Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әнвәр Нургалиев: “Флюр абыем мәрхүм булды”

28 Февраль 2019 1876
Шатлык, бәхет белән бергә янәшә кайгысы ник йөри икән аның?! Беренчеләренең кадерен ныграк белсен өченме адәм баласы...
Әнвәр Нургалиев бүген аккаунтына тамашачыларыннан гафу үтенеп, Дәүләкән, Бүздәк концертлары күчерелүе хакында хәбәр элгән. “Кайгы берүзе генә килми, Флюр абыем мәрхүм булды”, – дип язган. Әле күптән түгел генә, ноябрь ае азагында шундый җылы эчтәлекле пост элгән иде Әнвәр: “Фотода минем бертуган абыйларым, баян белән Флюр абыем, Сәрвәр абыем! Бәләкәй авыл өе, бер диванда өчәү йоклый идек,мин уртада. Ничек сыйганбыздыр? Әнием авылча матур итеп өстәл әзерли торган иде, өеп ит, бәрәңге, өстәлгә самавыр,олы табага коймак (тәбикмәк) өеп куя иде. Әни, әти – без бишәүләп, ике апам да бар, бер өстәлне сырып ала идек. Кичләрен икмәк пешеп чыккач, мичтә тәгәрткән бәрәңге, аны сары май эретеп, тозлы балык белән... ну тәмле була торган иде. Сагындыра шул чаклар. Ә сездә ничек иде?”
Ә бүген...

Югыйсә җырчының гаиләсе февраль башында гына кайгылы көннәр кичерде. Айның беренче көнендә хатынының әтисен соңгы юлга озаттылар. “Якыннарны югалтуы шундый авыр...” – дип язган иде Әнвәр Нургалиев.

Чыннан да, әле яңа ел алдыннан гына бабасы белән төшкән фотоларын куеп: “Бүген Әти белән беренче мәртәбә икәүдән-икәү “Картатай” ресторанында ашап, серләшеп алдык әле. Ул миңа үз Әтием кебек (Иринамның Әткәсе, Рәзиф исеме). Кемдер бабай дип дәшә,кемдер “тесть” ди. Без өйләнеп яши башлагач, бик булышты безгә, үзләренә булмаса булмый, безгә китерәләр иде: ит, сөт Һәм башкасын. Күпләрнең шулай булгандыр – торырга урын юк, укыган вакытлар. Грузчик, сторож булып "подрабатывать" итеп йөргән чаклар! Мин бик рәхмәтлемен аларга. Шуңа да әзрәк серләшеп утырдык. Бик күнелле. Ә бу гармонист – Темерьян агай, ресторанның визит карточкасы, бик күңелле кеше”, – дип язган иде.
Әнвәрнең әти-әнисе дә олы яшьтә.

Мәрвәр абый да менә соңгы араларда бирешеп алды. Больницаларда ятарга бик яратмаса да (Әнвәр Нургалиев сөйләгәннәрдән), ике арада йөреп торалар әле, бу хәбәрләрне дә җырчының инстаграм аккаунтыннан белеп торабыз: “Әтием кырына кереп чыктым Раевкага. Сезгә сәлам әйтте. Концертларым турында сораша. Өздереп җырла ди. Бик нык кайтасы килә, Улым, ди. Әнине сагына. Әле яңа гына чыгарганнар иде, бер көн торды да, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр. Шулай да үзен нык тота, маладис ул безнең”, – дүрт көн элек кенә язган иде. “Дусларым! Әтиемне бүген чыгардылар больницадан, алып кайтып киттем Әнием кырына. “Түзәр хәлем юк балам, алып кайт мине тизрәк”, – ди. Коляскага утыртып алып чыгам дигән идем, “юк, үз аягым белән чыгам”, ди...” Кичә әнә шулай әтисен алып кайткан юлда видео төшереп элгән Әнвәр.
Әнвәр Нургалиевның һәм аның гаиләсенең авыр кайгыларын уртаклашабыз. Мәңгелек йортка күчкән якыннарының урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Исәннәргә сабырлык телибез, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ