Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Нинди генә яхшы препарат та сәламәтлеккә зыянлы”

19 Ноябрь 2019 1325
Дөньякүләм статистикадан күренгәнчә, неврология авырулары ел саен арта. Әйтик, хәзер арка авыртудан җәй буе бакчасында казынган әби-бабайлар, апа-абыйлар гына түгел, ә көнне компьютер каршында утырып уздырган яшьләр дә зарлана. Мондый авырулар бигрәк тә көз һәм яз фасылында көчәя, кискенләшә. Ни кызганыч, күпләр табиб-неврологка чирнең беренче билгеләре үзен сиздергәч тә мөрәҗәгать итми. Белгечкә түзә алмаслык авырту борчый башлагач, сызланырга тотынгач кына баралар. Ул чагында инде сырхауны дәвалау да авырлаша. Кайберәүләр авырту басылгач та табиб киңәшләренә игътибар бирми. Шул рәвешле сырхау кабатлана. Бу хакта кырык елдан артык гомерен неврология өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган ханым, Казан шәһәренең унберенче хастаханәсе табиб-неврологы Розалия Шакирҗанова белән сөйләштек.
– Розалия Нуриевна, көз көне невро­логиягә бәйле күп авырулар кискенләшә. Табиблар моны ничек аңлата?

– Ел фасылы алышынганда неврология авырулары гына түгел, ә башка сырхаулар да йә барлыкка килә, йә баш калкыта, йә көчәя. Чөнки көзен табигать торышы нык үзгәрүчән була: салкын яңгыр явып китә, көчле җил исә, җепшек кар төшкәли, һава температурасы уйный… Кеше организмы мондый үзгәрешләргә бик сизгер. Өстәвенә, яшьләр җиңелчә, юка киенеп йөреп салкын тидерә. Әле бит халык җәй буе бакчада эшли, күпләр чама хисен дә оныта. Көзгә аяк баскач, бәрәңге алабыз. Болар да – авырулар кискенләшүгә җитди сәбәп.
Неврология хакында сөйләшсәк, беренче чиратта, умыртка баганасында тайпылышлар булган кешеләр турында әйтү урынлы. Хәзерге вакытта безнең хастаханәнең неврология бүлегендә дә пациентлар күп. Берәүне дә борып җибәрмибез, дәвалыйбыз. Күпләрнең муены авырта. Авырту башка, кулга да күчә, кул ойый, диләр. Медицинада бу тайпылыш цервикобрахиалгия дип атала. Ул умыртка баганасының муен өлешендә җитешсезлекләр булганда барлыкка килә. Мускуллар зыян күрергә, нервлар ялкынсынырга мөмкин. Шуңа да, әйтик, муенны кисәк борганда авырту сизелә икән, табиб-неврологка барырга кирәк. Бу авырудан яшьләр дә сакланмаган. Чөнки күпләр көнозын бер халәттә компьютер каршында утыра.
Умыртка баганасының бил өле­шендә була торган остеохондроздан җәфаланучылар күп. Бу инде ешрак авыр физик хезмәттән соң, йөкне дөрес итеп күтәрмәгәндә барлыкка килә. Әгәр кешедә мондый төр остеохондроз бар икән, авыру кискенләшмәсен өчен, хәтта кибеттән азык-төлек алып кайтканда да товарны ике сумкага салып ике як кулга тотарга кирәк. Кискен хәрәкәтләр ясамау хәерле. Авыр эш башкарганда билгә мускулларны кысып торган махсус корсет кияргә киңәш итәм.

– Корсет кан йөрешен бозмыймы?

– Юк. Әмма шулай да аңа ияләшергә ярамый. Эшләгәндә кияргә, ә өйгә кайткач салып куярга кирәк.

– Күп авырулар нервлардан килеп чыга, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Әйе, бар. Күп авыруларның ниге­зендә нерв киеренкелеге, стресс ята. Мисал итеп гипертонияне алыйк. Кан басымы, гадәттә, нервланганда, борчылганда, дулкынланганда күтәрелә. Ә инде гипертония кризисы йогынтысында баш миендәге кан йөреше бозыла. Бу хәл стресс тәэсирендә дә күзәтелә. Күптән түгел бер яшь ханым килде. Өч ай буе хроник стресстан интегә икән. Шуның йогынтысында биле, эче авырта. Андый неврозлы кешеләрне дәвалау бик авыр.
Дөрес, соңгы елларда хроник стресс киң таралды. Нерв киеренкелеге озакка сузылган икән, кемнеңдер башы, биле, умыртка баганасы авырта башлый. Мондый авырулар арасында яшьләр дә күп. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кан тамырларында үзгәрешләр дә була. Бу инде баш авыртуга һәм шаулауга китерә. Табиблар атеросклерозга каршы профилактика чараларын 35 яшьтән үк күрә башларга киңәш итә. Кызганыч, күпләр моны белми, бу сүзләргә колак салмый. Хәзер шикәр авыруы да чәчәк ата. Моңа, беренчедән, дөрес тукланмау сәбәпче булса, икенчедән, әлеге сырхау стресс йогынтысын да барлыкка килә.
– Ничек сакланырга?

– Хәзергедәй матавыклы тормышта үзеңне кулда тоту авыр, билгеле. Шулай да һәрнәрсә үзеңнән тора. Кайберәүләр нервлангач тынычланырга кирәген аңлый, әйтик, корвалол эчеп куя. Тик бөтенебез дә алай эшләми. Юкса, саф һавада җәяү йөреп керү дә нервларны тынычландыра. Су процедураларының файдасы зур. Кайберәүләр стрессны физик эш ярдәмендә җиңә.

– Даруханәдә тынычланырга, нервларны ныгытырга булыша торган нинди генә препаратлар, антидепрессантлар сатылмый. Алар сәламәтлеккә зыянлымы?

– Табиб белән киңәшләшмичә, андый даруларны эчү катгый тыела. Гомумән, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Антидепрессантлар төрле өзлегүләргә китерә. Аларның зыяны турында сөйләп укучыларны куркытасым килми. Дару эчеп дәвалануга караганда, профилактика чараларын күреп, авыруны булдырмый калу күпкә отышлы. Чөнки нинди генә ях­шы препарат дип мактасалар да, ул сәла­мәтлеккә зыянлы. Әйтик, авырту борчыганда пациентларга еш кына дикло­фенак билгелибез. Ә ул ашказанының лайлалы ярысын зарарлый. Шуңа да эчке органнарга зыян килмәсен өчен даруны мөмкин кадәр әзрәк эчү зарур.

– Халык чараларына ничек карыйсыз?

– Уңай. Чөнки кайчак дару эчү түгел, ә билне берәр төрле төнәтмә белән уу файдалырак. Пациентларыма еш кына махсус пластырь кулланырга тәкъдим итәм. Алар билнең авыртуын, сызлавын да баса, дәвалый да. Тәэсире ун-унике сәгатькә җитә. Блокада ясату әйбәт. Кеше аны яхшы кичерсә, шулай ук файдаланырга мөмкин. Көчле авыртулар булганда блокаданы новокаин белән ясыйбыз. Ул – күп мәртәбә сыналган, ышанычлы чара. Неврологиядә элек-электән В12 витамины киң файдаланыла.

– Неврология авыруларыннан саклану өчен организмга ял ни дәрәҗәдә мөһим? Күпләр бит берничә җирдә эшли, көн-төн чаба. Мондый яшәү ритмы сәламәтлекне какшатамы?

– Һәркем билгеле бер режим сакларга тиеш. Кемдер йок­ларга иртә ята һәм иртә тора, кемдер киресенчә. Ничек кенә булмасын, йок­лаганда организм, нервлар ял итә һәм бу – тыныч булу өчен мөһим шартларның берсе. Шулай ук һич югы берничә көнгә эштән туктап тору уңай хәл. Бу вакытта берәр кая барып кайту, тирә-мохитне үзгәртү мөмкинлеге булса тагын да яхшы.

– Неврология авырулары борчыганда табибка ничек еш күренергә?

– Кемдер бер мәртәбә дәваланып китә дә берничә ел күзгә чалынмый. Кемдер елга бер яки берничә тапкыр хастаханәдә ятып дәвалану курсы уза. Бигрәк тә инсульт кичергән кешеләргә игътибарлы булу шарт. Бу авыру кабатланмасын өчен мөһим. Остеохондроз да даими дәвалануны сорый.

– Розалия ханым, газета укучыларга сәламәт булу өчен ниләр киңәш итәр идегез?

– Пациентлар табиблардан әллә нинди киңәшләр, рецептлар көтә. Чынлыкта исә алар бик гади: физкультура белән шөгыльләнү, күбрәк хәрәкәтләнү, дөрес туклану. Хатын-кызларга эремчек, сыр ашарга кирәк, бу остеопороз авыруыннан саклый. Майлы, тозлы һ.б. шуның ише ризыклар күләмен чикләгез. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Күп ашау, бигрәк тә йоклар алдыннан корсакны тутырып яту зыянлы. Диетолог­лар көнгә биш мәртәбә әз-әзләп ашарга куша. Газета укучылар шуны исеннән чыгармасын иде.

– Үзегез сәламәтле­гегезне ничек кайгыртасыз?

– Җәен бакчада эшлим. Өстәл теннисы уйнарга яратам. Җәяү йөрергә, мөмкинлек булганда саунага барырга тырышам.

– Кырык елдан артык табиб-невролог булып эшлисез. Шушы дәвердә неврология тармагы ничек үзгәрде?

– Хәзер диагностика көчле, яңа җиһаз­лар, яхшы препаратлар барлыкка килде. Кон­ференцияләрдә катнашабыз, бик күп мәгълүмат алабыз, яңалыклар белән танышабыз, профессорларның лекция­ләрен тыңлыйбыз. Болар барысы да эш барышында уңай нәтиҗәгә ирешү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шунысы кызга­ныч: авырулар саны да арта. Мондый күңелсезлеккә юлыкканда кәефне төше­рер­гә ярамый, дәваланырга кирәк. Савыгу өчен эчке халәт, ышану көче дә зур роль уйный.

Әңгәмә "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив язмаларыннан алынды,№ 11 ноябрь 2015

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ