Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН: “Үлгән кеше өчен елау – эгоизм”

23 Октябрь 2020 971
Үлемгә, ахирәт тормышына һәр мөселман алдан әзерләнергә бурычлы. Бу әзерлек нидән гыйбарәт соң? Әлеге сорауга “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– Нурулла хәзрәт, Мәскәүдә яшәүче язучыбыз Рауль Мирхәйдәров күптән инде зиратта үзенә урын алып, зур итеп кабер ташы ясатып куйган. Беребез дә гомеребез кайда өзеләсен белми бит. Болай эшләү мөселман кешесенә килешәме?
– Элек зиратта урын алып куюны хупламыйлар иде. Чөнки син урын аласың, ә хәзер үлгән кешегә урын калмый. Әйтик, Казан халкының барысы да урын ала башласа, нәрсә була инде?! Вәзгыять үзгәрде, зиратларда җир аз, булса да кыйммәт. Балаларыбыз да имансыз, диннән ерак, акча яраталар. Без үлгәч, кайда, ничек күмәләр – билгесез. Шуңа да урын алып кую, кабер ташы, чардуган ясату зыян итми, гөнаһ түгел. Үзең тынычлап үләсең, балаларыңа, оныкларыңа мәшәкате әзрәк була. Ә инде кабер ташы куюның шартлары бар. Аны зур итеп, сурәт төшереп ясау тыела. Бу – исраф, акчаны әрәм итү. Гарәпләрдә кечкенә генә таш куялар, диләр. Тик аларда кыш юк. Безнең зиратларда ташларның зурлыгы – бер метр чамасы. Бабайларыбыз акылсыз, динсез булмаган. Зур таш куюның сәбәбе – халыкның зиратка кыш көне дә йөрүе. Ул үлән арасыннан да әллә каян күренеп тора. Әмма бөтен кабер өстен капларлык итеп, фәлән тонна авырлыктагы зур таш куярга ярамый. Алайса кемдер миллион сумлык ташка заказ бирә. Кабер өстен бетон белән каплау да рөхсәт ителми, җир калырга тиеш. Әүлия, дини галим кешенең генә каберен бетон белән томаларга мөмкин. Бу аның диндәге әһәмиятен ассызыклап тора.
– Күптән түгел мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың кабере өстенә сынын урнаштырдылар. Без бит мөселман кешесенә иң мөһиме дога кирәк дибез, ә сын-мазар түгел...
– Мондый нәрсәләргә игътибар итмим. Әлфия апа үзен нык динле дип йөрмәде, тормышын эстрадага, сәхнәгә багышлады. Кем ничек яши, шулай үлә, күмелә, аңа шундый ихтирам була. Каберенә дә кечкенә генә таш куелса, бу икейөзләнүгә әйләнеп калыр иде. Гомерен дин юлында уздырган имамга сынлы кабер ташы куйсалар, киресенчә, бернинди кысаларга сыймаячак.
– Без бит әле татар җырчыларын, артистларын соңгы юлга озатуны да, анда кул чабуларны тәнкыйтьләргә яратабыз.
– Гомер буе җырлап йөрсәң, соңгы юлга озатырга да артистлар килә, намаз укысаң, намаз әһелләре җыела. Монда тәнкыйтьнең мәгънәсе юк. Артистлар белән хушлашканда күпләр кул күтәреп дога да кыла белми. Төп максатлары – үзләрен күрсәтү. Артистлык осталыкларын файдаланып, күз яше чыгарган булып кыланып, бөтенесеннән остарак итеп сүз әйтергә тырышалар, аннары ничек булды дип, бер-берсеннән сорап, үзара мактанышып, чираттагы шоуны ясыйлар.
– Бездә зиратлар авыл җирлекләренә беркетелгән булса да, аларны карап, тәртипкә китереп тору халык җилкәсенә төшә. Шул сәбәпле кайбер төбәкләрдә каберлекләр ташландык хәлдә, караусыз кала. Бу хәл дин әһелләрен борчыймы? Вәзгыятьне үзгәртү буенча нинди фикер-тәкъ димнәр бар?
– Дәүләт халыкның барлык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш. Моның өчен Аллаһы Тәгалә аларга хакимлек, халыктан җыйган байлыкны биргән. Әйтик, кеше үлгәч, аны күмүгә киткән барлык чыгымнарны хөкүмәт күтәрергә бурычлы. Әйе, хәзер алты мең сум акча бирәләр, тик дөреслектә бу сумма бернигә җитми. Чөнки кайбер зиратларда кабер генә алтмыш мең тора, бәя аннан да артырга мөмкин. Зиратның коймасы, юллар өчен дәүләттән акча бирелсә, моны башкармаган җитәкчеләр гөнаһны үзләренә ала һәм имам-залим дип атала, ягъни гаделсез имам булалар. Кыямәт көнендә каты җәза алачаклар. Каберләргә килгәндә, үз туганын һәркем үзе карый. Бу – язылмаган бер кагыйдә. Мәрхүм кешегә дога кылып, каберен чистартып тору – аның каршындагы вазыйфабыз.
– Зиратка ничек еш барырга?
– Еш баруның зыяны юк. Пәйгамбәребез: “Каберләргә йөрегез, дөнья ләззәтен кисә торган үлемне искә төшерегез”, – ди. Анда барып елап утырсаң, эмоциональ яктан үзеңә зарар китерсәң, йөрмәү хәерле, билгеле. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла.
– Халыкта йөкле хатыннарга гомумән зиратка керергә ярамый, диләр. Ни өчен?
– Ярый, әмма алар эмоциональ булганга, елап, борчылып, үзләренә яки балага зыян килергә мөмкин. Шуны онытмау шарт. Якыны үлгәч, баштагы мәлне кеше зиратка еш йөри. Әгәр ул анда көннәр буе утырып кайта, елый икән, туганнары аны тыярга тиеш. Зиратка барып файдалы эш кылырга кирәк: мәрхүмнең каберен җыештыр, дога кыл, Коръән укы. Бу елап утыруга караганда күпкә файдалы. Ә инде зиратта уйнау-көлү, кәеф-сафа кылу тыела.
– Бер хатынның ире үлде. “Эштән кайтам да елыйм, кайтам да елыйм. Төшкә суга баткан кебек керә”, – ди. Бу – елау сәбәпле булырга мөмкинме?
– Пәйгамбәребез әйтүенчә, үлгән кешене сагынып еласаң, ул кабер газабында ятачак. Күчерелмә мәгънәдә “күз яшеңә батачак” дип тә әйтәләр. Шуңа да үкереп, ярсый-ярсый елау тыела. Чөнки мәрхүм азаплана, бу аңа зур зыян сала. Ул бит барысын да сизеп ята. Үземнең дә әти илле яшендә үлеп китте. Төш күрәм: язгы болганчык суга төшеп батты, имеш. Авылга кайткач, әнидән: “Еладыгызмы?” – дип сорыйм. “Әйе, каберенә бардык, еладык шул”, – ди. Елау бит үзеңне уйлау, ә мәрхүм өчен кайгыру түгел. Ансыз ничек яшәрмен, сагынам, дип тезеп китәләр. Ягъни, алгы планда “мин” тора, “ул” дигән сүз бөтенләй юк. Үлгән кеше өчен елау – эгоизм.
– Кайбер төбәкләрдә зиратларга агач, куак, чәчәк утыртырга кушмыйлар. Бездә исә утырталар, агачның һәр яфрагы лепердәгән саен зикер әйтеп тора, диләр. Дин буенча ничек дөрес?
– Агач утыртсаң, җилдә шаулавы, дөрестән дә, зикер була. Җимеш бирсә һәм аның белән кошлар тукланса, шулай ук савап санала. Үлгән кешегә савап булсын дип бездә агач утыртырга тырышалар инде. Утыртмауда да гөнаһ юк. Хәзер кайбер авылларга килеп кергәч, урта бер җирдә урман үсеп утыра икән, зират була. Анда карга оялый, җилдә агачлары авып таш-чардуганнары изелә. Шуңа да миләш, шомырт кебек куаклар утырту хәерле, зыян китермәсен, ә файда бирсен. Хәзер Казанның яңа зиратларында агач утыртмаска дигән карар чыгарылды. Чөнки утырталар да китеп баралар, берәү дә тәрбиядә тотмый. Ә бит кабер өстендә җанлы әйбер, әйтик, өзеп алып килгән чәчәкне туфракка тыгып куйсаң да, мәрхүмнең кабер газабын җиңеләйтә.
– Чәчәк салу башка диннән кергән гадәтме?
– Гарәпләрдә башка диннәргә охшау юк, ә бездә бар. Аларга охшамас өчен без кабергә чәчәк, венок һ.б. куймыйбыз. Гәрчә чәчәк утыртуның зыяны юк.
– Күп авылларда борынгы кабер ташлары табалар да, шуларны изгеләштерә башлыйлар, барып йөриләр. Моңа дин ничек карый?
– Бездә исән һәм үлгән кешенең аермасы юк. Дин яшәеш белән үлем арасындагы аерманы бетерү өчен кирәк тә инде. Исәннәргә кунакка ничек йөрсәк, үлгәннәр янына да шулай барабыз. Каберләрне белеп торган кешенең күңелендә игелек, динне чын мәгънәсендә аңлау була.
– Арча зиратында экскурсия ачмакчылар. Дин ягыннан монда каршылык юкмы?
– Дөрес гамәл. Яңа Татар зиратында да татар галимнәре онытылып беткән иде, аларга да махсус тамгалар куелды, хәзер һәркемнең кабере ерактан күренеп тора. Бу зиратның капкасы совет чорында үзгәртелә һәм әлеге галимнәр, дин әһелләре артта кала. Гәрчә безнең өчен ул урын әһәмиятлерәк. Андагы галимнәргә игътибарны арттырсак, дөньядагы тормышыбыз үзгәрүен, дин турында уйлавыбызны, аны үстерергә тырышуыбызны күрсәтербез.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 ноябрь 2019, 44нче сан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ