Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Официант булу өчен “медкнижка” кирәкми!

18 Июль 2013 891
Студент чакта кафе-ресторан ише җирләрдә эшләп карамаучылар бар микән? Миңа да ят түгел бу өлкә. Заманында үзәктәге бик затлы ресторанда эшләп алган идем. Шуңа күрә хезмәт күрсәтү таләпләре, тәртибе белән яхшы таныш мин.
Беркөнне эштән кайтканда күзем “Требуются официанты” дигән язуга төште. Элеккедән калган гадәткә журналистлык кызыксынуымны да кушып, тиз генә кафега атладым.

Алдан ук әйтим куям, бу – урам кафесы. Мин эшләгән затлы рестораннан бик нык аерыла. Күземә иң беренче ишек төбендә үк урнашкан бәдрәф бүлмәсе, аның каршысында ук эчемлекләр тулы суыткыч ташланды.

Администраторны эзләп, уңга-сулга каранып торганда, каршыма ап-ак халат кигән савыт-саба юучы килеп чыкты. Нәкъ менә ул “яшь сугышчы курслары”н уздырды да инде.

– Кыскасы, иртәгәдән эшли башласаң була. Синнән артык күп нәрсә таләп ителми, акыллы булсаң – барысы да әйбәт булыр. Коллектив яхшы, кыерсытмабыз.

– Ә медицина кенәгәсе? – дип күзләренә багам, чөнки элекке­гесендә шуның белән башыбызны черетәләр иде.

– Җүләр мәллә син? Монда ярты хезмәткәр медицина тикшерүе узмаган. Хәер, сиңа ул кирәк тә түгел, син бит җәйгә генә урнашасың!.. Менә бу таләпләрне укып чык, иртәгә сөйләрсең, – дип, ун битле инструкция биреп җибәрде.

Ярый, өйгә кайтып, “администратор” биргән таләпләр белән таныша башладым. Бернинди дә яңалык юк, мәсәлән, менюны белергә, кунактан төп заказ алганчы аңа берәр эчемлек тәкъдим итәргә, ризык ошавы-ошамавы белән мәҗбүри кызыксынырга, кесәдә ике каләм, блокнот, шешә ача торган “нарзанник”, ике уткабызгыч (зажигалка) йөртергә кирәклекне мин яттан беләм.

Икенче көнне соңга калмыйча, иртәнге унга килдем. Каршыма ике кулы белән поднос тоткан кызлар очрый башлады. Подносны бер кул белән тотарга өйрәнгәнлектән, эш күпкә җиңел булачак икән дип уйладым. “Хезмәттәшләрем” белән таныштык. Иртәнге якта әллә ни эш юк, шуңа күрә официант егетләр баштан аякка кадәр яхшылап кына тикшерү уздыру белән мәшгуль булдылар. Шулчак каяндыр бер шкафтан бөгәрләнеп беткән, күптән сабын белән су күрмәгән униформа – алъяпкыч белән футболка табып китерделәр. “Мә, тот, зур булса, кыскартып тегәрсең дип, 50 (!) үлчәмле кием китереп тоттырдылар. – Джинсы чалбар һәм кроссовкалар турында оныт. Иртәгә үкчәле аяк киеме һәм 40 сантиметрлы итәктән кил!”

Минем иң кыска итәгем дә моның кадәр “озынлык”ка җитәме соң дип уйланып торганда, яныма бармен килеп үзенең “алтын” киңәшен бирде: “Количество постоянных клиентов зависит только от тебя, детка!”

Бигрәк беркатлы инде үзем: элеккеге эшемдәге кебек монда да заказ кабул итеп, өстәлгә генә хезмәт күрсәтәм дип уйлап бик нык ялгышканмын. Минем вазыйфаларыма ипи кисү, өстәл япмаларын үтүкләү, кәгазь салфеткаларны дөрес итеп тезү (хәер, дөрес итеп төзү монда ташка үлчим генә, рес­торанда менеджер үзе тикшерә. Әгәр бер салфетка алганда, икенчесе дә ияреп чыкса, беренче өч айда штраф белән “бүләклиләр” иде), юылган савыт-сабаны да корыту. Шуның өстенә, кыска итәк белән үкчәле аяк киемендә йөрү һәм менюдан хәбәрдар булу! Кайбер көннәрдә өстәлне җыештыру да үз җилкәңә төшә.

Беркөнне төштән соң клиентларым азаеп китте һәм азрак ял итим, үкчәләремнән котылып торыйм дип, чишенү бүлмәсенә киттем. Ишекне ябарга да өлгермәдем, беренче көнне мине эшкә алган савыт-саба юучы Азиза очып диярлек кереп, өстәл япмалары үтүкләргә дип җилтерәтеп алып чыгып китте. 14 җәймә үтүкләп, үтүкне дә алып куярга өлгермәдем, икенче эш фронты табып куйган: ипи кисәргә! Инде кисә башлыйм дип, пычакка үрелгән идем, тоткычына ябышкан тараканны күреп кычкырып җибәрдем.

– Таракан күргәнең юк мәллә синең? Нәрсә дөнья ярасың? Үтер дә, марш урыныңа! – дип пешекче ханым йөгереп килде.

Минем тавыштан миңгерәп киткән таракан кая барырга белми торганда, пешекченең зу-ур кулы “шап” таракан өстенә!

– Каян килгән соң монда таракан, ашамлыклар янында нишли ул? – дигән җүләр соравыма каршы, икенче пешекче: “Син монда берни дә күрмәдең, тараканны үтердек, сине тотып ашамас, бар, эшлә!” – дип авызымны япты.

Залга юнәлдем. Ирле-хатынлы бер пар көтеп утыра. Яннарына барып бастым. Бәрәңге боламыгы, куян кәтлите, болгарча рагу, капучино сорадылар. Таракан белән булган хәлдән соң аягым тартмаса да, аш бүлмәсенә атлыйм. Азиза подносыма заказларны җыярга кереште: кичәге бәрәңге боламыгын микродулкынлы мичкә, рагуны мичкә куйды, ә менә куян кәтлите юк икән! Ничек чыгып әйтим инде, дип торганда, администратор кереп, тавык кәтлите чыгарырга кушты, тәме әллә ни аерылмый ди! Гөнаһ шомлыгына каршы, тавыкныкы дигәнен дә подноска китереп җиткерә алмыйча, идәнгә төшереп җибәрде. Әрәм итте дип уйлап ялгышканмын. Идәннән алып, сыпырып та җибәрмичә тәлинкәмә салды! Монда инде үзең теләп берни эшли алмыйсың, авызымны ерып клиентларыма “яңа пешкән” ризыкларны тәкъдим итәм.

Ризыктан чәч чыкса да, клиент ватып өстәл астына яшергән табак-савыт өчен дә таякның юан башы официантка төшә. Яхшы ук чыга торган “чәйлек”ләр дә мондагы тәртипсезлеккә күз йомдыра алмый. Салмыш абзыйларның күзләрен майландырып, арттан әллә нинди кыргый авазлар чыгарып калулары да ачуны чыгара. Поднос белән башларына тондырасы килсә дә, тыелырга мәҗбүрсең: администратор һәр иртәне: “Башсыз официантлар өчен даими клиентларны югалтырга теләмим”, – дип тукып тора.

Халыкны алдау да “югары дәрә­җәдә”. Мәсәлән, коктейльдәге алкоголь күләме менюда бер төрле язылса, халык алдына чыкканда ул шактый кими. Ә күләмне тотуда гади боз ярдәм итә. Банкетларда 9 порцияле заказның зур савытка салып 6 порция генә чыгарылуын бик үткер күзлеләр дә сизеп бетерми. Эчемлекләр белән дә шул ук хәл. Кеше кагылмаган яшелчәләр, ике данә чыгарылган азыкның тәлинкәдә артып калган берсе икенче хуҗасын көтеп аш бүлмәсендә утыра бирә...

Кыскасы, бер үк туклану өлкә­сендә эшләсәм дә, элеккегесе белән монысы җир белән күк аермасы кебек. Өченче көнне эшкә барып тормадым. Шалтыратып интектермәделәр дә, мондый шартларда бер атнадан артык эшләмәүчеләр – алар өчен даими хәл.

Хәзер кафе дигән язу күргән саен һәркемгә идәннән алынган ризык ашаталар төсле тоела...

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ