Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Остеохондрозны тоз дәвалый

27 Март 2019 2239
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
20 аш кашыгы чистартылмаган үсемлек маена (исле) 10 аш кашыгы вак тоз (диңгез тозы да ярый) салыгыз да яхшылап болгатыгыз.

Берничә көннән ак төстәге катнашма барлыкка килә.

Һәр көн шул массаны авырткан урынга сылагыз да массаж хәрәкәтләре белән ышкыгыз.

Баштагы көннәрдә ике-өч минут ышкыгыз, аннары һәр көнне икешәр минутка арттырып барыгыз.

Соңгы көнгә 20 минутка кадәр җиткерегез.

Массаждан соң шул урынны дымлы кайнар тукыма белән сөртеп алыгыз.

Дәвалану барышында матдәләр алмашы яхшыра, организм шлаклардан чистарына.

Ф. Әхмәтханова.
Балтач.


* * *

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының 2017 нче елгы архив саннарыннан алынды.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1004
ӨСКӘ