Язмалар исемлегенә күчү
Пальма маеның эрү температурасы 40 градус. Кешенең тән температурасы исә 36.6. Нәтиҗәдә, пальма организмда эшкәртелмичә җыелып бара, кан тамырларына утыра, тромблар хасил итә.
СССРДА ДА КУШКАННАР
Арзанлы пальма маен Советлар союзы 1970 елларда ук Африка илләреннән сатып алган. Башта аннан шампунь һәм сабын ясаганнар, соңрак шоколадка һәм кондитер ризыкларына куша башлаганнар. Ул чорда да СCСРга кергән пальма мае бүгенгесеннән аерылмаган диярлек. Шул ук чистартылмаган техник май. Чит илләрдә, мисал өчен, Индонезиядә пальмадан алынган май трансжир катнашмалардан чистартыла. Аны шуннан соң гына азыкка кулланалар.
Россиядә башкачарак. Безнең законнар чистартылмаган техник пальма маен азык-төлеккә кушуны тыймый. Нәтиҗәсе – трансжир кушылмалар организмыбызга төрле продуктлар белән керә, туплана һәм онкология, йөрәк-кан тамыры авырулары китереп чыгара.
Җитештерүчеләр еш кына товарның этикеткасына пальма мае дип язмый. Аны “растительные жиры”, “заменитель молочного жира” кебек төшенчәләр белән алыштыралар. Ә кайбер җитештерүчеләр пальманы бөтенләй дә күрсәтми. Бу очракта ялганны чыннан ничек аерырга соң?
Иң беренче киңәш – товарның бәясенә карарга кирәк, ди “Просто молоко” компаниясенең сыйфат департаменты директоры Юля Тарасова.
– Натураль продукт арзан була алмый, – ди ул. – Сыйфатлы товар аласың килсә, акчаңны жәлләмә. Арзанга кызыкма! Бүген кибет киштәләрендә пачкасы 30-40 сум торучы сыер майлары очрый. Мондый арзанлы продуктларның барысында да пальма бар. Чын сыер маеның пачкасы 60-70 сумнан да ким була алмый.
– Ә мин сыер маена үсемлек мае кушылганмы, юкмы икәнлеген тәменнән аерам, – ди бер танышым Фәйрүзә апа. – Авылда үскәнгәдер инде, чын май авызда эреп китә, ә пальма эреми. Аннары, чын сыер мае кискәндә уала, ә спред уалмый. Үзем соңгы вакытта сыер маен һәм эремчекне кибеттән түгел, ә авылдан сатып ала башладым.
Эремчек һәм сыер маендагы пальманың барлыгын “Филин” дигән люменоскоп та күрсәтеп бирә. Татарстанга шундый 30 прибор сатып алынган. Ел башында алар Казандагы 7 базарга һәм агропромпаркка куелган. Люменоскоп эчендә чын сыер мае – сары, ә пальманыкы аксыл-зәңгәр төскә керә. “Агропромпарк”та теләге булган һәр кеше бүген үзе сатып алган май, эремчекнең сыйфатын шушы приборда белә ала. Бушлай! Тик кемнән генә сорама, берсе дә “Филин” хакында әлегә ишетмәгән булып чыкты.
“БЕЗНЕКЕЛӘР ДӘ КУША”
Пальма темасын быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе күтәрде. Ул Роспотребнадзор һәм Баш ветеринария идарәсенә пальма мае белән кирәгеннән артык шаяручы сатучы һәм җитештерүчеләрне җәзага тартуны сорады. Боз кузгалды кебек. Рейдлар һәм тикшерүләр башланды. Ниһаять, бер ай узды. Нәтиҗәләр нинди соң?
– Сөт базарында үсемлек мае кушылган фальcификатны шактый ачыкладык – ди Татарстанның баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов. – Без тикшергән 151 сыер мае үрнәгенең 47сендә пальма мае табылды.
Алай да ветеринарлар ачыклаган фальсификатларның берсе дә әлегә кадәр сәүдә киштәләреннән алынмаган әле. Товарны әйләнештән алу өчен аңа башта лаборатор анализ ясарга, аннары прокуратура аша шушы продукт җитештерүчене тикшерүгә рөхсәт алырга кирәк. Процедура озын, катлаулы. Тагын бер проблема – пальма мае кушылган фальсификат ясаучыларның күпчелеге Татарстанда түгел, ә Мәскәү, Түбән Новгород, Калининград һәм Самара өлкәсендә.
Әлбәттә, пальманы безнекеләр дә кушмый түгел. “Роспотребнадзор”ның кара исемлегендә пальма мае белән шаяручы Татарстан җитештерүчеләре дә бар. Президент авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны андыйларны кырыс җәзага тартырга, субсидияләр бирмәскә һәм дәүләт ярдәме каралган программаларга кертмәскә чакырды.
Күптән түгел бер кызыклы хәлгә тап булдым. Казан базарларының берсендә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе белән танышып йөрим. Саба маеның килосы 360 сум, югары сорт Мамадыш мае 340, Балтачта җитештерелгән спред исә 280 сум тора. Икенче бер сәүдә ноктасында югары сорт Балтач маен 295 сумнан саталар. Ягъни, үсемлек мае кушылган спред һәм югары сорт сыер мае арасындагы аерма нибары 15 сум гына. Кызык...
295 сумлык чын сыер маен минем алда гына бер ханым сатып алды. Аңа люменоскоп аша товарның сыйфатын тикшереп карарга тәкъдим ясадым. Каршы килмәде. Ахыр чиктә люменоскоп югары сортлы сыер маенда да күпмедер пальма мае булуын күрсәтте. Май сатып алынган сәүдә ноктасының менеджеры Гөлфия Сәләхова да 72 %лы югары сорт сыер маенда үсемлек маеның булуын инкарь итмәде.
“Роспотребнадзор” хезмәткәре Татьяна Рыбаченок сүзләренә караганда, кайбер намуссыз эшмәкәрләр бүген халык арасында популяр булган Арча, Балтач маен сатып ала, аны идән астында үсемлек мае белән бутый һәм шул ук тартмаларга салып сатуга чыгара икән. Еш кына пальма мае кушылган сөт фальсификатларын ачыклаганда аларның этикеткада язылган заводка бөтенләй катнашы булмавы ачыклана. Мисал өчен, бүген базарда әле һаман да Теләче маен саталар, ә чынбарлыкта инде бу предприятиенең ябылуына 3 елдан артык...
Марсель ӘСКӘРОВ
Р.S. Кыскасы, Россия бүген нефть энәсендә генә утырмый. Аның азык-төлек сәнәгате читтән керүче зарарлы һәм арзан пальма маена көйләнгән. Импортны менә шулай алыштырабыз.
Пальма энәсендә
1 Апрель 2016 1972

Россия азык-төлек сәнәгате бүген тулысынча пальма маенда эшли. Арзанлы һәм чистартылмаган техник пальма чит илләрдән миллионлаган тонналап сатып алына. Россиядә соңгы 2-3 елда бер кеше елына уртача 6 кило пальма мае ашаган. Пальма безнең организмга сыер мае, эремчек, сыр, туңдырма белән керә. Аны кондитер ризыклары, прәннек, печенье, торт, пирожный һәм шоколадка кушалар.

Рубрика: ҖӘМГЫЯТЬ, СӘЯСӘТ
Автор: Марсель Әскәров