Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Пешекчене яр итмә икән...

13 Май 2019 1098
Мин 30 яшькә җиткәч ке­нә өйләндем. Булачак ха­ты­ным Мәдинәнең училище тәмамлаганын көтәргә туры килде. Зурлап колхоз ашханәсендә туй уздырдык. Шуннан бирле сөйгәнем ашханәдә пешекче булып эшли. Аш-суга осталыгы белән безне генә түгел, бөтен тирә-күрше авылларны да таң калдырды ул. Кулы кулга тими, аз гына вакытта телеңне йотарлык берәр нәрсә әзерләп бирә. Ничек яратмыйсың инде шундый хатынны! “Ирләр ашказаны аша ярата” диләр бит! Мин дә ашарга бик яратам. Әнием исән чагында: “Улым, пешекче кызны сайла, тамагың да тук булыр, ашау-эчүгә акчагыз да янга калыр”,–дип әйткәнен бер дә онытмыйм. Шулай иттем дә.
Матур гына яшәп киттек. Мәдинә белән тормыш итү бик җайлы булды. Бар сүземне тыңлады, һәр эшне киңәшләшеп, бергәләп башкардык. Берсеннән-берсе матур кызыбыз белән улыбыз туды. Декрет ялыннан соң Мәдинә янә ашханәдә эшли башлады. Бәбидән соң хатын-кыз тагын да матураеп, сөйкемлеләнеп китә, диләр. Минем хатын да шундыйга әйләнде. Сөеп кенә торасы килә! Үзе дә моны сизә ахры, гел матурланып, бизәнеп кенә йөри. Беркөнне сәгать өчтә торган да, күзләрен буяп маташа бу. “Мәдинә, кая барасың? Өч кенә бит әле”,–дим. “Бүген семинарга җыелалар, иртүк салатлар әзерләргә кирәк”,–диде ул, авызын ачып исни-исни. Икенче якка борылдым да, йоклап та киткәнмен.

Сөекле хатыным төш вакытында телефонын алмагач, ашханәгә керәсе иттем, Мәдинәм юк. “Ул колхоз рәисе белән кунакларны озатышырга китте”,–диләр. “Ничек инде? Ник пешекче кунаклар озатып йөрергә тиеш?”–дип гаҗәпләндем. Ашханәдә эшләүче кыз җилкәсен генә сикертте.

Кич белән балаларны бакчадан алырга дип барган идем, икенче бүлмәдә завхоз белән тәрбияченең колхоз рәисенең сөяркәсе турында гәп коруын ишетеп алдым. Кызыксыныб­рак тыңлаганда, колагыма Мәдинә исеме дә чалынды. “Мәдинә “пред”ны бигрәк ярата икән, гел сыпырынып кына тора”,–диде шунда берсе. Үземнең исемне дә ишеткәч, төш вакытында Мәдинәнең рәис белән китүенең сәбәбен аңладым.

Кайтуга, куып чыгарам дигән идем, Мәдинә өйдә юк булып чыкты. Караңгы төшкәч кенә кайтты ул. Сәгать өчтә торып бизәнеп-ясанып киткән хатынның күзендә бер бөртек тә сөрмә әсәре юклыгын күреп: “Кайда йөрдең? Рәис белән кая бардың?”–дидем, йодрыгымны төйнәп. “Кайда булыйм, эштә идем. Көне буе плитә артында торып бер хәлем калмады”,–ди бу, берни булмагандай. “Күзләреңнең буяулары кайда?”–дигәч: “Тирләп беткәч, юып таш­ладым”,–диде. Сугып егасым килгән иде, үз күзем белән күрмәгәч, гөнаһысына кермәскә булдым.

Икенче көнне янә ашханәгә кердем, тагын Мәдинә юк. Эшләүчеләр аны белмәүләрен әйттеләр. Түзмәдем, тоттым да, телефонына шалтыраттым. “Мин эштә, җаным, нәрсә кирәк иде”,–ди. “Минем ерак юлга барасым бар, хәзер синең яныңа кереп чыгам, берәр нәрсә төреп бирерсең әле”,–дим. Үзем тәрәзә янындагы өстәл янына барып утырдым.

Менә рәиснең “джибы” килеп туктады. Мәдинә атыла-бәрелә машинадан төште дә, рәискә кулын болгап, ишеккә атлады. Тар итәкләрен рәтли-рәтли кергәндә мине күргәч, әллә нишләп китте. Яңагына берне кундырдым да, авыл Советына кереп, гариза яздым. Мондый “себерке” хатын белән яшәп, кеше көлдергәнче, үзем генә дә яшәрмен әле. Ике атна буе гафу үтенеп йөрсә дә, өйгә кертмәдем аны. Җиде ел тату яшәп, мондый юлга басар дип һич тә башыма китермәгән идем. Бөтен хатын-кыз да елан белән бер булып күренә башлады хәзер.


Ирек. (А. районы).

* * *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 26 май 2011 №21

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ