Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нурия ИРСАЕВА: “Фидан белән минем хакта гайбәтне күп сөйләделәр”

7 Ноябрь 2013 1747
Нурия Ирсаеваның кем икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Аның бары тик кайбер мактаулы исемнәрен генә санап китәм: Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисткасы, С.Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, М. Акмулла премиясе лауреаты...
Әйе, башкорт театрын ансыз күз алдына китереп булмый. Фидан Гафаров белән алар бергәләп уйнаган рольләрне халык кат-кат, елый-елый, сокланып карый.

– Нурия апа, ни өчен бүген-ге көндә театр сәнгатендә “Нурия һәм Фидан”нар юк? Сезнең шулкадәр популяр пар булуыгызның сере нәрсәдә?

– Бер-беребезгә туры килүдә, бер чор кешеләре булуда. Мин – 1965тә, ә ул бер ел соңрак сәнгать училищесын тәмамлап, театрга эшкә килдек. Фидан белән пар булып тәүге ролебезне М.Фәйзинең “Галиябану”ында уйнадык. Санап китсәң, бергә уйнаган рольләр ул кадәр күп тә түгел: “Тапшырылмаган хатлар”, “Яшьлек белән хушлашу”, “Зәңгәр шәл”, “Миләш, Миләүшә”, “Рәйсә – Фәйзи”... Барысы бергә 8 спектакль тирәсе, әмма аларның һәркайсы халык хәтеренә мәңгелеккә сеңеп калган рольләр.

– Шундый мәхәббәтне сәхнәдә күрсәтү өчен тормышта да ул хисне кичереп карау кирәктер. Гомерегездә чын ярату булдымы?

– Булды, әлбәттә. Фиданның да андый хисне кичергәне булгандыр. Миңа калса, ярату тойгысы һәркемгә дә бирелми. Гомереңдә бирелеп яраткан булсаң, ул мәхәббәт йөрәгеңдә һәрчак саклана. Ул бөртөрле багаж кебек, син аны кирәк чагында куллана аласың.

– Фидан Гафаровның нинди тискәре сыйфатларын атый аласыз?

– Кычкырып сөйләрлек андый начар яклары юк аның. Вак-төяк җитешсезлекләр бардыр, алар миндә дә юк түгел. Уңай ягына килгәндә, ул рольләрен бирелеп уйный. Җитди әзерләнә һәм синнән дә шуны таләп итә. Бөтен җаны-тәне белән сәхнәгә чумып уйный. Фәридәсенә карата бик игътибарлы. Юлда, гастрольдә булсак, һәрчак: “Карчыгым, шунда-шунда җиттек, бар да әйбәт”, – дип, шалтыратып кына тора. Балалар яратучан, оныклары өчен җан атып тора. Ялгышса, гаебен тиз танып, гафу үтенә белә.

– Гаиләгездә дә, сәхнәдәге кебек зур уңышларга ирештегезме?

– Укытучыбыз Зәйтүнә апа: “Кияүгә чыгарга ашыкмагыз, өлгерерсез. Гаилә дип, сәхнәне ташламагыз”, – дип еш әйтә иде. Күрәсең, аның сүзләре нык сеңеп калган... Үзем күп балалы гаиләдә үскәч, ким дигәндә 3 бала тәрбияләрмен дип уйлый идем. Әмма бер генә кызым бар. 2 оныгым һәм кечкенә генә оныкчыгым да тәпи китте. Ничек кенә гаиләгә күп итеп игътибар бүләм дисәм дә, килеп чыкмады. Төнге өчкә кадәр җыр яздыра идек, соңга кадәр репетицияләр... Театрда кунып калган төннәр дә санап бетергесез. Өстәвенә, һәрвакыт завод-фабрикаларга, төрле-төрле кибетләргә очрашуларга йөри идек. Шулай итеп, гаилә үзеннән-үзе икенче планга күчте. Шулкадәр сәнгатькә бирелгәнгә, яшь вакытта бәхет тә минем өчен сәхнә иде. Миңа калса, ике җирдә дә берьюлы уңышка ирешеп булмыйдыр.

– Фидан Гафаров белән сезнең хакта гайбәт тә сөйләгәннәрдер?!

– Күп сөйләделәр! Шуңа күңелем кырылып бетте дә инде. Фидан гына түгел әле... Башкалар да, ирләрен миңа көнләп, юк-бар сөйләргә ярата иде. Театр директорының сөяркәсе дә диделәр, режиссер белән дә чуалтып карадылар... Мин яшьтән үк аралашучан кеше. Һәркем белән уртак тел таба алам. Банкет вакытында берәрсе белән табын артында көлешеп, сүз сөйләшсәң – китте инде... Әллә нинди булмаган тарихлар, гайбәтләр сөйләүче кеше телендә күп йөрдем. Шуңа йөрәк яртылаш бетте дә инде. Шуны әйтәсем килә: мин һәрвакыт яраткан кешемә тугры булып калдым. Алар миңа хыянәт иткәнгә генә аралар бозылды. 2 тапкыр кияүдә булдым. Тәүге тапкыр иргә баруымның сәбәбе дә – кеше сүзеннән тую. Ир-ат игътибарны күп җәлеп итә, ә мин һәрвакыт театрда. Әмма мин аларны гафу иттем, бүгенге көндә бары тик яхшы сыйфатлары хакында гына сөйли алам. Кеше миңа эшләгән начарлыкны тиз онытам, шуңа күрә дә тормышта дошманнарым да юк.

– Татар теленнән башкортчага, башкортчадан татарчага тиз күчәсез. Сәхнәдә буталмыйсызмы?

– Әгәр дә берничә көн рәттән бары тик татар телендә генә сөйләшсәм, татар сүзләрен ычкындыруым бар. Заманында рус телен дә бик яхшы белә идем, хәзер генә ул кадәр матур сөйләшә алмыймдыр. Рус мәктәбендә дә укырга туры килде, татар кызы булып, руслардан да яхшырак диктант-иншалар яза идем. Шуңа да, укытучылар: “Нурия, син, ахрысы, рус теле укытучысы булырсың”, – дип киләчәгемне фаразлый иделәр.

– Матурлыгыгызны саклап калуның серен дә сорыйм әле.

– Соң гына бизәнә башладым, бәлки шуңадыр. Тән тиресен грим бозып бетерде инде. Ничә сәгать буе шуның белән йөрисең, соңыннан төрле сыекчалар белән юасың. Битлекләр ясамыйм мин, иренәм. Яшьтән өйрәнмәгәнгәме, андый гадәт юк. Мунча яратам. Әйбәт йөзәм, чаңгы-тимераякта, җәен велосипедта йөрим. Спортны бик яратам. Киенүем дә – спорт стиле, кайчан “мадамнарча” киенергә өйрәнермен инде...

– Үз яшегезне яшерәсез. Ә хатын-кыз ничә яшь икәнен әйтми икән, димәк, ул үзеннән канәгать түгел, диләр...

– Юк, мин үз яшемә туры киләм дип саныйм, аннан яшьрәк тә, картрак та күренмим. Үземне яхшы хис итәм. Таныш булмаган кешегә яшемне бик әйтмим. Иң яратмаганым – тамашачының “Ә сиңа ничә яшь?” дип соравы. “Күпме эш хакы аласың?” дисәләр, бөтенләй ачуым чыга.

– Нурия апа, тыгыз вакытыгызны бүлеп, сорауларыбызга матур җаваплар биргәнегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә матур рольләр, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре һәм җитеш тормыш көтсен сезне!

– Зур рәхмәт!

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1439
ӨСКӘ