Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ОСАГО тагын кесәгә керә! Тоясызмы?!

28 Февраль 2019 471
ОСАГО диюгә йөрәк жу итеп куя. Аның хакын еллар кисешендә артты­рыр­га яраталар. Быел гына искәр­мә булмас. Шулай итеп, үзгәрешләр ишеген шакыйбыз.
Төп база тарифын тагын арттырдылар. Үзәк банк тырышлыгы монысы. Россия автомобиль иминлеген сак­лаучылар советы (РСА) рәхмәт укый. Аларның ел дәвамында зарланмыйча калганы юк. Машина иминлеге өчен түләнгән акчалар гына җитми, оешма чыгымнары капланмый, янәсе. Мисал өчен, халык 100 млн сумлык полис сатып алса, гаепле клиентларының гөнаһларын “юуу” өчен 150 млн сум тотарга мөмкиннәр. Нишләп минуска эшләп ятсын, ди инде алар.

Әмма Татарстан буенча хәлләр тот­рыклы икән үзе. Моның сәбәбе – акча түләү урынына җимерелгән машинаны рәтләтергә җибәрә башлау. Бу өлкәдә алдап акча эшләүчеләрнең дә койрыкларына басканнар. Татарстан иминлек сагы шурасы президент урынбасары Рөстәм Сабиров шулай сөйли.

Бәяләр әллә ни артмады, “бәяләр коридоры киңәйде” дип аңлата РСА президенты урынбасары Уфимцев. 20 процентка. Бу ни дигән сүз? Җиңел машиналар өчен төп бәя элек 3432 сумнан башлап 4118 сумга кадәр булган. Ә хәзер 2746 сумнан 4942 сумга кадәр. Ягъни иминият оешмалары төбәктәге вәзгыятькә карап бәяләрне үзләре сайлап алачак, дип фаразлый җитәкче. Әгәр клиентлары бертуктамый һәлакәткә очрап тора икән, димәк, иң югары бәя – 4942 сумны куялар. Клиентлары үрнәк булса, полисның төп хакын 2746 сумга калдырырга мөмкиннәр. Соңгысына ышануы читенрәк, әлбәттә. Алдагы еллар тарихы битләреннән күренгәнчә, гадәттә, иң югары бәяне сайлыйлар. Димәк, алга таба ул 4900 сумнар чамасы булачак дип көтик. Ә узган ел 4100 иде. Аерма – 800 тәңкә.

Бу сумма гына булса, бәхетле булыр идек. Моны бер-бер артлы берничә коэффициентка тапкырлыйсы бар бит әле. Машинаның ат көче, нинди төбәктә һәм торак пунктта яшәвеңә, алдагы елларны синең гаебең белән юл һәлакәте булу-булмавына, стаж һәм яшькә карап бәя арта.

Стаж һәм яшькә килгәндә, бөтенләй өр-яңа бүленеш тәкъдим ителә. Элек 4кә генә бүленсә, хәзер рәхәтләнгәннәр генә бүлеп (игътибар!) –58гә “туралган”. Яшь буенча категорияләр: 16-21, 22-24, 25-29, 30-34, 35-39, 40-49, 50дән зуррак. Стаж буенча: 0, 1, 2, 3-4, 5-6, 7-9, 10-14, 14тән күбрәк. Менә шушыларның кайсына керүеңә карап, төп тарифны иң күбе 1,87 тапкырга арттырып исәпләячәкләр. Аңлашыла торгандыр, ОСАГОның иң кыйбаты яшьләргә һәм тәҗрибәсезләргә туры килә. Бу юнәлештә иң саллы ташлама – 7 процент. Моның өчен 59 яшьтән өлкәнрәк һәм кимендә 6 ел руль артында булуың шарт. Өлкәннәргә хөрмәттер инде монысы үзенчә.

Иң күп ташламаны юл һәлакәтенә очрамыйча йөргән кешеләр алачак. Элек тә шулай иде. Әгәр 10 ел синең гаеп белән бер юл һәлакәте дә булмый икән, 50 процентка хәтле ташламага өмет итәргә мөмкин.

Бер ел эчендә 4 авария ясасаң, синең ОСАГО хакыңны эх тә итмичә 2,45 тапкырга арттырып куячаклар. 1 авария булганда – 1,55 тапкырга арта. Алга таба шундый тәртип белән дәвам итә.

Бу өлкәдә төп яңалык: моннан соң барлык “гөнаһ”ларың үз артыңнан ияреп йөриячәк. Шулай ук һәлакәтсез елларыңнан торган “уңыш”ларың да. Тәртипле-тәртипсез йөрүеңне ел саен 1 апрель көнне барлаячаклар. Шуңа карап сиңа йөртүче “классы” беркетәләр.

Хәзер санап карыйк, уртакул йөртү­че өчен бәя күпмегә үзгәрәчәк соң?

Мисал өчен, Вәли Вәлиевкә 32 яшь, 7 еллык машина йөртү тәҗрибәсе бар, 123 ат көче булган “Хундай Солярис” машинасында йөри, Казанда яши, 5 ел бернинди юл һәлакәтенә дә үз гаебе белән очрамаган, ОСАГО полисына берүзе генә кертелгән, ди. Кара исәп белән чутлаганда да яңа бәяләр белән полис хакы якынча 10 мең сум чамасы чыга. Иске бәя белән – 8500 тирәсе. Аерма – мең ярым. Сүз дә юк, бу бөтен кешегә дә алай дигән сүз түгел. Әмма белгечләр күпчелек йөртүченең кесәсенә яңа бәяләр нәкъ менә шушы рухтарак сугачак дигән фикердә.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1245
ӨСКӘ