Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нинди урман һавасы файдалы?

8 Октябрь 2019 400
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
Көз көне тузан басыла, һава сафлана. Мондый вакытта урманда йөрү бигрәк тә файдалы. Өстәвенә, бу чорда инде талпан кадалу куркынычы да кими.
Ылыслы агачлар урманы үпкә авырулары булган кешеләргә уңай тәэсир итә. Нарат урманы аеруча сихәтле. Андый урында һавага сумалалы матдәләр бүленеп чыга, алар үпкәдәге газлар алмашын яхшырта, сулыш алуны җиңеләйтә, тын юлларындагы кан әйләнешен җайга сала, какырык бүленеп чыгуга булыша һәм ютәлне дәвалый. Ләкин гипертоник­ларга, йөрәгендә ишемия авырулары булган, бөере сырхау кешеләргә, шушы сумалалары матдәләр хисабына, ылыслы агач урманнарында озак йөрергә ярамый. Чөнки баш авыртырга, йөрәк тибеше бозылырга, колак шауларга, тын кысылырга, кан басымы күтәрелергә, йокысызлык борчырга мөмкин.

Яфраклы агачлар үскән урманың һавасы һәммә зат өчен дә шифа. Хәтта йөрәге авыртканнарга да ул сихәт бирә. Мәсәлән, имәндәге файдалы фитонцидлар кан басымын җайга сала, стрессны бетерә.
Юкә бүлеп чыгарган флавоноидлар организмдагы күзәнәкләрне зарарланудан саклый, кан тамырларының сузылучанлыгын арттыра, нервларны тынычландыра. Юкә урманында йөрү баш авыртуын баса, стресстан арындыра.
Каен һаваны ионнарга баета, игътибарны тупларга ярдәм итә.
Кәстәнә (каштан) нерв киерен­келегеннән коткара, йокысызлыкка каршы көрәшергә булыша.

Яфраклы агачлар үскән урманда әкрен генә саф һава сулап йөрүнең берәүгә дә зыяны юк. Йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар күзәтелгән кешеләргә генә сак булырга кирәк. Кызу атлап барырга яки йөгерергә теләсәгез, чама хисен онытмагыз.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1546
ӨСКӘ