Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Олегның гәүдәсе һәм башы икесе ике җирдә табыла...

3 Февраль 2016 1758
Юкка чыккан 38 яшьлек Олегның гәүдәсе һәм башы икесе ике җирдә табыла. Гадәттә, мондый җинаятьләр полициядә зур шаушу куптара. Ләкин бу юлы бернинди дә ыгы-зыгы күзәтелми. Чөнки әлеге шомлы табылдыкка юлыгучы оператив хезмәткәр шунда ук башкисәрнең кем икәнен хәбәр итә...
Туганнары Олег сәбәпсез түгел, ә бәлки акча аркасында, алдан хәзерләнеп үтерелде дип саный. Моңа ишарәләүче шартлар да бар кебек. Эш шунда ки, эшмәкәр арттырып түләү шарты белән, заманча әйткәндә, процентка акча биреп тору белән дә шөгыльләнгән. Шул сәбәпле, еш кына бурычны кайтармаучылар белән судлашып та йөргәнРобер Шәймәрданов та аннан әҗәткә 160 мең сум алган һәм процентлары белән әлеге бурыч 2 миллион сумга җиткән. Бу исә башкисәр тикмәгә генә чүкечкә ябышмаган дигән фикергә этәрә.

Наил ВАХИТОВ

P.S. Тикшерү барышында әлеге бурыч мәсьәләсен раслаучы дәлилләр табылганмы? Мәрхүмнең әнисе һәм апасы бу хакта нәрсә әйтә алганнар? Мәкаләнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 4 февраль көнне чыгачак 5нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Наил Вахитов

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ