Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нуриәхмәт Сафин: “Отчеством юк иде, аны 50 яшемдә генә сатып алдым”

6 Март 2015 1321
Г.Кариев театры артисты Нуриәхмәт Сафин белән әңгәмә

– Нуриәхмәт, яшьлегеңне сагына­сыңмы?

– Кем сагынмасын инде аны, яшьлек бит ул, хәзерге картлык түгел. Мәктәптә укуларым, пионерга керүләрем күз алдымда. Сәхнәне тутырып биеп йөрүләрне, шигырь сөйләүләремне, хорда катнашуларымны – барысын да сагынам. Кечкенәдән артист булырга хыялландым, әмма беркемгә дә сөйләмәдем. Соңрак кына ачылып китеп хыялымны бер укытучыга әйттем, ул мине шушы юлга этәрде. Казанга барып театр училищесына керергә булышты. Мин бит әтисез үстем.

– Ничек алай?

– Бер тапкыр “җилдән туган бала” дип язып та чыктылар, укыгансыңдыр. Әти сугышка китеп юкка чыккан, ә мин икенче ир кешедән туганмын. Әни гөнаһ кылган. Кылдырганнармы, мәҗбүр иткәннәрме... Ул кеше авыл советында эшләгән.

– Яшьлегеңнең кайсы чорын сагынасың?

– Һәрбер мизгеле кадерле. Балачакта әни янында үсүләрем... Мәктәптә бик әйбәт укыдым. Театр училищесына укырга керү шатлыгы... Сәхнә теленнән “5ле” куюлар... Рольләр әллә нәрсә булмады, герой-сөяркәләр була алмадым, гел олы кешеләрне уйнадым.

– Яшьлегеңә кайтыр идеңме?

– Кайтып нишләр идем икән?! Кайтмас идем. Узасы гомер узылган, язмыш язылган, буласы булып узган.

– Яшьлегеңдә нәрсәне үзгәртер идең?

– Мокытлыгым, тыйнаклыгым, сүз әйтергә куркып торуым, үз-үземне яклый алмавымны.

– Картаюыңны кайчан сизә баш­ладың?

– Әле мин 60ларда да ул хәтле түгел идем. 60та “Король Лир”ны әзерләдем. 65тән соң нык үзгәрдем, картлыкка таба киттем. Авырту-сызланулар... Тормышта булган гаделсезлекләрне бик авыр кичерәм хәзер. Хыял-идеалларыма туры килмәгән әйберләр күп. Театрда да кадерсез кешегә әйләнәсең икән.

– Яшьләрне күреп, нәрсә турында уйлыйсың?

– Боларны киләчәктә нәрсә көтә дип борчылам. Сәнгать хәзер аңлап бетерә алмаслык дәрәҗәдә катлауланды.

– Яшьләрдән көнләшәсеңме?

– Юк. Яшьлегемдә яшәп калдым. Совет чоры дисәләр дә, дөреслекне табарга, дөрес булмаган әйберләр белән көрәшергә була иде. Партоешма секретаре дә, профсюз рәисе дә булдым. Бервакыт обкомга чакырдылар. Тинчурин театры режиссеры Равил Тумашевны яклап чыктым. Аны Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр, әмма артистлар: “Ни өчен үзенә генә ала, спектакльләрдә катнашучыларга ник юк?” – дип шикаять язганнар. Равил Тумашев белән конфликтта булсак та, аны якладым. Намусыма каршы бармадым. Тукай премиясен алды ул.

– Әтиеңнең булмавы үзәгеңә үттеме?

– Минем отчеством юк иде бит. Шуны 50 яшемдә генә сатып алдым. Паспортта отчество юк, “за выслугу лет” буенча пенсия эшләргә кирәк. Миңа отчество бирмәгәннәр, яздырмаганнар. Җилдән, зинадан туган дип йөрәгемне телделәр. Комсомолга кергәндә: “Синең исемең, фамилияң бар, атаңның исеме юк”, – диделәр. “Минем атам юк”, – дигәч: “Ничек инде юк, атасыз бала булмый”, – дип теңкәмә тиделәр.

Ул кешене урамда очратсам, йөрәк “әнә ул!” дип әйтә иде. Бервакыт ул авыл­ советы бина­сы кар­шында тора, мин көтү каршыларга барам. “Малай, кил әле монда!” – ди бу. Аны күрүгә тиз генә чабып киттем. Үзе белән бер авыз сүз сөйләшкәнебез булмады. Аны күрсәм, башымны ия идем дә каршыннан узып китә идем. Аның балалары: “Әти безнеке!” – дип мине кыйныйлар иде.

– Яшь калу өчен яшьләр белән дуслашырга кирәк диләр. Яшь дусларың бармы?

  – Юк. Сирәк, начар аралашам. Эч серләремне чишеп, бушанып утыра торган дусларым юк. Ялгызак кешемен. Ялгызлыкны яратам, кешеләр белән аралашмыйм, сөйләсәм аңламаслар дип уйлыйм.

ГАБДЕРӘХИМ                                                                                                                                  
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ