Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Пай җиренең салымын җир хуҗасы үзе түләргә тиеш”

29 Август 2014 1441
Көз якынлаша. Димәк, салым түләр чак та килеп җитәчәк. Тешне кысып булса да, салым инспекциясе алдындагы бурычыбызны кап­ларга туры килә. Шушы хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан респуб­ликасы буенча 5нче санлы районара инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән әңгәмә кордык.

– Мөнир Әмирович, Россиядәге салым системасыннан канәгать булмаучылар шактый. “Үзебез төзегән, сатып алган торак өчен ник салым түлибез?” – диючеләр дә бар. Сезнеңчә, безнең илдә салым системасы гаделме?

– Кабул ителгән закон буенча, Россиядә яшәүчеләр салым түләргә бурычлы. Чит илләрдә салымны башкача түлиләр. Бездәге система ошамаса, чит илгә күченергә була. Инде китә алмасак, законга буйсынып, билгеләнгән салымнарны түләргә мәҗбүрбез. Бу уңайдан мондый әйтем искә төшә: “Мин сине яратмыйм дип әйтү өчен генә кияүгә чыгып, аерылышырга кирәкми”. Шуның кебек, салым күләменең зур икәненә зар елау өчен генә үз исемеңә милек теркәмиләр.

– Белүемчә, Россиядә керемнән алып калынган салым күләме, чит илдәге белән чагыштырганда, шактый аз?

– Әйе, кайбер илләрдә табышның 20-50 %ын алып калалар хәтта. Аннары бездә тигез шкала системасы эшли: 100 сум керем алсаң да 13 %ын түлисең, 100 млн алсаң да... Күпләр байлар күбрәк түләргә тиеш дип саный. Әмма кайчандыр бездә күбрәк табыш алучыларга зуррак салым кертеп караганнар иде, байлар чит илгә кача башлагач, бу законны гамәлдән чыгардылар. Уйлап карасаң, гадел дә түгел бит: бармакка бармак та сугарга иренгән бер ир сакчы булып гомерен уздырып, 13 % түли, ә көне-төне чапкан эшмәкәр өчен салым зуррак. Аңа да бит акча күктән төшми, ул аны эшләп таба.

– Машина салымы ат көченә карап исәпләнә, монда да байларның ачуы киләдер?

– Машина булмаса, транспортта да йөреп була бит! Бу мәсьәләдә кеше аягын юрганына карап суза: әгәр синең миллионнан артыгракка машина алырлык акчаң бар икән, димәк, елына 3-5 мең сум салым түләргә хәлең җитә. Салымга акчаң юк икән, Россиядә җитештерелгән “ВАЗ” аласың. Аларның барысының да егәре 100 атка кадәр. Бер ат көченә 10 сум гына түлисе. Монда салым инспекциясен дә, илне дә гаепләрлек урын юк!

Аннары, кайберәүләр автосалонга бара да, машинаны матурлыгына, егәренә карап сайлый, салым турында уйлап та карамый. Салым кәгазе килеп төшкәч, башларын тоталар инде аннары. Шундый хәл булмасын өчен, башта уйларга, төпченергә кирәк.

– Транспорт салымын ягулык бәясенә генә кертмәкче булганнар иде берара. Бу закон тәки кабул ителмәде. Үзегез моңа карата нинди фикердә?

– Мин моңа каршы. Транспорт салымы – регионда кала торган салым бит ул. Ә ягулык станциясе кемнеке, акча кем кесәсенә керә – Ходай белсен. Мәсәлән, мин үзем ягулыкны “Лукойл”да салам. Әмма ул бит Татарстанныкы түгел! Димәк, минем салымга тиешле акчам чит регионга китәчәк дигән сүз. Шунысын тагын бер кат искәртеп үтәм: Татарстанда яшәүчеләр түләгән транспорт салымы барысы да республика юлларын төзекләндерүгә китә. Бу акча әйбәт җыела, барысы да тәртипкә салынган.

– Бүгенге көндә бер гаиләдә генә дә ике-өч машина булуын исәпкә алсак, шактый сумма җыеладыр. Барысы да юлга китә микәнни соң?

– Технологияләр буенча эшләгәндә, юл салу, төзекләндерү шактый кыйммәткә төшә торган нәрсә. Өй яки мунча салучылар ташның, цементның, комның никадәр кыйммәт икәнен белә инде. Кечкенә генә мунча фундаменты салу өчен генә дә күпме акча чыга. Ә Татарстан юллары күпме! Кышкы салкыннарда һаман чокырлар барлыкка килеп кенә тора бит! Аларны төзәтергә кирәк.

– 2013 ел өчен салым түләү кәгазьләре килде инде. Быел салымны кайчанга кадәр түләргә мөмкин?

– Милек һәм транспорт салымын 1 ноябрьгә кадәр түләргә кирәк. Бәйрәмнәр булу сәбәпле, соңгы срок итеп 5 ноябрь билгеләнде. Җир салымы Казанда 15 ноябрьгә кадәр дип билгеләнгән иде, ял көненә туры килү сәбәпле, 17есенә күчерелде. Җир салымының срогын һәр муниципаль берәмлек үзе билгели.

– Уведомление алмаган кешеләр дә бардыр. Андыйлар үзенең бурычы турында каян белә ала?

– Бүгенге көндә бик уңайлы электрон сервис хезмәте эшли. www.nalog.ru сайтында үз регионыңны эзләп табасың һәм “электронные сервисные услуги” бүлегенә кереп, “личный кабинет налогоплательщика физических лиц” дигән өлешне эзләп табабыз. Әмма бу хезмәттән файдалану өчен логин һәм пароль кирәк. Аларны теләсә кайсы (үзегез теркәлгән районда гына түгел) салым инспекциясеннән алырга була, моның өчен паспорт һәм ИНН гына кирәк. Логин һәм парольне бары тик салым түләүченең үзенә генә бирәбез, хәтта ир белән хатын да бер-берсенекен барып ала алмый. Бездә “ир-хатын” төшенчәсе юк, бездә салым түләүчеләр генә бар.

Әлеге сервиста үз исемеңә теркәлгән барлык объектлар, алар өчен түләнгән һәм түләнмәгән салымнар күрсәтелә. Мәсәлән, чит регионда милкең булса, анысы өчен дә салымны шушы сайтта күреп була, моның өчен регионны гына алыштырырга кирәк. Һәм иң сөенечлесе: банк карталары белән файдаланучылар салымны шушы сервис аша түли ала. Бүгенге көндә 16-18 партнер банклар белән хезмәттәшлек итәбез.

Бу сервисның тагын бер уңай ягын әйтеп үтәсем килә: чит илгә чыгар алдыннан аңа күз салу комачауламый. Чөнки салым буенча бурычы булган кешеләрне чит илгә чыгармыйлар. Бәлки кеше үзенең бурычы барлыгы турында белмидер дә. Ялга барырга чыккач, кире борылып кайтканчы, шәхси кабинетыңа кереп чыгу хәерлерәк бит.

– Бөтен кеше дә салымны чаба-чаба барып түләми. Вакытында бурычын капламаганнарга карата нинди чаралар кулланыла?

– Салым түләү вакыты чыгып, бер атна узгач, кисәтү кәгазьләре җибәрәбез. Ул очракта да салым түләнмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Алга таба суд приставлары эш итә. Аларның үз эшләре өчен өстәмә түләү алуларын да онытмас­ка кирәк. Аннары, рейдларга чыгып, бурычлы кешенең машинасының көпчәкләрен салдыру, кыйммәтле әйберләрен алу очраклары да була. Салым күләме зур булса, машинасына да арест салулары бар. Шуңа да андый күңелсез хәлләр булмасын дисәгез, салымны вакытында түләгез.

– Безгә пай җирләренә салым түләү буенча сораулар күп килә. “Салымны арендатор түләргә тиешме, җир хуҗасымы?” – дип аптырыйлар. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертик әле.

– Җир салымын исәпләгәндә, җирне теркәү оешмалары аның кем исеменә теркәлүе турында мәгълүмат бирә. Пай җире кем исеменә теркәлгән булса, квитанция дә аның исеменә языла. Түләми икән, бурыч та аныкы булып исәпләнә. Авылда яшәүче Зәйтүнә апа ул җирне файдаланамы-юкмы, монысы турында законда язылмаган. Җирне арендага биргән очракта, килешүдә бу турыда искә алырга кирәк. Җир салымын кем түли, шуны билгеләргә кирәк. Арендатор түлисе булган очракта да, квитанцияне ул үз исеменнән түгел, җир хуҗасы исеменнән түли. Җаваплылык барыбер Зәйтүнә апа өстендә кала дип әйтүем.

Рәзилә РӘСИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ