Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Нинди генә оешмага кермә, һәркайсында ураза тоталар”

14 Июнь 2019 730
Рамазан аеның яртысы узып та китте. Алда уразаның иң кадерле көннәре – догалар кабул була торган Кадер кичәсе, Ураза гаете... Әлбәттә, аңа кадәр үзен мөселман дип санаган һәркем фитра сәдакасы бирергә тиеш. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән аның әһәмияте турында сөйләштек.
Рамил хәзрәт, рамазан ае тәмамланыр алдыннан фитра сәдакасын ураза кабул булсын өчен бирергә кирәк, диләр. Шулаймы? Ураза тотмыйча, аны бирүдән мәгънә бармы?

– Минем принцип гади: кеше диннең кайсы ягыннан башлый, Аллаһы Тәгалә кайсы ягын үтәргә дип куйган, ул шуннан керешсен. Әйтик, кемнеңдер күңеле хаҗга тарта, ди. Әйе, нияте төрледер, мәсәлән, барып күреп кайтасы киләдер. Әмма Аллаһы Тәгалә хаҗ юлында аңа барыбер нидер ачачак. Кемнеңдер корбан чаласы килә. Бу гыйбадәтне үтәгәч, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтен бирә. Ураза тотмый фитра сәдакасы түли икән, әлхәмдүлиллаһ, дингә якынаюы шуннан башланыр, әлеге гамәле дәвамлы булсын. Дини йолаларны үтәгән кешегә каршы килергә ярамый. Хатын-кызлар еш кына: “Без уразада, тик намаз укымыйбыз. Намаз укысак та, яулыктан йөрмибез яки аны гыйбадәт вакытында гына бәйлибез. Безнең ураза, намазыбыз дөресме?” – дип сорыйлар. Телнең шундый гөнаһы бар: Аллаһы Тәгалә өчен җавап бирү, ягъни “бу гамәлеңне Раббыбыз кабул итә яки юк”, “син җәннәт яки җәһәннәм әһеле инде” дип әйтә алмыйбыз, без хәтта үзебез өчен дә андый нәтиҗә ясарга хаклы түгелбез. Аллаһы Тәгаләнең нинди хикмәтләре барын беребез дә белми.

Кайчак кешегә карыйсың да, бу дин юлына кермәс инде, дип уйлыйсың, ләкин озак та үтми, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән шәригать кушканча яши башлый. Коръәни Кәримдә: “Кайберәүләр бик каты сынау күрмичә иман юлына кермәсләр”, – диелә. Тормышы уртача барганда күпләр Раббыбыз турында уйламый бит. Шундый бер мизгел була – аяк астындагы җир убылган кебек тоела һәм кеше Аллаһы Тәгаләне искә төшерә, шуннан дин юлына баса. Шуңа да адәм баласы диннең нинди генә йоласын үтәмәсен, иншалла, Аллаһы Тәгалә хәерлесен кылыр. Бу бөтенләй берни эшләмәүгә караганда күпкә артык.

Фитра сәдакасы, дөрестән дә, тоткан уразалар кабул булсын өчен бирелә. Аннан башка ураза күк белән җир арасында эленеп торыр, сәдака бирелгәч кенә, Аллаһы Тәгалә аны кабул кылыр икән. Ләкин ул тотмаган кеше, хәтта карындагы бала өстендәге бурыч та. Һәрхәлдә, фитраның хикмәтен беләбез: бу сәдака фәкыйрь-мескеннәргә ураза гаете алдыннан һәркемнең йортында бәйрәм рухы, табынында ризык булсын өчен таратыла. Кайчак кешегә әллә ни зур ризык та кирәкми, бераз игътибар күрсәтү дә җитә, шуннан күңеле тула. Корбан гаетендә дә берәр пенсионерга кечкенә генә кисәк ит кертеп чыксаң, шатлыгы эченә сыймый, үзен онытмаганнары өчен куана. Фитра сәдакасын Аллаһы Тәгалә бер-беребез арасындагы мөнәсәбәтләр ныгысын, туганнар тагын да үзара якынайсын, мөселманнарны хөрмәт итсеннәр өчен дип тә яраткан. Аның социаль һәм икътисадый әһәмияте зур.

– Мескен-мохтаҗларга тиешле икәнен беләбез. Әйтик, очын-очка ялгап яшәгән пенсионерга бирү дөресме?
  
– Ислам динендә фәкыйрь һәм мескен кешеләр аерыла. Фәкыйрьнең кереме булса да, ул зәкят түләргә ирешмәгән кеше. Үзенеке үзенә җитеп һәм бетеп бара, сәдака бирә алмый. Мескеннең хәле исә бөтенләй начар, аның яшәргә акчасы юк, әйтик, бу өч бала белән калган тол хатын, ятимнәр, бурычлылар булырга мөмкин. Бүген пенсионерлар арасында да минималь пенсия алучылар күп, ялгыз яшәүчеләренең хәле бик авыр. Аларга ярдәм кулы сузу, фитра, зәкят бирү яхшы.

– Фитра сәдакасының күләмен билгеләү күпләрдә ризасызлык уята. Ә бит аны санауның үз тәртибе бар түгелме?

– Әйе, фитра сәдакасының күләме, Расүлебез өйрәткәнчә, бодай бәясеннән чыгып исәпләнә. Безнең җирлектә йөземнән, дөгедән дә саныйлар. Быел аның минималь күләме – 200 сум.

– Бу зур сумма түгел, аны һәркем түли аладыр кебек...

– Әйе, күп тә, аз да түгел. Ураза тоткан, булган акчасын теләсә ничек туздырмаган һәркем бирә аладыр.

– Байларга ничә сум бирсәләр хәерле?

– Чиге юк, үзләре карый инде. 14 ел элек ифтарда бер бай кеше: “Хәзрәт, быел фитра сәдакасының күләме ничә сум?” – дип сорады. “20 сум. Синең кебекләр өчен 2 млн да булырга мөмкин”, – дигән идем, шуннан бирле ел саен шул кадәр суммада, ягъни 2 млн сум фитра сәдакасы тарата.

– Фитра сәдакасын бирүнең шартлары бармы?

– Аны фитра сәдакасын бирәм дип, ниятне дөресләп бирергә кирәк.

– Гает намазына бару ни өчен тиешле?

– Бу – ирләр өчен ваҗиб гамәл. Бәйрәм йөзе булсын өчен, Расүлебез (с.г.в.) бу көндә иң матур киемнәрне кияргә, хушбуй сибәргә, мәчеткә, тәкъбир әйтә-әйтә, бер юлдан барырга, икенчесеннән кайтырга кушкан. Халык мөселманнарның күплеген күрергә тиеш. Гаетнең хөтбәсен тыңлау, намазын уку да ваҗиб. Алайса кайберәүләр “хөтбә тыңлап тормыйбыз, намаз укыйбыз да китәбез”, диләр. Алай ашыгырга ярамый.

Ураза гаете – үз-үзеңне җиңү бәйрәме. Кеше утыз көн буена нәфесен тыя. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Ураза сезгә тәкъвалыкка ирешү өчен фарыз булды”, – ди, ягъни үзеңне нәфестән аерып, Раббыбызның кодрәте астына керттең, дигән сүз. Аллаһ теләгәнчә яшәү бик файдалы, әмма гаять авыр әйбер. Чөнки үземчә яшисем килә дип нәфес баш бирми. Гомумән, Аллаһы Тәгалә канаты астына керергә безгә өч әйбер комачаулый: берсе, әйткәнебезчә, нәфес. Икенчесе – дөнья мәшәкате һәм өченчесе – шайтан. Рамазан ае башлангач, шайтан богаулана, нәфес зәгыйфьләнә, дөнья мәшәкате генә кала. Аңа каршы ничек тә торабыз инде. Рамазан аенда үзебезне һич югы әз генә Аллаһы Тәгаләгә якынайта алмасак, ураза тотуыбыз бушка үткән санала. Уразаны утыз көнлек мәдрәсә дип юкка гына әйтмиләр. Мәдрәсәне кеше тәмамлый, берни алмый, кемдер тырышып-тырышып гыйлем туплый. Рамазан аен да кемдер ашказаны уразасы белән генә чикләнеп уздыра, кемнең күзе, теле, колагы, күңеле, ягъни барлык әгъзасы гыйбадәт кыла. Ә инде рамазан аенда үз өстебездә эшләп, гөнаһлардан арынып, чистарынып, пакьләнеп чыккан көн чын мәгънәсендә гает.

Гаеткә барып, үзеңә тары ярмасы кадәр генә булса да гыйбрәт алып кайтмау вакытны исраф итү генә түгелме?

– Кеше гаеткә генә булса да барсын, ләкин “мин гаеткә генә йөри торган мөселман”, дип максат куймасын. Хәзер “рамазан мөселманнары” дигән төшенчә барлыкка килде. Бу айда алар урламый, эчми, читкә йөрми һ.б. Шәүвәл кердеме, шайтан кебек бәйдән ычкына, кире элеккеге яшәү рәвешенә кайта. Гает мөселманнары да шулар шикелле. Гаеткә бару гына өстәге фарыз гамәлне төшерми. Гаеткә йөреп, син елга ике генә мәртәбә намаз укыйсың, ә 1825 мәртәбә гыйбадәт кылырга кирәк. Шул чагында гына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өметләнә алабыз.

– Быел рамазан аенда хәмер сатуны тыярга тәкъдим иттеләр, ни кызганыч, түрәләр игътибарга алмады. Ураза вакыты республикабызда сизеләме соң?

– Социаль челтәрләрдә яңа төркемнәр туплана, рамазанның дәрәҗәсен арттыру өчен программалар эшләнде, моның белән шөгыльләнүче егет-кызлар бар.

Авылларда күңелле итеп төрле чаралар уза. Мөселман илләрендә дә рамазанда машиналарга шар тагып йөрмиләр. Гает ул гыйбадәт, монда купшылык артык. Шунысы сөендерә: нинди генә оешмага кермә, һәркайсында ураза тотучылар бар.

 10-15 ел элек дин “роскошь” кебек күренсә, хәзер яшәү рәвешенә әйләнә. Аның мактана, масая торган гамәл түгел, ә Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычыбыз икәнен аңлыйлар.

* * *

"Акчарлак" газетасының 20 нчы саны, 23 нче май 2019

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ