Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Педикулездан котылып буламы?

26 Август 2020 451
Педикулез (бетләү) – соңгы ел­ларда арткан авыруларның берсе. Төп авыручылар төр­кеменә укучы балалар керә. Ба­лалар бакчасына йөрүче са­быйларда да очратырга була.
Бетләр дискомфорт тудырып кына калмый, бик куркыныч авырулар: тимгелле тиф, бизгәк авыруларын таратучылар да. Зур шәһәрләрдә авыру күбрәк очрый һәм хәтта элиталы мәктәпләрдә укучы балалар арасында да бар. Бет йоктыру өчен, бетле кешеләр янын­да басып тору да җитә.

Диагноз кую кыен түгел, аның беренче клиник билгесе – кычыту. Тик күп вакытта әти-әниләр балаларын тикшереп тормый, кычытуны аллер­гиядән дип уйлый, бет йоктыру куркынычы турында шиклән­миләр дә. Нәтиҗәдә авыру бала бет таратып йөри бирә. Авыру балалар санының кис­кен артуы 5-12 яшьләр аралыгына туры килә. Бу чорда ата-ананың бала артыннан күзәтүе кими төшә һәм нәтиҗәдә педикулез белән авыручыларның саны арта.

Педикулездан котылу җиңел түгел. Элекке заманнарда бетләрне керосин белән эшкәртеп бетергәннәр. Тик хәзерге заманда бетләр керосинга гына түгел, бүтән төрле чараларга да чыдам булырга өйрәнделәр.
Беттән котылу өчен, аның үсешенең бөтен стадия­ләрендә тәэсир итә торган препарат кирәк. Моннан кала гаиләдә авыру кешене генә түгел, контактта булган барлык әгъзаларын тикшереп чыгу зарур.

“Паранит” препараты бет­ләргә генә түгел, алар­ның ли­чинкаларына һәм күкәй­ләренә дә тәэсир итә. Аны кулланырга да уңайлы. Спрей формасында булганга, аны чәчләргә, башка сиптерергә була. Зыянлы тәэсире юк дәрәҗәсендә, 5 яшьтән зуррак балалар өчен дә кулланырга ярый.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 сентябрь 2019 № 36
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2152
16 Ноябрь 2020 09:59 1550
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1364
ӨСКӘ