Язмалар исемлегенә күчү
– Нурзадә, син сәламәт кешеме? Авырсаң, табибка барасыңмы?
– Аллага шөкер, үземне сәламәт кеше дип саныйм. Минем бик яхшы, киң профильле табибым бар. Авырган очракта иң беренче аңа шалтыратам. Студент елларында һәркемнең ашказаны бозыла, минеке дә бозылган иде, Энҗе Камиловна дәвалап савыктырды. Кеше авырмый тормый, зурысын бирмәсен Аллаһы Тәгалә. Салкын тиеп ала иде, узган ел ул мине читләтеп узды.
– Үзең генә белгән дәвалану чарасы бармы? Берәрсен газета укучыларга да өйрәтә алмыйсыңмы?
– Мин – дару эчми торган, дәвалаучы табибларны интектерә торган кеше. Шикләнеп карыйм мин аларга. Әни үз гомерендә бик күп дару эчте. Ул даруларның зыяны бик күп бит. Әллә шуны күреп үскәнгәме икән... Үләннәр кулланам, биологик өстәмәләр кабул итәм. Минем өчен иң беренче урында халык медицинасы тора.
Җырчыларның, алып баручыларның иң зур дошманы – кондиционерлар. Узган ел алып барган бер туйдан соң икенче көнгә тавыш бөтенләй бетте. Тавышны кире кайтара алмый ай ярым интектем. Җырларга кирәк, ә мин фонограммага җырлап өйрәнмәгән. Мондый очракта, әгәр дә ашказаның сәламәт булса, минераль су белән дәваланып була. “Ессентуки-17”не аласың. Анысы ярамаса, “Ессентуки-4” тә ярый. Су белән сөтне бергә бер нисбәтендә кайнатып эчәргә кирәк. Мин хәзер сөткә куркума кушып эчә башладым. Кибетләрдә сатыла торганын түгел, чын куркума. Миңа аны Төркиядәге дусларым биреп җибәрде. Куркума – табигый антибиотик, без аны белмибез генә. Җылы якта яшәүчеләр озын гомерле дип аптырыйбыз. Алар бит шундый тәмләткечләрсез ризык ашамыйлар да. Персик маеның да файдасы бар. Анысын иртә-кич борынга салырга кирәк, тавыш ярыларын йомшарта.
– Әниең коляскада утырса да, яшәү көчен югалтмаган. Син аның кебек көчлеме?
– Миндә дә андый көч бар. Усаллык та бар, әмма оятсызлык юк. Мин кешегә ышанам. Ышанучан булуым кайчагында үземә зыян да китерә.
***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 декабрь 2019 № 48
НУРЗАДӘ: “Мин – дару эчми торган, табибларны интектерә торган кеше”
25 Ноябрь 2020 512

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК
Автор: