Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әниләре югалган, балаларның исләрендә дә юк (ВИДЕО)

28 Март 2017 1596

Әниләре югалган, балаларның исләрендә дә юк

Февраль аеның буранлы бер көнендә редакциягә Солтания апа Низамиева килеп керде: “Эт типкәсендә яшим. Балаларым өч бүлмәле фатирымны саттырды. Салмачы бистәсендә улым, киленем янында гомер уздырам. Миңа көн юк анда”, – дип елады. Солтания апа белән озак кына сөйләшеп утырдык. “Минем ничек яшәгәнне күрерсез, үзегез килегез”, – диде ул. Балаларының, туган-тумачаларының телефоннарын язып алып, әбине редакциядән таксига утыртып җибәрдек. Озын сүзнең кыскасы, Солтания апа бүген югалган кешеләр исемлегендә, аның кайдалыгын берәү дә белми.


Фатирсыз калу

Иң беренче эш итеп Солтания апаның “Акчарлак” редакциясенә килгәч сөйләгәннәрен бәян итәм.

–1976 елдан башлап Җиңү Проспекты, 72 йортта өч бүлмәле фатирда яшәдек, – дип сөйләп китте ул. – Ирем Наил белән бер ул, бер кыз үстердек. Балалар бик иркендә үсте, шулар дип яшәдек. Матур гына гомер иткәндә, 1992 елда Наил вафат булды. Аннан кызым Венера белән сүзгә килдек. Балаларга бездән һаман нәрсәдер кирәк булды. Егерме биш ел аралашмадык кызым белән. Ә аннан соң үзе килде. Миннән аларга фатир гына кирәк булган икән, малайга да, кызга да...







Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының  30 март көнне чыгачак 12нче санында укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ