Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ну, Кыш бабай!

3 Январь 2019 3041
ХИКӘЯ
Кадрия җыелыштан ашыга-ашыга кайтты да, балаларының те­ген­дә-монда салып аткан кием­нәрен күреп, тамак төбе белән кычкырып җибәрде: “Иртәгә мәктәпкә ыштан­сыз җибәрәм мин сезне!”

Кемнең инде ыштан кимичә кеше арасына чыгасы килә? Җыеп алдылар да шундук юк та булдылар... Кайсы компьютер, кайсы планшет артында утырган балаларының такыр башларына “шәп” итеп берәрне биреп чыкканнан соң тынычланган әни кеше, кайнап торган суга бер килолы кибет пилмәнен тондырды да, кабат балалары янына чыкты. Аның: “Ну-у, Кыш бабайга хат яздыгызмы?” – дип әйтүе булды, халат кесәсе хатлар белән тулды. Әни кеше, балаларының өлгерлегенә кинәнеп, хатларны укып карамакчы иде, бишенче класста укучы улы шундук каршы төште: “Әни, укыма, алайса хатларыбыз Кыш бабайга барып җитми!” Ул арада, плитә яныннан үтеп киткәндә генә салынган кибет пилмәннәренең кәстрүлдән чыгарга маташулары мәгълүм булды. Кадрия кухняга атылды...

Нәрсә сорадылар икән? Аш пешерергә яңа кәстрүл алырга әллә кайчаннан хыяллана инде ул. “Пыяла капкачлы, калын төпле кәстрүлдә аш тәмле булып пешә”, – дип мактана күршесе Халидә. Акча җиткерә алмагач, ел да артта кала бу хыялы. Менә бу кырыйлары кителгән чынаякларны да күптән алыштырырга кирәк. Узган атнада район үзәгенә баргач, телевизор янына бастырып куя торган зур вазага күзе төште Кадриянең. И-и-их! Шуны телевизор янына алып кайтып куйсаааң... Шуларның берсен генә булса да сорый белделәрме икән балалары? Ул әйберләрне кем алып кайтып куясын белә бит ул. Балалары сораса, диңгез төбенә чумып, энҗе алып кайтып бирергә дә әзер әтиләре. Кадрия берәр әйбер сораса гына “акчасы бетә” аның. Чөмерергә акча һәрвакыт бар! Ничава, бәйрәм генә узып китсен, Кадрия ире белән ничек сөйләшәсен белер. Ул анымы... ул аны уклау белән генә түгел, табагач белән дә ярачак! Кайдадыр әнисеннән калган табагач булырга тиеш, әзерләп куясы булыр, кирәк чакта алырга кул астында торсын.

...31 декабрь иртәсе бик матур башланып китте. Хыялларының тормышка ашасына тәгаен ышанган хатын, иренә там­чы да караңгы чырай күр­сәтмичә, ир­тәнге аш әзер­ләде, балаларына да бик ягымлы булды. Сүз арасында гына “Менә яңа кәстрүл алгач”, “Авыл кибетенә бик матур сервизлар кайткан”, “Идәндә утыра торган вазалар чыккан икән” дип “ычкындырды”. Кадриянең өметен тагын да арттырып, ире Вахит та ара-тирә кесәсен капшап куйгалады.

Көн кичкә авышканда хуҗабикәне мәктәпкә чакырып алдылар. Башлангыч класс укытучысы Кадриянең җене сөймәгән нәрсәсе – җыелыш иде. Әмма эш урынын саклап каласы килүе “җеннәрне” җиңде. Киенеп-ясанып мәктәпкә киткән хатыны артыннан ук Вахит та чыгып сызды, бишенче класста укучы улларының: “Әти, бүген эчмә инде, яме!” – дигәнен әллә ишетте, әллә юк.

Җыелыш озакка сузылды. Бәйрәм вакытында уяу булырга куштылар, янгын куркынычсызлыгы хакында ел да чәйнәлеп, кызыгы киткән сүзләрне кабат чәйнәп ачуны китерделәр. Яңалыклары шул булды: шикле әйбер тотып йөргән кешеләрне күрсәң, тиешле органнарга хәбәр итәсе икән. Менә бусы ошады Кадриягә. Кем йөрмәс мондый матавыклы вакытта, уяу булып торырга кирәк! Җыелышның бетүенә куанып, барысы да өйләренә ашыкты. Кемгәдер кунак киләсе, кемдер үзе барасы... Кич белән “Бал-маскарад”ка да барасы килә.

Караңгы урамнан барган Кадрия абынып егыла язды. Шушы Яңа ел кичендә генә булса да урам утын яндырсалар ярамыймы икәнни?! Күзеңне чекерәйтеп карасаң да берни күренми! Тукта, тегендәрәк кем ул? Нигә Кадрияне күргәч, багана артына посты? Кулында нидер бар түгелме соң? Кадрия тирләп чыкты, сулыш алырга да куркып, ачык капкадан атылып өйләренә керде дә, өстәл өстендә торган уклау белән табагачны алып, “очып” килеп тә чыкты. Әле генә җыелышта ишеткән “шалтыратырга”, “ярдәмгә чакырырга” дигән сүзләр баштан чыгып киттеләр.

Нинди шалтырату, нинди ярдәмгә чакыру ди монда?! Ул арада багана артындагы кеше дә Кадриягә таба килә башлады. Ах, әле син шулаймы? Кадрия дигән хатынның гаиләсенә зыян салырга килдеңме, мөртәт?! Салмый гына тор, яме! Кадрия бөтен көченә кизәнеп, уклау белән табагачны эшкә җикте. Алагаем зур сумкада ниләр булгандыр, чылтыраган, шалтыраган тавышлар шактый нык ишетелде. Кызып киткән хатынны ире Вахитның: “Хатын, нишлисең син?! Бетердең бит!” – дип кычкырган тавышы туктатты. Җирдә Кыш бабай булып киенгән берәү ята һәм ул берәү… аның ире икән ләбаса!

Кадрия ни дияргә белмичә: “Анда... сумкаңда... нәрсәләр бар иде?” – дип куйды. “Пыяла капкачлы кәчтрүл... чәй сервизы... ваза...” – дип пышылдады сакалы йолкынган “Кыш бабай”. Хатын аңа бераз карап торды да: “Синең җүнле эшең булса-а-а... Тфү!” – дип, бер янып, бер сүнеп торган гирлянда уты астында өенә кереп китте. Газ плитәсе өстендә торган иске кәстрүлгә су салып җибәрде: пилмән пешерәсе булыр. Кырыйлары китек булса да, чәчәкләре янып торган чокырларын да яхшылап юып куйгач, ул залга чыкты. Телевизор янында ваза басып торды ни дә, тормады ни? Моңарчы вазасыз яшәделәр бит әле!

“Карчык, сине Яңа ел белән котлыйм һәм сүз бирәм: моннан соң тамчы да аракы эчмим!” Кадрия ишек төбендә капкачсыз калын төпле кәстрүл тотып торган ирен күреп көлеп җибәрде: “Ну, Кыш бабай!”


Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ