Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Пар муенса

22 Апрель 2019 947
ХИКӘЯ
Таң әтәчләренең моңсу тавышыннан уянып китте Гөлниса. Кырык ямаулы иске сырмасын өстеннән каерып ташлады да, карават буендагы тәрәзәдән ишегалдына күз салды. Тышта инде шактый яктырган, кояш әле чыгарга өлгермәсә дә, җәйге иртә көннең аяз булачагына ишарә итә иде. Йа Раббым, тәмугка тиң михнәтле сугыш афәтен кичеп, шушы көннәрне күрергә дә насыйп иттең! Меңәрләгән, миллионлаган кат шөкер Сиңа, и мәрхәмәтле Аллам!

Гөлнисаның карашы, инде искереп, бер якка янтаеп баручы агач келәткә төште, аның янында моңаеп басып торучы мунчасы да муртаеп, җиргә сеңеп бара, өй кырыендагы эреле-ваклы рәшәткәләрне алыштырсаң да бик һәйбәт булыр иде. Терлек-мазар кермәсен дип өзек-санак коймаларны бер-беренә ялгый-ялгый, кышлыкка әзерләп куйган мунчаласы да бетеп килә инде. Кермәс сиңа ул күрше Сәгыйдәнең мур кыргыры кәҗәсе. Кырга киткәнеңне чамалап кына тора... Инде бер мәхлук кәҗә аркасында гомерлек күрше белән сүзгә киләсе дә килми. Дөнья бит бу... Аллам сакласын, ул-бу була-нитә калса, туганың килеп өлгергәнче, тизрәк ут күршеңә чабасың... Аннары шунысы да бар, Сәгыйдә Гөлниса кебек сыңар канат түгел: аның ире сугыштан исән-имин кайтты. Сәгыйдәнең терәге нык. Дөрес, уң аягын тез тиңентен явыз нимеч өзеп алып калган, култык таягы белән йөри Зәйнулла. Хәер, аның таягында кемнең ни эше бар, иң мөһиме: ул–исән, ул кайтты! Әнә, йөзләгән авылдашлары ярман җирендә гомерлеккә ятып калдылар, аларга үзләре көрәшеп алган туган җирнең изге туфрагына кайтып орыну насыйп булмады... Шул исәптән Гөлнисаның Миргалименә дә...

Сәгыйдә өчен бик шат Гөлниса. Ирле кеше ирле шул инде, кайтуга ук җиң сызганып эшкә кереште күршесе, карал­ты-кураны бөтәйтте, өйне сипләде, кой­ма-читәннәрне алыштырды. Гөлни­са йортындагы кебек ауган-ишелгәнне Сә­гыйдә йортында күрмәссең хәзер. Ире кайткач кәпрәер дип уйлаган иде баштарак Гөлниса (әнә, югары оч Бәхтия ире янына беркемне якын җибәрми, искән җилдән дә көнләшә, иренә сәлам бирүче хатыннарны аты-юлы белән сүгеп, эт итеп тиргәп җибәрә ди), юк, үзгәрмәде Сәгыйдә, киресенчә, ярдәм кирәк булса, әллә кемнәргә ялынып йөрмә, туры безгә кер дип, гел дә әйтеп кенә тора. Кая ул, йомыш диеп ничек Зәйнуллалар капкасын каксын Гөлниса (тол хатынның итәге селкенсә дә гаеп!), әлегә кадәр үз йортын үзе сөйрәп килде шулай. Олы улы Мингали дә кул арасына керә башлады, шөкер, быел унберне тутыра, уртанчысы Гамилгә–тугыз, төпчекләре Миргали җиденче яше белән бара. Ире каршысындагы бурычны ахырынача үтәде хатын. “Малайларны сакла!”–диде Миргалим сугышка киткәндә, саклады Гөлниса, ачлыктан шешенеп, коры сөяккә калып, үлем белән соңгы тамчы канынача тартышса да, балаларны газраил тырнагыннан барыбер йолып калды, бирмәде.
“Ә син башыңны сакла!”–диде хатын...

Сүзсез генә аерылыштылар. Юк, сүз юклыктан түгел, киресенчә, әйтеләсе сүзләрнең бихисап күплегеннән, чарасызлыктан җаннар елый, күңел сыкрый, бәгырьләр телгәләнә иде. Әйе, Гөлниса биргән вәгъдәсендә торды, күр, малайлар яшь агач үсентеләре кебек әкрен генә баш калкытып киләләр. (Хатын карашын идәндә бөгәрләнеп йоклап ятучы өч нарасыена текәде). Ә менә үзең соң, Миргалим, үзең, нигә сүзеңдә тормадың? Хатыныңны–тол, өч балаңны ятим итеп, ерак ярман җирләрендә ятып калырга ни хакың бар иде, йә? Кемнән рөхсәт сорадың? Әйе, кара пичәтле кайгы хатлары шалуны-шалуны белән кайта торды авылга. “Кара аны,–диде беркөнне Гөлниса хат ташучы кызга.

–Андый хатың белән йортыма якын киләсе булма, муеныңны борырмын!” Әйе, таякның иң юан башы хат ташучыларга төшкән чор иде ул... Бер талпынуда бәхетләрен суырып алган мәрхәмәтсез сугыш хатын-кызны нәкъ үзе кебек аяусыз, кырыс ясады, йөрәкләреннән кара кан саркытты, бәгырьләрен кара күмергә әйләндерде. Хат ташучы кыз Гөлнисалар тирәсендә башка күренмәде... Сугыш бетте, авылга берән-сәрән булса да, түшләренә орден-медальләр таккан, аркаларына биштәр аскан солдатлар кайта башлады, халык гөж килде, кайтучыларны күрергә дип үз авылларыннан гына түгел, күрше авыллардан да кеше агыла иде. Бераз хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп алгач, һәрбере бер сорауны кабатлап, сугышчының күзенә текәлә: “Безнекен күрмәдеңме?”

Гөлниса да төн йокыларын йокламый, өмет утын сүндерми Миргалимен көтте. Көтте, сугыш беткәнгә биш ел гомер үтсә дә, һаман көтә. “Үлем хәбәре килмәде”,–ди, почта кыз, антлар эчә, димәк, исән, әлбәттә, исән! Һе, үләргә ни хакы бар әле Миргалимнең? Гөлниса аның белән күрешү көннәрен якынайту өчен төнгә ялгап урак урды, үгез җигеп җир сөрде, көтү көтте, алабута күмәче белән черек бәрәңге ашатып булса да, балаларын үстерде.

Кылт итеп төнлә күргән төше хәтере­нә кил­де хатынның, и, зиһен капчы­гың тишек булгач, минут эчендә коела да бетә. Миргалиме керде ич аңа бүген! Төше дә нинди төш бит әле: имеш, Мир­галим ишектән кайтып керде дә, Гөл­нисасына пар муенса сузды... “И Миргалим, пар алка булса ярар иде, муенсага нәрсә пар?”–дип исе китте Гөлнисаның. “Шулай кирәк, карчык”,–диде Миргалим кырыс кына... Шул килбәтсез әтәчләр кычкырып уятмаса, төшен ахырынача күреп бетерәсе иде бит, әй!.. Пар муенса... Хатын, шул муенсаларның җылысын кабат кулында тоемларга теләгәндәй, бармакларын учына кысты... Пар икән, пар, димәк, исән Миргалиме! Киләчәктә парлашып яшәрбез дип хәбәр салуы бит! Хатын үзенең тиктормас телен каһәрләде: муенса парлы буламы дип сорап тора тагын! Агач тел!

Бервакыт аларга мөсафирә карчык кунарга керде. Үз авызыннан өзеп булса да, ашатып-эчертеп озатты аны Гөлниса. Ут чыгып, бөтен йорт-курасы янып беткән иде карчыкның... Ике улы фронтта, сыеныр кешесе юк, менә шулай көнлекче булып йөрергә калган икән әбекәй... “Ходаем, үзең сакла, угрыдан кала, уттан–юк”,–дип уйлады Гөлниса, өй эченә күз төшереп. Савыт-саба, тәрәзә кашагасы, ашъяулыклар, мендәр тышына кадәр бер телем икмәккә алыштырып бетерелсә дә, аларның әле баш очында түбәләре, атлап керергә үз ишекләре бар, шөкер!

Чыгып киткәндә, карчык кытыршы куллары белән Гөлнисаның кулын үз учына салды да, моңсу гына пышылдады: “Ирең исән, тик язмышың катлаулы, бала...” Шундый шатлыклы хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде хатын. Миргалим исән, исән, исән!!! И әбекәй җаным, дөресме соң сүзләрең? Комнан бау ишмисеңме? Туган илләреңә кай­тып җитә алмый, кай җирләрдә ада­шып йөрисең соң, Миргалим бахыр? Нигә хәбәр салмыйсың? Язмышың кат­лау­лы, имеш. Их әбекәй, кемнең язмышы гади соң, йә, бу якты дөньялар­да? Ни­меч мәлгунь бөтенебез яз­мы­шын эх дигәнче астын-өскә акта­рып ташлады кана! Язмышын­нан зарланмас иде әле Гөл­ниса, Миргалиме белән күре­шү­ләр генә насыйп булсын иде!

Хатын көндәгечә казан астына ут элдереп җибәрде, самавыр кайнатты, өй идәнен болдырга кадәр ап-ак итеп юып чыкты да, малайларын уятты. Аларга суга бутап, бер уч арыш оны салынган шулпа эчерде, һәрберенә нинди дә булса эш кушып, кырга ашыкты. Читән капканы ачып чыккан гына иде, кылт итеп исенә төште: әнкәсе кайчандыр үз куллары белән тукыган киндер паласны җәяргә онытты, ласа! Әле сугышка кадәр, каенанасы да исән чакта, бик кадерле кунак килгәндә генә җәелә иде ул палас. Ә бүген нәкъ менә шундый көн: кадерле кунак киләчәк, киләчәк түгел, кайтачак, күңеле сизә, бүген аның Миргалиме кайтачак! Кайтачак! Кайтачак! Хатын, ай урагын читән ярыгына кыстырып, кире ишегалдына атлады. Аның уйларын сизгәндәй, җәеп куюга ук, палас та шат елмаеп җибәрде, өйгә ниндидер илаһи бер нур таралды.

Әбәт җитүгә, йөгерә-йөгерә өенә ашыкты хатын. Миргалиме кайтып кергәндә бик тә, бик тә өйдә буласы килә иде аның. Балаларны да беркая җибәрмәде. Әниләренең: “Бүген әтиегез кайта”,–дигән сүзенә артык гаҗәпләнмәде алар. Гөлнисаның көн дә әйтелә торган сүзе бу. Бармак очы хәтле шикәрне карлыган яфрагыннан ясалган кайнар чәендә җебетә-җебетә, тәрәзәне күзләде хатын. “Нигә һаман кайтмый? Нигә соңара? Бүген дә кайтмас микәнни? Күңеле сизә бит, кайтачак, кайтачак...”
Урам яктан: “Гөлнисааау!”–дигән тавыш хатынның уйларын бүлде. Сәгыйдә тавышы, мөгаен, кырга дәшүедер. Ул да булмады, читән капка яман шыгырдап ачылып китте, аннан күзе-башы тонган Сәгыйдә күренде. Күлмәк итәген бөрмәсенә кыстырган Сәгыйдәнең ситсы яулыгы башыннан шуып төшкән, сулуы капкан, ә күзләре шатлыктан балкый иде.

–Сөенчегә ни бирәсең?–дип кычкырды ул керә-керешкә.

–Йа Раббым... Кайтамы?!!

Гөлниса Сәгыйдәне иңнәреннән ике куллап кысып тотып, дер-дер селкетә иде... “Әти кайта, әти”,–дип, малайлар урамга йөгерде. Хатыннар үзләре дә алар артыннан атылдылар.

Урам уртасыннан ап-ак тузан болытлары уйнатып кулына кечерәк чемодан тоткан Миргалим килә, аны бала-чага, яше-карты әйләндереп алган. Барысы да хәл-әхвәл сораша, исәнлек-саулык белешә иде... Гөлниса, хәле китеп, койма баганасына сөялде. Йа Илаһым, мең-мең шөкер сиңа, шушы көннәрне күрергә дә насыйп иттең!!! Менә Миргалим колач җәеп чабып килүче кече уллары Миргалине күтәреп алды, чемоданын Мингалиенә тоттырды. Икенче кулына Гамилне җитәкләде...

Шушы мизгелне ничәмә-ничә тапкыр күз алдына китереп, ничәмә-ничә тапкыр төшендә күреп, иренең кайтыр сәгатьләренә өмет баглады Гөлниса... Хәзер инде тыныч күңел белән шушы мизгелдә үк үлеп китсә дә риза... Тукта, чү, ни сөйли ул, нинди үлү ди, яшиләр дә яшиләр хәзер Миргалиме белән, Алла теләсә, гөрләтеп! Гөлниса, шатлыктан тәгәрәүче күз яшьләрен тыя алмыйча, яулык очы белән битен каплады. Менә капка турысына да кайтып җиттеләр. Халык икегә аерылды.

Миргалим сак­лык бе­лән генә төпчеген җиргә төшерде, гайрәтле адымнар белән Гөлнисага якынайды, бермәл хатынына текәлеп карап торды, аннары көчле, нык куллары белән хәләлен куенына кысты:

–Исәнме, Гөлниса!

Гөлнисаның йөрәге атылып чыгам, чыгам дип очына-тыпырчына, ашкына иде...

–Исәнме, Миргалим... Сине дә күрер көннәр бар икән!

Иренең тимердәй күкрәгенә сыенып, үксеп җибәрде хатын.

–Чү, Гөлниса, сабыр...

Әйе, елап торыр вакыт түгел хәзер, туктат Гөлниса балавыз сыгуыңны, иреңне өйгә дәш. Гөлниса, каударланып, иренең чемоданына үрелде:

–Әйдәгез, әйдә, өйгә керик...

–Гөлниса, тыңла әле...

–Кергәч сөйләшербез, әйдә, Миргалим, әйдә!

–Мин бит үзем генә түгел...

–Бәй, кунак та бармы әллә?

Гөлниса, аптыраулы караш белән, иренең киң иңнәре аша үрелеп, урамга күз салды. Күз салуы булды, имәнеп китте. Миргалимнең артында, читенсенеп кенә, какча гәүдәле, Гөлнисаның үзеннән күпкә яшь бер хатын басып тора иде.

–Таныш бул, бу–Кәримә, минем... хатын...

–Ә? Бәрәкалла???

Аяк астында кинәт җир убылды, тез буыннары йомшарды, күз аллары караңгыланды... Хатын ди... Ә мин, мин кемең соң, Миргалим?!! Менә ничек, аның башка хатыны бар, ул өйләнеп кайткан икән... Өйләнгән! Гөлниса өстеннәнме? Өч бала өстеннәнме? Бу хатын аның көндәшеме?! Гөлниса, ирексездән, күзләрен ят хатынга текәде. Карашлар очрашкан мәлдә икесенең дә йөзендә яшен чаткылары биешеп алды. Йөрәкне нәрсәдер кисеп үтте, чәч бөртекләреннән алып, аяк табанына кадәр кайнар дулкын йөгерде. Менә сиңа Миргалим... Менә сиңа пар муенса...

Миргалим чыр-чу килгән бала-чагага кәнфит-прәннек өләшә иде. Әй Миргалим, Миргалим, мондый хәлләрне кем көткән соң синнән? Шуңа күрә моңарчы кайта алмый йөрдеңме, йә? Гөлниса монда бер кисәк икмәккә тилмерә-тилмерә балалар үстергәндә, син өйләнеп йөрдем дисең инде, алайса?

Хатын тирән итеп бер сулыш алды: ярый, көндәш икән, димәк, көндәш, сугышның бар зәһәрен арык иңнәрендә күтәргән Гөлниса түзәр, Алла боерса, көндәш ачысына да түзәр, бирешмәс...

Миргалим Кәримә белән гос­питальдә танышкан булып чыкты. Исән каласына ышанычы бөтенләй дә булмаган Миргалимне Кәримә үлем тырнагыннан йолып калган. Табиблар бу татар егетенең савыгуына күптән өметләрен өзсәләр дә, яшь санитарка солдат яныннан бер генә мизгелгә дә китмәгән, кыл өстендә торган гомерне саклап калу өчен җанын-тәнен биреп тырышкан. Үзен кабат якты дөньяларга китерүче бу шәфкать туташына рәхмәт йөзеннән, Миргалим аңа өйләнергә сүз биргән. Әйе, ир-атка шул­кадәр кытлык заманда каршы килеп тормаган шул Кәримә, өйлән­гән икәнлеген белсә дә, Миргалимгә ризалык биргән дә куйган. Бер үз­бәк карты аларга никах та укып ташлаган.

–Кәримә булмаса, без кү­решә алмас идек, Гөлниса,–дип, сүзен түгәрәкләде Миргалим, башыннан кичкән хәлләрне бәян иткәч.


Гөлниса, чынаякларга чәй агыза-агы­за, Кәримәгә салкын караш ташлады. Кәримәнең болай да уймак кадәр генә тоелган гәүдәсе тагын да бөрешә төште. Оялмыйча ничек итеп өйләнгән иргә ияреп кайтмак кирәк диген, йә? Әле шушы азгынга рәхмәт тә әйтергә тиеш икән Гөлниса.

Миргалимнең сүзе тәмамланмаган булып чыкты:

–Кәримәне рәнҗетсәң, мине рәнҗетү белән бер булыр...

Көндәш кабат бөрешеп куйды. Миргалим, торып басты да, салмак адымнар белән ишеккә атлады.

Хатыннар бермәл сүзсез тордылар. Йә, Гөлниса, җебеп торма, дөрес әйтә булыр Миргалим. Кәримә син уйлаганча ук кабахәт зат түгел, кабат ирең белән күрештерүче фәрештә, ләбаса. Ярат, үз ит, кадерлә аны. Шушы хатын булмаса, Миргалимеңнең гәүдәсе күптән чит җирнең кара туфрагы белән тигезләнгән булыр иде... Ирең исән кайтты бит, исән, сөен, и сантый хатын! Тик менә шунысы гына башына сыймый Гөлнисаның: бизмәннәргә салып үлчәсәң, кайсы авыррак килер иде икән–толлык хәсрәтеме, әллә көндәш ачысымы?

–Бир, Кәримә, чәеңне кайнарлыйм...

Үз тавышын үзе танымады Гөлниса: әллә каян, бәгырь төпкеленнән саркып чыкты бу сәер тавыш. Көндәше аңа сүзсез генә чынаягын сузды.

Көн кичкә авышып, кояш җир өстенә алтынсу юрганын япты. Гөлниса, ян бакчага чыгып, карт алмагачның кытыршы кәүсәсенә сыенды. Бит алмалары буйлап кайнар тамчылар коелды. Юк, Миргалимен дә, Кәримәне дә ачуланып түгел, үз язмышын үзе каһәрләп, үз язмышына үзе үртәлеп яшь коя иде хатын.

–Һм,–дигән тавышка сискәнеп китте кинәт. Миргалим икән.–Гөлниса, теге ни... безгә келәткә җәярсең...

Күпме җәбер, михнәт чигеп, тугыз ел кө­теп алган хәләл ирен ятлар куенына са­лыр­га тиеш ул бүген. Үз йортында, үз ни­ге­зендә... Үз куллары белән... Миргалимем кайтса дип саклап тоткан йомшак түшәген сөякчел куллары белән кат-кат кабартты хатын, түшәк өстенә пар мендәр салды. Йә Хода, үзең сабырлык бир... Рәхмәтеңнән таш­лама... Ир бирмәк–җан бирмәк, диләр, җан бирүләр дә бу кадәрле авыр түгелдер, Илаһым...

Төн буена керфек какмады Гөлниса. Өне бе­лән төше буталды, бер ятты да бер торды, бөтен эче, күкрәге ут капкандай кызыша, әрнүдән җаны көя иде. Юк, мөгаен, болай яши алмас ул. Балаларны алып, кире ата-анасы нигезенә кайтыр. Миргалим бераз төзәткәләп бирсә, яшәрлек әле ул йорт. Мо­ңар­чы ирсез яшәде, инде тәкъдирендә языл­ган икән, моннан соң да яшәр, сыгылмас, Алла теләсә... Ничек тә яшәр... Аның кебек ялгыз хатыннар авылда буа буарлык.

Ишегалдында яшь хатынның комган шалтыратып йөрүеннән йөрәге кабат чемердәп куйды...

Иртәгәсен, кырга барганда, Гөлниса үзенең уйларын күршесе Сәгыйдә белән бүлеште.

–Кит аннан, Гөлниса, башыңа тай типтеме әллә, ир хәтле ирне, йорт хәтле йортны калдырып чыгарга?! Миргалим үзе кит дип әйтсә, бер хәл иде. Тапкан мәлҗерәп торырга, көндәш, имеш... Ата-бабадан калган йола, берни эшләр хәлең юк.

Менә китәм, менә китәм дия-дия ярты ел гомер үтте. Гөлниса да үзенең үзгә тор­мышына бераз ияләшә төште. Көндәше белән артык сүз озайтып тормасалар да, сизә Гөлниса: Кәримә аңа ярарга тырыша. Һәр эшне аерым җитезлек белән, җире­нә җиткереп эшли, каршы сүз дәшми. Әйтер­сең, Гөлниса–каенана, ә Кәримә–аның киле­не. Дөрес, үз халәте үзенә бер дә оша­мый Гөлнисаның. Тешен кысып булса да, чыдый, түзә, сабыр итә. Миргалим өйне бөтәйтү хәстәренә кереште. Әй, ирле йорт ирле йорт шул инде. Ул йортта яңгыраган балта тавышы да сихри бер көй сыман әллә каян үзенә тартып, ымсындырып тора. Шу­лай да кире ата-анасы нигезенә күчү уе һич күңеленнән китмәде хатынның. Салкын кышлар узып, ямьле язлар җитсен дә, күченер, Алла боерса... Миргалим дә каршы килмәс. Әйе, ире аны какмый-сукмый, авыр сүз әйтми, җылы карашын да жәлләми, әмма яны­на да якын бармый, бармак очы белән ге­нә булса да, кагылып та үтми ичмасам. Авыр Гөлнисага, салкын түшәктә ялгызы төн чыгу­лары көннән-көн җәзага әверелә бара, йөрәк итен ашый, бәгырьне телә. Ә хәләле ерак та түгел юкса, янәшәдә генә, бер түбә ас­тында. Аның кайнар иреннәре башканы ша­шып үбә, назлы куллары башканы иркәли, башканы сөя...


Ниһаять, җылы язга да аяк бастылар. Яз килү ул һәрчак бәйрәм: сугыш чорын кич­кәннәргә бигрәк тә. Язга исән-сау чык­саң, яши­сең, димәк... Яз ачтан үтерми, кире­сен­чә, тамырларга көч-дәрман өсти, татлы, сусыл үләннәрен җир өстенә мулдан сибә.

Гөлниса, туган нигезен карап кайту нияте белән ишектән чыгып бара иде, болдыр бас­кычында елап утыручы көндәшенә тап булды. Бәй, ни булды икән, Миргалим рәнҗеткән мәллә? Берәр кайгысы бар микән? Хатын үзе дә Кәримә янына чүмәште...

–Ник елыйсың, Кәримә?

Кәримә, нәзек кулларын Гөлнисаның иңнәренә куйды да, тагын да үксебрәк еларга кереште:

–Гөлниса апа, түзә алмыйм башка болаай,–дип сузды ул.

“Һе,–дип уйлап алды Гөлниса.–Менә мин түзәм!”

–Китәм, Гөлниса апа, башка болай яши алмыйм... Китәм... Миргалим сине ярата...
Гөлнисаның бөтен тәне чемердәп куйды: “Әйе, мине ярата, ә синең куеныңда йоклый, тилерәсеңме әллә, яшь хатын?”

–Ничәмә ничә еллар Гөлниса дип дәшә килде ич ул миңа. Гөлниса дип назлады, Гөлниса дип иркәләде. Яныңа кайткач, бәлки үзгәрер, кайсыбыз кем икәнлегебезне аерыр дип өметләнгән идем, кая ул... Төннәр буе Гөлниса дип саташып чыга. “Исән калсам, бу хатынны секунд та ялгыз итмәм”,–дип үз-үзенә сүз биргән Миргалим, шуңа күрә генә миңа өйләнде. Ә мин яраттым аны, бер күрүдә үк ошаттым. Вәгъдәсе тотар дип курка хәзер, авылыгызга да шуңа алып кайтты. Тәне минем белән булса да, җаны синең янда аның, Гөлниса апа.

Гөлниса өнсез иде. Әй Миргалим, Мирга­лим, Гитлер хәтле Гитлерның арт сабагын укыткан Миргалим, гомер уртасына җитеп килгәндә тормыш йомгагын нигә шулай чуалтып ташладың соң, йә?! Үзең дә га­зап утында янасың икән бит... Йа Хода, бе­рәү булса, бар, бар, юлыңда бул, дип, көндә­шеннән тизрәк котылу җаен карар иде, ә Гөлниса исә, киресенчә, торып басты да:

–Миргалимнең ризалыгыннан башка адым да атламыйсың,–дип ярып салды...

Кәримә Гөлнисаның аяк очларына тез­ләнде:

–Тотма, Гөлниса апа, җибәр, зинһар, җи­бәр... Өчебезне дә бәхетсез итмәек...

Гөлнисаның тавышы коры иде:

–Миргалим үз язмышын үзе шулай өч кисәккә бүлгән икән, үзе кире җыйсын да!

–Син мине тотып тора алмассың,–диде Кәри­мә, сикереп торды да, читән капканы каерып ачып, урамга атылды...

–Кәримә-ә,–дип аның артыннан йөгерде Гөлниса.– Кәримә, нишлисең син, акылыңа кил!

Язгы пычракны күлмәкләре белән сыды­ра-сыдыра авыл башына кадәр куышып барды ике хатын...

–Кәримә, җибәрәм, җибәрәм, мин сине тот­мыйм, Алла хакы өчен, тукта гына,–дип ялварды Гөлниса.

Кәримә адымнарын акрынайта төште, аннары тукталып калды, борылып, Гөлнисага текәлде.

–Әй, тиле хатын,–дип тирги-тирги, сулуы кап­кан Гөлниса, өстеннән салып, бишмәтен көн­дәшенең аркасына элде.–Яланөс, яланбаш көенә кая чабасың соң болай?

Башыннан сыдырып алып, Миргалимнең солдат бүләге булган ак шәлъяулыгын да Кәримәнең иңнәренә салды.

–Җә, хушлашыйк...

Тормыш кануны буенча бер-берсен күрә ал­маска тиеш булган бу ике хатын аерыла ал­мый, озак кына кочаклашып тордылар. Әйтерсең, бер-берсенең күңел җылысын үз гәүдәләренә сеңдереп калырга тырыша­лар иде.

–Синең соң теге ни,–дип капылт сорап куйды Гөлниса, Кәримәнең эченә күрсә­теп.–Көмәнең юкмы диюем... Булса, җибәрмим...

–Юуук,–дип сузды Кәримә.–Безнең исән­лекне окоп салкыннары суырды ла...

–Валлаһ диген...

–Валлаһ...

Ике көндәш кабат кочаклаштылар. Жәл, бик тә жәл тоелды Гөлнисага Кәримә бу мәлдә. Ирексездән күзләрен яшь элпәсе каплады.

–Кичер мине, Гөлниса апа,–дип пышылдады Кәримә.–Бәхил бул!..

–Хуш, Кәримә, сау бул, хәерле юл сиңа!.. Үз тиңеңне табып, бәхетле гомер кичер!



Гөләндәм Галиева

* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды.
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ