Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Олег Фазылҗанов:"Ике диннең кайсына күчәргә белми бәргәләнгән чакларым булды"

15 Июнь 2017 2025
Ул тиз ышанучан. Алдый, ялагайлана белми. Андый кешеләрне дә сөйми. Берәрсенә катырак сүз әйтеп куйса да, соңыннан шуңа үкенеп йөри. Юк, ул үзен әүлия дип әйтми. Әмма тормыш юлын намус белән үтәргә тырыша. Әлеге сүзләр якташым, Балык Бистәсе егете, Камал театры артисты Олег Фазылҗанов турында. Аның белән Камал театры бинасында очраштык. Бу юлы ничектер күбрәк балачак, язмыш сынаулары, гаилә турында сөйләшенде.
– Олег абый, аптырап киттем әле, киләсе елга сезгә дә 50 яшь тула икән... Ничек билгеләп узарга җыенасыз?

– Яшь күренәмме? Безнең нәсел шундый шул. Берәр “сольный” концертымны эшләп булмасмы дип йөрим инде. Иҗат кичәләрен бик яратып бетермим. Балачактан ук туган көннәр уздыру дигән нәрсә юк иде бездә. Тигез, парлы гаиләдә үсмәү үзенекен сиздерә бит ул барыбер. Миңа 6 яшь чакта әти бездән китте. Ләкин минем аңа бернинди ачу-үпкәм юк.

– Әти-әниегезнең яшь аермалары да зур булган икән...

– Дөрес. Әти әнидән 20 яшькә кечерәк. Мине тапканда әнигә 40 яшь булган. Минем әти – аның икенче ире иде.

– Ә ничек, кайда танышканнар алар?

– Авылларны электрлаштыру заманы. 1966 елларда әти безнең авылга эшкә килә. Берничә эшчене әнигә фатирга кертәләр. Менә шунда әти әнигә гашыйк булып куя. “Син бит кызым белән бер яшьлек”, – дип каршы да килеп карый әни. Әмма мәхәббәт үзенекен итә. Мине 40 яшендә генә тапса да, әни бик яшь күренгән, чибәр дә булган (Олег абый телефоннан әнисенең фотосын күрсәтә. Чыннан да, үз яшен биреп булмый – авт.) Күпне күрергә туры килде инде үзенә. Төрмәләрдә дә утырып чыкты.

– ???

– Әни дөреслек ярата торган кеше, җыелышлар вакытында да уйлаганын әйтә иде. Бервакыт берәү район җитәкчеләре алдында: “Без шуның кадәр уңыш җыеп алдык”, – дип мактана икән. Әни тоткан да: “Иптәшләр, шуның кадәр уңыш җыясыз, ә нишләп соң ярты кышта башка колхоздан икмәк ташып ашатасыз?” – дип ярып салган. Шул сүз ярамаган ахры, икенче көнне ук безгә тентү керде. Имеш, бер кешене эзлиләр. Элеккеге заманда бал кую дигән нәрсә бар иде. Закон тарафыннан тыелган булса да, берәр эшеңне эшләтсәң, акча урынына шуны бирә иде халык. Шул балны таптылар, чыгарып түктеләр. Суд булды. Әнигә бер ел мәҗбүри эш билгеләделәр. Хезмәт хакының күпмедер процентын хөкүмәткә тапшырып барырга тиеш иде. “Саулыгым юк” дип әйтеп караса да, сүзен санга сукмадылар. Өч айдан соң “Фазылҗанова Матренаның акчасы килми” дип авыл советына шалтыратканнар. Сәркатип: “Аның эшләгәнен күргәнем юк”, – дигән. Шуннан тагын төнге 10нарда формадагы өч кеше өйгә бәреп кереп, әнине алып чыгып китте. Авыл башына кадәр елап барганым әле дә хәтердә... Миңа ул вакытта 8 яшь. 1951 елгы апам Тәнзилә Төрекмәнстанда кияүдә иде. Әни тәрбиясендә сеңлесенең 9 айдан алып үстергән улы да бар. Ул вакытта аңа 15 яшь. Безне балалар йортына җибәрергә теләделәр. Күршеләр жәлләп, үзебезгә алабыз дип калдырды. Ул арада књрше авылдан әнинең туган апасы килеп җитте. Дүрт ай безне ул карап торды. Әнинең бер сеңлесе Төрекмәнстанда яши иде. Аңа да хәбәр салганнар. Партия секретаре булып торган апабыз законнарны яхшы белә. Ул кайткач, Мәскәүнең югары судына хатлар язып, әнине март аенда кире өйгә кайтартты. Ә мин ул чакта әни янына бара алмадым. Белмим, үпкә хисе булгандырмы ул, әллә яшьтәшләрдән “төрмәче малае” дигән сүзләрне ишетү күңелгә бәргәндерме... Аңлата алмыйм. Шунысы тәгаен билгеле: әнине утырту өчен махсус тырышканнар.

– Әлеге кырын эшләрдә катнашы булган кешеләрнең язмышы ничек булып бетте?

– Аллаһы Тәгалә һәркайсына үз җәзасын бирде. Ул турыда сөйлисем килми. Авылдашларымны бик яратам. Алар да минем белән горурланып яши. Минем өчен нишләргә белми торалар.
– Әниегез әле быел гына вафат булган икән...

– Әйе, март аенда, 89 яшендә китеп барды. 2015 елда бот сөяген сындырды. Соңгы ике елда Казанга алып килеп карадык. Җәй көне үзем белән бергә авылга да алып кайтып тордым. Аннан тагын аягын сындыргач, башка урыныннан тора алмады, җаныем. Безнең гаиләне бәхилләп киткәндер дип уйлыйм. Әлегә барысы да яхшы бара.

– Олег абый, үзегез дә ике тапкыр гаилә корган кеше бит. Кызыгыз белән араларыгыз ничек?

– Аны ятимлек күрде дип уйламыйм. Мин өйдән чыгып киткәндә Лилиягә 10 яшь иде. Гаилә таркалганда балалар кызганыч, әлбәттә. Беренче кайтып йөргән вакытларда, мин киткәндә ул балконнан карап кала, ә мин йорт борылышыннан соң туктап, 20 минутлап елап ала идем. Хәзер шул вакытта ничек чыдадым икән дим. Иң мөһиме: әнисен дә, кызымны да урамда калдырмадым. Ничек булыша алдым, шулай ярдәм иттем. Шуңа “әти” дип өзелеп тора. Икенче гаиләмдә туган улларым белән дә мөнәсәбәтләре бик яхшы.

Кызым бүген Ливанда яши. 9 сыйныфта укыганда ук театр училищесына керде. 3 курста укыганда гаҗәпләндереп: “Әти, мин китәргә булдым”, – диде. Башта каршы килеп карадым. Ләкин соңыннан баланың тормышын җимермим, ахырдан мине генә гаепләр дип, юлына аркылы төшмәдем. Хәзер үз көнен үз күреп ята. Әбисе үлгәч тә: “Әти, нинди ярдәм кирәк? Акча җибәримме?” – дип кенә торды. Концерт эшлим дигәч тә, булышырга атлыга. Шундый сүзләр язып ятуы да әти кеше өчен куаныч. 

                                                      кызы лилия.jpg


– Улларыгызны ничек тәрбиялисез?

– Мин усал әти түгел. Алмазга – 11, Тимурга 10 яшь. Өстәл янында бөтен гаиләбез белән сөйләшеп утырырга яратабыз. Акчаның каян кергәнен, кая киткәнен балалар белеп тора. Берәр әйбер алырга җыенсак, алардан киңәш сорыйбыз. Фикерләренә колак салабыз. Балалар белән күбрәк әниләре шөгыльләнә. Аңа рәхмәт. Алсу – гаиләдә уңайлылык тудыра.

                                                                 уллары Алмаз белэн Тимур.jpg

– Олег абый, сез керәшен егете. Хатыныгыз – татар. Дин мәсьәләсендә каршылык тумыймы?

– Ике диннең кайсына күчәргә белми бәргәләнгән чакларым булды. Әтием мөселман бит. Ләкин мин чумылдырылмаган (бездә керәшеннәр “чукынмаган” дигән сүзне яратмый). Авылда чакта, берәр гаепле эш эшләсәм, “Хи, татар!” дип үртиләр иде. Ә Казанга килгәч “керәшен” дигән ярлык ябышты. Гаилә мәсьәләсендә каршылыклар юк. Алсу белән никах укыттык. Малайлар да ислам динендә, сөннәтләндердек тә. Олысы уразага да керә, мәчеткә дә йөри.
– Авыр вакытларыгызда кая барасыз? Чиркәүгәме, әллә мәчеткәме?

– Күбрәк чиркәүгә. Мәчеткә дә кереп утырырга мөмкинмен. Анда инде бернәрсә аңламыйча утырам. “И, Аллам, укыган кешенең теләкләренә кушылам, гөнаһларымны кичер, исәнлек-саулык бир”, – дип үземчә теләк телим. Әнием дә ике тапкыр никахта булган. Ләкин барыбер ахырдан үз дине тартты. Малайларга исем кушкан чагында да үзебезнең йолаларга таянасы килде. Аллаһы Тәгалә бер! Ләкин бит әле китү вакыты бар. Менә шул нәрсә борчый: кач куйдырыргамы, аймы?! Күңел бәргәләнә. Рөстәм Юнысның вәгазьләрен машинада тыңлап йөрергә яратам. Кичә дә җан турында сөйләгәнен тыңлап кайттым.

– Тормышыгызда тагын бер сынау булып алган икән...

– Әйе, өч ел элек авырып киттем. Чирләр алдыннан миндә көчле депрессия башланды. Бернәрсә эшлисем килми, гел йоклыйм. Хатын ягына кайтам да (Саба районы) бер нәрсә эшләмичә китеп барам. Үземә дә оят, ләкин бернишләр хәл юк. Антидепрессантлар эчәргә тотындым. Даруны күпме кирәк, тондырам гына. Йөрешләрем дә үзгәргән. Берзаман бөтен тәнне сары басты. Режиссерыбыз Фәрит Рифкәтович та игътибар итте. Театр директорына әйтеп, мине хастаханәгә тикшеренергә җибәрделәр. Нәтиҗәдә, бавырның эшчәнлеге бозылуы ачыкланды. Дәвалый башладылар. Квотага эләгеп, кыйммәтле дарулар бирделәр. Ярты елга якын уколлар белән өнемне алдылар. Театрда да эшне ташламадым. Уколларны үзем белән алып, авылга да кайтып килә идем. Чүттән генә яман шешкә барып җитмичә калдым. 12 килога ябыктым. Әле менә күптән түгел анализларымны тикшерделәр, чир артка чигенә башлаган, Аллага шөкер. Киләсе тикшеренүләр ноябрь аенда гына. Ходайдан сынау гына түгел, бер кисәтү булды бу. Күп әйбергә өйрәтте, күзләр ачылды. Дөньядан китүдән курыкмыйм, тыныч карыйм. Балаларны ятим итәсем килми.

– Кайгы белән шатлык янәшә йөри, диләр. 5 май көнне дүртенче тапкыр әти булып куйдыгыз бит әле, Олег абый.

– Дәвалануның соңгы айларында хатыным Алсуның балага узуы ачыкланды. Ике ут арасында калган кебек булдык. Табибларның гаҗәпләнүен әйтеп тә тормыйм. Без бит документларны укырга гадәтләнмәгән. Анда балага узарга ярамый, уколлар тикшерелмәгән дип язылган булган. Уйлана торгач, алып кайтабыз дигән карарга килдек. Табиблар: “Бернинди гарантия бирә алмыйбыз, үзегезгә карагыз”, – диде. Әле бит шул вакытта 88 яшьлек әнием дә урын өстенә калып, март аенда китеп барды. Алсу ул чакта җиде айлык баланы күтәреп йөри иде. Аллага шөкер, улыбыз исән-сау туды. Аскар дип исем куштык. Бүгенге тормышыбызга күз тимәсен!
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ