Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ОЧРАШУ

16 Ноябрь 2020 1348
– Айзат, күк йөзендәге бу йолдызларның исәбен белүче бармы икән? – дип сорады Нәфисә, сүзсез генә төнге күк йөзенә сокланып-гаҗәпләнеп байтак утырганнан соң. Айзаты әллә ишетмәде, әллә ни дип җавап бирергә белмәде – дәшмәде. Нәфисә, Айзатка сыена төшеп, купшы төн пәрдәсеннән күзләрен алмыйча гына, үзалдына сөйләнгәндәй, хисләнеп, сүзен дәвам итте:
– Шундый шаяннар үзләре, әйтерсең лә, җирдәге гашыйк­ларга күз кыскалыйлар...
– Юк белән башыңны катырма, – дип телгә килде егет, – әйдә, ошаганнарын сайлап ал да, чүпләп төшеп бирим әле үзеңә, – диде ул, җитди бер кыяфәт чыгарып һәм Нәфисәне кочагына алды.
– Юк, юк, уйлама да, егылып төшсәң, мин нишләрмен, – диде Нәфисә еламсырап, һәм икесе дә пырхылдап көлеп җибәрде.
– Айзат, әйдә, икебез дә берне генә, бик ошаганын гына сайлап алыйк та, чагыштырыйк, бәлки икебез дә нәкъ бер үк йолдызны сайларбыз, ә?
– Мин сайладым инде...
– Мин дә...
Айзат сөйгәненең чәчлә­рен­нән,битләреннән үбәргә кереште...
– Әйдә, Нәфисә, балык тотарга алып барам үзеңне?
– Мин... ни бит, кармак сала белмим...
– Өйрәтермен...
– Миңа балык тоттырмас инде ул, ярый, сиңа комачау­лап булса да утырырмын.
– Әйдә, киттек, бәлки, аягың җиңел булып, берәр чуртан эләктереп кайтырбыз...
...Язгы җылы төн. Тау башына менеп, язгы ташу тавышын тыңларга исәп. Ташу гөрелтесе, авыл тавышлары белән кушылып, күз алдында ачылган манзарага серлелек кенә түгел, шомлылык та өсти. Бөре исләренә манчылган йомшак җил, иркәләгән булып, иң нечкә хисләргә кагыла, болай да ташырга торган мөлдерәмә тулы күңелне үртәп, әллә кайдан тонык кына моң алып килә:
...Язгы ташу...
Су тавышы, моң агышы,
Әллә кавышу, әллә аерылышу...
Аерылышу, әйе, аерылышу, чөнки Айзат иртәгә армиягә китә. “Сагынырга да өлгерми калырсың, кайтып та җитәрмен, син мине көт кенә, яме”, – дигән иде Айзат, күз яшьләрен көчкә тыеп...
* * *
...Нәфисәнең хисләргә бирелергә, мондый татлы уйларга чумарга да, яшьлегенә сәяхәт кылырга да күптән вакыт таба алганы юк иде. Күңел төпкеленең иң тирән почмагына яшерелгән хатирәләрне яңартырга, алай гына да түгел, шул бәхетле мизгелләрне кабат кичерергә аны бүген таң алдыннан күргән төше мәҗбүр итте...
Төшендә ул яшьлегендә калган, тормышның үзеннән дә артык күреп яраткан мәхәббәтен – Айзатны күреп, сискәнеп уянды. Имештер, тәбәнәк кенә куаклык янында басып тора, ә куллары канга баткан. “Ни булды?” – дигән соравына каршы: “Менә, сине эзләгәндә шулай булды әле ”, – дип елмая... Шул ук куллар, шул караш, шул ук елмаю, әйтерсең лә, егерме елдан артык вакыт узмаган. “Ходаем, нәрсәгә булыр бу?
Нәфисә кабат йоклап китә алмады... Иртәгә туган көне дә бит әле. Әмма туган көн кайгысы түгел шул. Нәкъ шул көнне кызы Алия югары уку йортына керү өчен беренче язма имтиханын тапшыра. Иртән юлга кузгаласы, шуңа кадәр җайлап калдырасы күпме эш көтә. “Бу бәйләнчек уйлардан котылырга көндәлек эшләрем, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрем ярдәм итәчәк”, – дигән өмет белән, көндәге вакытыннан иртәрәк торып эшкә тотынса да, күпме генә уйламаска тырышса да, күргән төше аңа тынгылык бирмәде. Өйгә керсә, ни өчен кергәнен, ишек алдына чыкса, нигә чыкканын онытып, фикерләре чуалып, интегеп бетте. Эчке халәтен сиздермәскә бик тырышса да, кызы Алия: “Әни, бүген син мине ишетмисең дә, алай ук борчылма, мин бит синең акыллы кызың, имтиханымны яхшы бирәчәкмен, менә күрерсең,” – дип юатты. “Син борчылгач, миңа бик авыр бит”, – дип тә өстәде. Әлеге сүзләрдә сихер көче булды диярсең, Нәфисә үзен кулга алды: калган эшләрне кызы белән бергә эшләргә, үзе генә калмаска тырышты, эшләп арыгач, бергәләп чәй эчтеләр, кич белән озак итеп бергә мунча керделәр. Йокларга яткач кына үзенең бик нык арыганын аңлады Нәфисә. Күргән төше хәтерендә яңарып алса да, ул тынычланган иде инде, артык әһәмият бирмәде...
Алия имтиханнарын уңышлы тапшырды, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Конкурс нәтиҗәләрен ике атна көтәсе бар. Нәфисә, кызын берничә көнгә шәһәрдә – апаларында калдырып, үзе авылга кайтырга чыкты. Автобустан төшеп калгач та авылга чаклы юл ерак. Юл буе: “Ничек кайтып җитәрмен “, – дип борчылды ул. Борылышта төшеп калу белән, каршы якта туктап торган кап-кара “Волга” машинасын күреп, Нәфисәнең эченә җылы йөгерде, һәм, кузгалып китмәсен дип, адымнарын тизләтә төште. Инде килеп җитәргә берничә адым калгач, машинадан чыгып баскан ирне танып, йөрәге туктагандай, катып калды. Ул ир – Айзат иде.
– Нәфисә, син... синме бу? – диде Айзат һәм каушавыннан үз тавышын үзе ишетмәс булды.
– Айзат... – Нәфисә башка сүз әйтә алмады.Тыны кысылды, бер мизгелдә башында бар да буталды: күргән төше кабат күз алдыннан узды, көтелмәгән очрашу, яшьлектә калган чандыр гәүдәле, уртача буйлы егет урынына шактый олыгайган, нык үзгәргән бер дәү кешенең басып торуы Нәфисәне артык каушатты. Өстәвенә, күңел түреннән үзеннән дә яшереп куйган хисләре ургып чыкты һәм Нәфисә, үзе дә сизмәстән, Айзат кочагына ташланды... Акылы аңа: “Нишләвең бу?” – дисә дә, хисләр өстенлек итә иде: ул әлеге мизгелнең мәңгелеккә сузылуын теләде... Нәфисә озак түзмәде, сулкылдап елап җибәрде. Гомер буе көткән очрашу шатлыгыннан Айзат та югалып калды, йөрәгенең тибүе колагына ишетелә сыман тоелды аңа. Ул үзен ничек тотарга, ничек юатырга да белмәде һәм, онытылып, Нәфисәнең яшьле күзләреннән, битләреннән үбәргә кереште.
– Гафу ит, Айзат, – диде Нәфисә, азрак тынычлана төшеп. – Кызымның сынау­лары өчен нык дулкынланган, борчылган чагым, әллә нәрсә, күңелем йомшап китте, – дип, оятыннан акланырга кереште. Хәер, Айзатның да шатлыгы эченә генә сыймады, күз яшләре булып бәреп чыкты.
– Мин үземне белгәннән бирле икенче тапкыр елыйм. Беренчесе сине югалткач булды, кешедән качып, җирне тырнап еладым. Икенчесенә менә үзең шаһит булдың. Бусы – сине эзләп табу шатлыгыннан, – дип серен ачты Айзат.
Алар бик озак тынычлана алмадылар. Икесе дә бер үк халәт кичерәләр иде. Олы юлдан ерак булмаган тау итәгенә барып, бик озак сөйләштеләр.
– Нәфисә, рөхсәт ит әле, аз гына кулларымда күтәреп йөрим әле үзеңне. Гомер узды, кулларымда күтәреп йөри алмадым, – дип үтенде Айзат.
– Тилермә, зинһар, болай да чак кына акылымны җуймый калдым. Берничә көн элек төштә күргән идем үзеңне, очрашуга булган икән.
– Мин дә төшләремдә күрдем. “Йөрәгем шартласа шартлар, барыбер эзләп табам”, – дип үземә сүз бирдем. Бик тырышсаң була икән, менә, күрәсең. Бая йөрәк тә “шарт”итеп куйды бугай ...
– Син үзгәрмәгәнсең, шаяртырга ярата идең, ә мин соңыннан да искә алып озак кына көлеп йөри идем.
– Мин үзгәрдем, Нәфисә, вакытсыз картайдым. Менә сине күреп, телсез калдым. Күз тияр дип, шунда ук әйтеп салмадым. Толымнарың гына юкка чыккан, мин синдә башка үзгәреш таба да алмыйм. “Мин Нәфисәнең олы кызы”, – дип алдасаң, ышана идем,билләһи!
Аз сүзле Айзат бүген сөйләде дә сөйләде. Нәфисә аның хисләрен дә, йөрәген дә бик яхшы аңлый иде. Ир күңеленең тулып ташыганын да, үзен алдагыча яратуын да бөтен йөрәге белән тоя, шул ук вакытта төзәлгән яраларының кабат яңаруын һәм, тиздән үзенә бик авыр буласын да аңлый иде. Сагынган иде шул Нәфисә Айзатны. Һәр сүзен якын итеп, йотлыгып тыңлады, һәр хәрәкәтен яратып күзәтте, алай гына да түгел, чәчләреннән сыйпыйсы, битләреннән чәбәклисе килүен аңлады...
– Мин сине яратып кына түгел, бик нык хөрмәт итеп тә яшим. Син минем өчен әллә кем... Сиңа кыенлык килмәсен дип түздем, сине эзләп ничә тапкыр юлга чыгып, кире борылып кайттым икән? Мин бик озак җай эзләдем...
– Айзат, син минем шул вакытта кайтып төшәсемне каян белдең?
– Мин сине эзләп килдем. Юлда очраган бер апаны сөйләндердем. Сине сорамадым мин аннан. Булмаган берәүне сорап, башын катырдым. Ярты авыл кешесенең кайда, нишләп ятканын белдем. Сүз арасында кызыңның имтиханнары аркасында синең Казан белән ике арада йөрүеңне белдем. Йә бүген, йә иртәгә кайтасыңны аңладым. Мин күпме машина, күпме автобусны, күпме кешене каршы алдым. Танып булса ярар иде дип борчылып беттем. Мин әле сине иртәгә дә көтәргә әзер идем. Көтәргә әзер, Нәфисә, ләкин кабат югалтырга җыенмыйм!
– Нәрсә әйтмәкче буласың, Айзат!? Газаплама мине, әлегә тиклем язмыш белән килешеп яшәдек бит...
– Нәфисә, күзләремә карап, дөресен әйт, син дә мине күңелеңнән сызып ташламадың бит, әйеме?
– Алдый алмыйм, Айзат... Күңелемнән китмәдең. Безне аерырлык сәбәп тә юк иде бит...
– Язмыштан узмышлар да булгалый диләр бит. Әйдә, китеп югалабыз...
– Айзат, мин сине уйлап сөйлисең дип әйтмәс идем. Әйдә, акылга килик. Очрашу шатлыгыннан тиле хисләр бөтереп алды безне...
– Нәфисәм, син дә элеккечә яратасың мине, беләм...
– Айзат, ачуланма, син минеке түгел... Шуңа сине нәкъ элеккечә ярата да алмыйм... Яшьлегемдәге Айзат ул минеке генә, бөтен барлыгы белән бары тик минеке генә иде. Үкенергә мәҗбүр итмә мине, яраларыма да кагылма, язмыштан уза алган кеше юк әле.
– Синеке генә, җаным-тәнем,бөтен барлыгым бары тик синеке генә. Мин сине кабат эзләп таптым, бу үзе үк язмышка буйсынмау бит, аңла! Башка югалта алмыйм, хәзер без икебез дә аерым-аерым була алмыйбыз... – Айзат Нәфисәне шашып үбәргә тотынды, аннан тагын тезеп китте:
– Нәфисәм, бер сүзең җитә, бүгеннән синең өчен генә дип яшисем килә. Очрашып-күрешеп яшик, бер-беребезне югалтмыйк. Сине туйганчы яратасым, иркәлисем, бөтен авырлыкларны үз өстемә алып, булышасым килә. “Риза”, – диген. Юк, әйтмә, син... риза, шулай бит?..
– Айзат...
– Нәфисә, әйдә кайтарып куям. Юл буе уйлап кайт, кайтып җиткәч, җавабыңны әйтерсең, тик үзәгемне генә өзмә.
Егерме минутлык юл газап булды Нәфисә өчен. Җавабы инде күптән әзер булса да, Айзатның күңелен яраламыйча гына тәкъдимен кире кагарлык сүзләр эзләп интекте, тиздән аны бөтенләйгә югалтасын аңлап, йөрәге өзгәләнде, һава җитмәгәндәй булды...
Айзат кыр юлыннан кайтты һәм машинаны авылга җитәрәк юл читендә туктатты. Җитез генә сикереп төште дә, Нәфисә ягына килеп, машина ишеген ачты, кулын аңа сузып, чыгарга булышты, ә үзе: “Йә, нәрсә хәл иттең? – диде, балкып, һәм саклык белән генә иңнәреннән кочып, Нәфисәне куенына алды. Нәфисә карышмады, ирнең киң күкрәгенә башын салып, йөрәген ачты:
– Син мине ялгышып та рәнҗетмәдең, хәтта “син” дияргә дә кыймыйча,”сез” диеп эндәшә идең... Һәр нәрсәгә гөнаһсыз сабый кебек карый идек. Тормышымда авырлыклар килгәндә, җылы сүзгә, назга сусаганда синең күз алдымнан китмәгән самими йөзең, ихлас сөюең, җирдә исән-сау яшәвең көч бирде...
Нәфисә, үзе дә сизмәстән, Айзатның кочагыннан чыгып, үзенә бер ярсу катыш инәлү белән:
– Юк, Айзат! Безнең арадагы хисләр үтә дә саф, керсез булды... Тапламыйк без аларны... Күкләрдә никах укылмаган безгә. Хуш, яме... – диде. Айзат моңа әзер түгел иде, билгеле.
– Их, син... шундый булмасаң, бу кадәр үк ярата да алмас идем мин сине, – дип кенә әйтә алды һәм, машинага капланып, азрак дәшми торганнан соң, кызулык белән машинасына кереп утырды һәм йолкып диярлек урыныннан кузгалды.
Нәфисә, акылына килеп, нидер әйтергә теләде:
– Айзатым! Тукта! Мин...
Ир аны ишетмәде...


Фирдәвес БИКМУРЗИНА


Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 22 ноябрь 2018 № 46
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1369
16 Ноябрь 2020 09:59 1349
ӨСКӘ