Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Нишләп баламны ялгызын калдырдым икән?”

11 Февраль 2019 832
Бер көнне көтмәгәндә редакциябезгә кунаклар килеп керде. Кемнәр дисезме? Күршебездә генә яшәп ятучы Уфа “Нур” театры артистлары...
– Илдар (Илдар Хаҗиев – театрның директоры), ни өчен режиссер белән директор арасында кайчагында низаг туа?

– Режиссер – сәнгать кешесе, директор иртәгесе көнне уйлый. Директор финансны белә, шул акчага нәрсә эшли алуын чамалый, ә режиссер тезә башлый, бу кирәк, теге кирәк, дип.

– Элек артист булгансың, моңа хатының каршы килдеме әллә?

– Юк. Икенче эшкә чакырдылар. Октябрьский шәһәрендә мәдәният бүлеге башлыгы итеп куйдылар. Шунда киттем. Эшләдем. Тагын күтәрделәр, мэрның урынбасары булдым да аннары кире кайтардылар.

– Ник? Әллә тәртип боздыңмы?

– Юк. Театрда эшләү – түбәнгә төшү түгел ул. Театрны яратсаң, сагынсаң, бу – югарыга күтәрелү.

– Күптән түгел Камал театрында спек­такльләрегез булды...

– Ике елга бер киләбез. Кызык­лы спектакльләр чыгып тора. Иң-иңнәрен сайлап алдык. Казан – татар мәркәзе, җаваплылык көчле... 27нче сезоныбыз. 1991 елның 29 августында театрыбызга Дәүләт театры дигән статус бирелде.

– Театрны оештыру авыр булдымы?

– Ул вакытта мин яшь актер идем.

– Театрыгыз Уфаның үзәгендә, тауда, матур җирдә урнашкан. Ничә артистыгыз бар?

– 45. Артистларыбыз уникаль, кү­бесе матур җырлый. Режиссерлар курыкмыйча музыкаль спектакльләр куя.

– Пенсионерларга ярдәм итәсезме?

– Итәбез. Шифаханәгә җибә­рәбез. Пенсиягә чыгалар, әмма театрдан китмиләр. Сәвия апа Сираевага 85 яшь. Әмма аны бүген пенсионер дип әйтеп булмый, чөнки ул бер спектакльне калдырмый уйный.

– Хезмәт хаклары ничек? Артистлар хәерчеме?

– Юк, Аллага шөкер.

– Илдар, син монда үзең генә түгел, ике актриса һәм реклама бүлеге мөдире дә бар. Җәмәгать, “Нур” театрын көчле театр, диләр. Ничек көчле булырга?

Дамира Сәетова, атказанган артист:
– Театр профессиональ яктан югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Шул ук вакытта халыктан да ерагаеп китәргә тиеш түгел.

Резидә Фәхруллина, халык артисты:
– “Башмагым” спектаклен бүгенге көнгә яраклаштырып куйдык. Артистлар тормыштан артта калмас­ка тиеш. Үз өстендә эшләргә, яңа спектакльләр, фильмнар карап барырга, драматургия белән кызыксынырга. Режиссер куйганга гына риза булып калырга кирәкми, артистның да әйтер сүзе булсын.

– Халык күп йөриме?

– Залларыбыз тулы. Шәп спек­такльләр чыгып тора.

– Буш вакытта нишлисез?

Илдар:
– Буш вакыт аз. Буш вакытта йок­лыйм, өйгә кайтканда төн җиткән була, торам да эшкә китәм. Бакчамда алмагачлар, гөлләр үстерәм.

Резидә:
– 10-12 сәгатем эштә үтә. 3-4 сәгать вакытым калса, оныгыма бүләк итәргә тырышам. Педагогика белән шөгыльләндем – институтта укыттым, театрда эш күп, быел институттан китәргә мәҗбүр булдым. Труппа мөдире мин.

Дамира:
– Өйгә кайтырга, гаиләдә яхшы хатын булып йөрергә тырышам.

– Яхшы хатын булу авырмы?

– Сәнгать өлкәсендә эшләгән хатын-кызга ул җиңелдән бирелми. Өйдә булырга, балаңны карарга, ашарыңа пешкән, өең чиста, керләрең юылган, кәефең яхшы, арымаган булырга тиешсең.

Резидә:
– Һәм шуларның барысын да безнең актрисалар эшләп өлгерә. Искиткеч хуҗабикәләр! Исем китә. Ир-ат артистларыбыз хатыннарын шул тиклем ярата, спектакль булмаган көнне кайдадыр эшләп, гаиләгә акча алып кайтырга да өлгерәләр. Безнең профессия вәкилләренә бүгенге заманда яшәү күп көч таләп итә.
Гөлшат Сафина, театр­ның реклама, мәгъ­лүмат мөдире:

– Телевизор карамыйм. Буш вакытымда җитди олы кешеләргә татар телен өйрәтәм. “Татар телен яратучылар” дигән оешма оештырып, шунда бушка татар телен укытам, депутатлар да килә. Башкортстанда татарларны берләштерү өстендә күп эш башкарыла.

– Нәрсәгә үкенәсез, яисә тормышыгызда нәрсәне үзгәртергә телисез?

Резидә:
– Бу турыда күп уйлаганым булды, яшь барган саен ниндидер сораулар туа. Нишләп баламны ялгызын гына калдырдым икән, дим. “Нур” театрына күчкәндә балам 1 класска керде. Театр булсын, дип кайнап яшәдек. Гастрольдән гастрольгә йөрдек, бер генә бала әнисе булып калуыма үкенәм. Улыма 35 яшь, оныгым бар, үземә охшаган. Ирем мәрхүм.

– Тормышка чыкмадыгызмы?

– Юк.

– Сораучылар да булмадымы?

– Булгандыр.

– Баш тарттыгызмы?

– Әйе.

– Ник алай?

– Кайсыларының кыюлыгы җит­мәде, кайсы ир-атка минем янда рәхәт түгел – үзем лидер.

– Лидер ханымнар ниш­ләргә тиеш андый очракта?

– Миннән дә көч­лерәк, җилкәсенә таянып, аның белән атлап барып була икән, бәлки уйлап карар идем. Хатын-кыз гына булып яшәргә мин риза. Йомшак кына, усаллыгымны катыштырмый гына яшәргә әзермен.

Гөлшат:
– Үкенечләрем бар. Балама игътибарны күбрәк бирер идем. Саулыгымны яшьтән карар идем.

– Ирләрегез көнлиме?

Резидә:
– Андый заманнар булды. Ирем Мансур исемле иде. Яшь чагымда героиняларны, мәхәббәтле рольләрне уйнадым.

Дамира:
– Күп вакыт өйдә булмыйм, ирем дә сәнгать өлкәсендә эшләгәч, аңлый. Авыр чаклар буладыр, сизәм, ирем аны белдермәскә тырыша.

– Ник артист булдыгыз?

Илдар:
– Яшь чакта театр артистлары безнең өчен кумир иде. Фидан абый Гафаров, Нурия апа Ирсаева, алар йолдызлар иде. Аларга охшыйсы килә иде.

– Тәртип бозып, исереп йөрүчеләр юкмы театрда?

Илдар:
– Хәзер аракы эчү модада түгел. Без­нең театрда эчми­ләр.

Резидә:
– Соңгы елларда килгән ир-атла­рыбыз бөтенләй тартмый, хатын-кыз­лар да. Хәмер турында сүз дә юк.

– Ярар, әңгәмә­безне төгәллик, кофе эчеп алырбыз. Дамира белән Резидә безне җырлап юатыр. Дамирага бер сорау бирим әле шулай да. Дамира, ирең белән талашып килгән вакытта ничек сәхнәдә уйныйсың?

– Белмим, сәхнәдә ул сизелә микән? Сәхнәгә чыккач, шәхси тормышың онытыла бит. Анда яңа тормыш башлана. Ачулардан арыну өчен сәхнә үзенә күрә бер юлдыр ул.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ