәч, микрофлора тулысынча үзгәрә. Кеше энергиясен ризык эшкәртүгә түгел, башка хыялларын тормышка ашыруга юнәлтәчәк. Шуның нәтиҗәсендә, кеше яшәреп китә. Чи азык кына ашаучылар чыннан да яшьрәк күренә, алар сәламәтрәк һәм гомерләре озынрак. Бу–дәлилләнгән факт, күктән алып әйтмим. Моны дусларым мисалында да раслый алам.

Организм әллә нинди ризыкка да ияләшә, ләкин аны ашау дөрес дигән сүз түгел. Пешкән ризыкны “тәмле наркотик” дип тә атарга була. Аннан баш тарту авыр, тик бу мөмкин. Чи ризыкка күчкәч, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, бөртекле үсемлекләр ашаячакбыз. Организмны хәзердән үк күнектерә башлар өчен, көн саен бүрттергән чи бодай ашыйм, пешкән ризыкларны җиләк-җимеш белән алыштырырга тырышам. Бу үзгәрешләр миңа җиңел бирелми. Берничә ел элек чи ризыкка кинәт күчмәкче идем, булдыра алмадым. Хәзер тормыш рәвешебезне әкрен-әкрен генә үзгәртергә тырышабыз, көчебез җитәр дип уйлыйм. Пешкәннән баш тарту–алдымда торган иң зур максатларның берсе.

Казанда яшәүче бер дустым чи ризыкка күчкәч, бик нык ябыкты. Аннары берничә айдан соң яңадан килограммнар җыйды, гәүдәсе нормальләште. Хәзер үзен бер дигән хис итә, кәефе дә гел шәп. Дөрес, андый яшәү рәвеше алып барсаң, күрем юкка чыгарга мөмкин, диләр. Шунысы бераз шикләндерә. Авыруларга килгәндә, минемчә, алар ашауга түгел, борчу һәм мәшәкатьләргә, эчке дөньяңа бәйле. Мисал өчен, үпкәләү–яман шеш, ачу–җәрәхәт, хисләрне эчкә җыю цистит авыруы барлыкка китерә.

Терелү өчен негатив уйлардан арынырга кирәк. Сәламәтлегем какшаса, тормышка карашымны, үземне үзгәртергә тырышам. Шул ярдәм итә, гадәттә. Кеше һәрвакыт камилләшергә, рухи дөньясын үстерергә тиеш. Нәкъ шул юлдан барам, үзем өстендә эшлим. Шуңа күрә, 27 яшем тулса да, әлегә гаилә һәм балалар турында уйлаган юк. Хатын, әни булырга мин әле әзер түгел, вакыты җитмәгәндер, күрәсең. Аннары, бала тапсам, аны ничек тәрбияләргә соң? Ит ашатып үстерәсем килми, ә кечкенәдән веган булса, аны балалар бакчасы, мәктәп ничек кабул итәр? Безнең өчен махсус ашханә һәм кафелар булдырылмаган бит. Җәмгыять вегетарианнарга сәерсенеп карый, күпләр аңламый. Шуңа күрә балалар темасы минем өчен ябык, вакыты җиткәч баш катырырбыз...

Арабызда менә шулай яшәүчеләр дә бар, җәмәгать! Аня үзе Мәскәүдә туып-үскән, ике югары белемле кыз. Ит ашамауның сәламәтлекне какшатмавын озак дәлилләде ул миңа. Монологын тыңлап бетергәч, ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Күңелем белән хупламадым, ләкин кискен тәнкыйтьләргә дә кыймадым. Укучылар фикерен дә беләсе килә, сез мондый яшәү рәвеше турында ни уйлыйсыз?

* * *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды / 10 март 2011 №10

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ