Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Пенсия алгач, болай хәер сорашып йөрмим инде...”

24 Январь 2017 1226
Мәдинә апа белән Яңа ел алдыннан таныштым. Кич белән эштән кайтышлый кибеткә сугылдым. Яңа елга бүләкләр дә җыйгалап, пакет шактый авырайды, иремне көтеп торыйм дип, ишек янындагы эскәмиягә килеп утырдым. Янымда гына сөйкемле бер әби дә утыра иде. Кем икән, берәрсен көтә микән, дип уйланам. Хәер сорашучы дисәң, юк, андый кешегә дә охшамаган. Янында сумкасы да бар бит әнә дим. Бераздан әбекәй үзе дәшеп куйды: “Мелочь не будет?” Әһә, ялгышканмын. Кесәмдә булган акчаны әбигә сузам. Сумкамда яткан мандаринлы пакетны да алып бирдем. Өлкән яшьтәге әбиләрнең хәер сорашып йөрүен күргән саен, әй, күңел елый да соң... Ул көнне әби белән озак сөйләшеп торып булмады.
Ике-өч көн узгач, аның белән тагын кибет ишек төбендә очраштык. Якын танышымны күргәндәй, янына барып исәнләштем. Хәер суздым. Әби аны оялып кына алды да, кесәсенә салып куйды.

– Көн саен монда утырасыз мәллә? – дим.
– Юк... Башка чыкмыйм инде. Пенсия беткәч кенә хәлләр авыраеп китә. Пенсия алгач, болай йөрмим.

– Пенсиягез күпме соң?
– 12 мең сум.

– Үзегез генә яшисезме?
– Улым бар. Аны дәваларга салдым.

– Инвалид түгелдер бит?
– Юк.

– Эшләмиме?
– Бер-ике ай эшли дә... Эчә ул... Көн саен 26 сумлык “Фанфурик”ка акча сорый. Туберкулез белән дә авырый. Монысыннан дәваланып чыккач, туберкулез диспансерына салырмын дип торам. Хатыны белән аерылыштылар. 25 яшьлек оныгым бар. Аның үзенең дә ике баласы бар инде хәзер. Ул да акча сорап килә. 

– Бирәсезме?
– Бирәсең инде. Кая барасың...

– Куркытып алмыйдыр бит?
– Юк, юк...

– Яңа ел табынына ризыкларыгыз бармы соң? – дип сорауларымны тезеп кенә торам әбигә.
– Сөт бар. Менә әле бүген ипи алдым. Сез биргән мандариннар да тора.

– Хәер бирүчеләр күпме?
– “Мелочь не будет?” – дип үзем сорыйм инде. Оят инде монда утыру. Көндез тимер-томыр, әлүмин җыеп тапшырам. Тимернең килосы – 7 сум. Әҗәтләрем күп җыелган иде. Әлүмин тапшыра торган җирдән – 350 сум, күрешеләрдән 30 сум алып тордым.

Шунда әби сумкасыннан түләү кәгазьләрен чыгарды. Декабрь ае өчен 3 мең сум түлисе бар икән. Шуңа өстәп, 150 мең (!)сумнан артык әҗәте җыелган.

– Кайбер айларда икешәр айны җыеп түлим. Яшәргә бер-ике мең генә кала. Үземнең дә йөрәгем авырта инде. Сәламәт кеше юк бит ул хәзер.

Мәдинә апага сораулар биргән саен аның “эх” дип тормышны, язмышын сүгүен көттем. Юк. Зарланмый ул. Әйтерсең, барысы да шулай булырга тиеш...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ