Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Никахны интернет аша да укыйбыз”

23 Сентябрь 2015 3438
Соңгы арада никах мәҗлесләрендә, мөселман туйларында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юнысны алып баручы ролендә күрергә туры килә. Моны белгәч, кайберәүләр хәтта гаҗәпләнеп тә калгандыр. Ничек инде хәзрәт мәзәк сөйләп, уен уйнатып халыкның күңелен күрә, дигәндер. Андый шалтыратулар редакциябезгә дә килде. Артык баш ватмыйча, әлеге сорауларны дин әһеленең үзенә бирергә булдык.
– Рамил хәзрәт, соңгы арада сезне никах мәҗлесләре, туйлар алып барырга чакыралар. Интернетта яңа ролегездә төшкән сурәтләрегез дә бар. Кайберәүләр хәтта хәзрәт кешегә тамада булу килешәме соң дип тә сорый?

– Гаилә корырга теләгән парларга никахны дистә еллар укыйм инде. Ун-унбиш еллар чамасы элек никах мәҗлесе хәзерге кебек зурлап уздырылмый иде. Егет белән кыз: “Хәзрәт, безгә никах укырга кирәк иде”, – дип кергәч: “Сезгә нәрсәгә никах?” – дип сорасам, минем янга әти-әнисе, әби-бабасы әйткәнгә күрә килүләре ачыклана иде. Замана үзгәрә. Хәзер инде яшьләр дә никах укытуның әһәмиятен аңлый, аның мәгънәсенә төшенә һәм бу Аллаһы Тәгаләнең безгә кушылган бер гыйбадәте, йоласы икәнен белә. Үз аңнары белән килеп, никах укытуны сорыйлар. Алай гына да түгел, никах мәҗлесе бәйрәм төсен алды. Кызлар берсеннән-берсе матур мөселман күлмәкләре кия, табын да өйдә, фатирда гына түгел, кафе-ресторанда корыла. Анда фотограф, видеооператор чакыралар. Кайчак никах хәтта туй мәҗлесенә әйләнә.

Элек бит никахны аерым уздыралар, анда хәләл ризык әзерлиләр, өстәлгә спиртлы эчемлекләр утырт­мыйлар, хәзрәт килеп вәгазь сөйли иде. Икенче көнне халык туйга җыела, ул чагында табынга хәмер дә чыга, башкасы да куела, никах белән туй шул рәвешле бүленә иде. Гаилә тормышы башлаганда канда спирт булса, туачак балаларның сәламәтлегендә тайпылышлар килеп чыгу куркынычы арту турында вәгазьләр күп сөйләнде, материаллар язылды. Шулар тәэсирендә адәм балалары уйлана, киләчәк буынның сәламәтлеге турында кайгырта башлады. Гомумән, кешелек дөньясында исәнлек бүген мөһим урын алып тора. Боларны истә тотып, хәзер инде күп вакыт никах белән туй да икегә аерылмый. Тагын шул ягы да бар бит: никахка, гадәттә, өлкәннәрне, ә туйга яшьләрне чакыру гадәте кергән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән никах белән туй берләшә башлагач, табын артына яшьләр дә, өлкәннәр дә җыела һәм хәзрәтнең вәгазен егет-кызлар да тыңлый, үгет-нәсыйхәт алалар. Аларга хәмер эчеп утырырга җай калмый. Икенчедән, ике мәҗлесне бергә кушу икътисадый яктан да отышлыдыр дип уйлыйм.

– Беренче укыган никахыгызны хәтерлисезме?

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Беренче никахларны Түбән Кама шәһәрендә имам булып эшли башлагач укыдым. Аңа кадәр мәдрәсәдә укыттым, мөфтияттә хезмәт куйдым.

– Дини мәҗлесләр алып бару нидән башланып китте?

– Бервакыт шулай никах укырга чакырдылар. Халык күп җыелган. Яшьләргә никах укып, дога кылгач, котлау сүзләре әйтелде һәм кунаклар ашарга кереште. Табында кашык белән тәлинкә тавышы гына. Мәҗлес сүлпәнләнеп киткәнен сизеп, торып басып вәгазь сөйләдем, халыкны җанландырып җибәрү өчен мәзәк тә кыстырдым. Микрофон да юк иде. Шуннан әкренләп кемдер яшьләрне тәбрикләп сүз әйтте, бер апа белән бер егет җырлады. Әлеге мәҗлесне алып баруны видеога төшереп, интернетка куйганнар иде. Шуннан никах, мөселман туйларын алып барырга чакыра башладылар. Моны ярамый торган эш, түбәнчелек дип әйтәсем килми. Монда шәригатькә, дингә каршы килү юк.

– Сез алып барган мәҗлеснең, кем әйтмешли, “фишка”сы нидә?

– Никах белән туй кушылган мәҗлескә кемдер беренче мәртәбә килә, ничек утырырмын, нишләрмен дип хафаланып бетә. Шуңа да иң элек программа кызык булырга тиеш. Гомумән, мөселман туйлары берничә яссылыкта уза. Кайбер очракта кияү һәм кәләш ягы бик динле була һәм алар: “Хәзрәт, җыр-бию кирәкми, безгә вәгазь генә сөйләгез”, – ди. Кайчак мәҗлескә намаз укучыларны да, әлеге гыйбадәттән ерак торучы туганнарын, якыннарын да чакыралар. Андый вакытта программаны җиңеләйтәм. Авыл халкы булган җирдә аеруча рәхәт. Алар бик гади, мәзәк сөйләсәң дә рәхәтләнеп көлә, уртак телне җиңел һәм тиз табасың. Мәҗлескә җырчылар чакырган хуҗалар да була. Әби-бабайларыбыз динсез дә яшәмәгән, моңсыз да тормаган, эшләгән дә, күңел дә ачкан. Ләкин алар бервакытта да акыл югалтып кәеф-сафа кормаган, мәгънә белән ял иткән. “Туй” төшенчәсе динебездә дә бар һәм ул – сөннәт гамәл. Егет белән кыз кавышкач, бәйрәм итү – күркәм гадәт. Торгынлык елларында дин юкка чыгарылгач кына туй денсез юлга кергән иде. Ул да дини, әдәпле юнәлешкә китсен иде.

– Хәзрәт, болай йөрү килешми дип гаеп итүчеләр юкмы?

– Бәлки оялалардыр, тик әлегә кадәр берәү дә андый сүз белән мөрәҗәгать итмәде. Рәхәтләнеп ял итеп утыралар, вәгазь дә тыңлыйлар, көлеп тә алалар.

– Вәгазьнең темасын нәрсәгә карап сайлыйсыз?

– Вәгазьләр дә, уеннар да ир белән хатын мөнәсәбәтләре, бала туу, аны тәрбияләү, әти-әни һәм сабыйның хакы, туганнар турында. Хәзер бит күпләр гади генә әйберләрдән дә гафил. Әйтик, егет белән кыз кавышкан, никах укыта, тик бер-берсенә булган вазыйфаларны аңлап бетерми. Тугыз айдан нарасыйлары дөньяга киләчәк, ләкин үзләренең аның өстендәге бурычларыннан шулай ук хәбәрдар түгелләр. Мәҗлестә боларның барысын да искәртеп үтәргә тырышам. Кайбер мәгълүматны вәгазьләрдә әйтсәм, кайберсен уен вакытында җиткерәм. Гарәпләр – шагыйрьләр. Гарәп илләрендә балалар бакчаларында сабыйларга Ислам диненең нигезен шигырь, җыр аша өйрәтәләр. Болар кешенең күңелендә кала. Вәгазьләр сөйләнгән мәҗлесләр дә адәм балалары өчен файдалы. Аның күңелендә ниндидер хис-тойгы уяна һәм ул шуның белән өенә кайтып китә. Ә инде ахырдан, яныма килеп яки телефоныма шалтыратып, кызым кияүгә чыгарга әзерләнә, улым өйләнергә тели, шул рәвештә никах мәҗлесе уздырып булмасмы икән дип әйтүләре аеруча сөендерә.

– Никах белән туйны бергә уздыргач, язылышу тантанасы кайчан уза?

– Яшьләр мәҗлескә кадәр язылышкан була яки ЗАГСка никахтан соң китәләр.

– Мөселманнарга тыйнаклык хас. Әмма соңгы берничә елларда никах, туйлар бик купшы төстә уза. Моның өчен кемдер бурычка батып бетә хәтта. Чамадан узу хәрәмгә керү түгелме?

– Туй динебездә булса да, аны уздыру мәҗбүри түгел. Үткәрмәсәң, өстеңә гөнаһ алмыйсың. Әмма халык кеше сүзеннән курка яки кызымның ак күлмәк киясе килә, диләр. Ике кыз баланың әтисе, хәзрәт буларак шуны әйтәсем килә: иң мөһиме – матур итеп тормыш кору, күркәм төстә яшәү, яшьләрнең иманлы булулары, бер-берсен яратулары, хөрмәт итүләре, балаларын да шул юлда тәрбияләүләре. Туйны һәркем мөмкинчелеккә карап уздыра инде. Кайчак хәлле кешеләр дә: “Туйга дигән акчага никахтан соң сәяхәткә китәбез”, – диләр. Яисә ул суммага фатир, машина алалар.

– Рамил хәзрәт, күптән түгел Авс­тралия егете белән Казан кызына да никах укыдыгыз. Алар сезне кайдан эзләп тапты?

– Австралия татарлары белән күптәннән элемтәдә торам. Алар минем вәгазьләрне тыңлап, шуның белән хасиятләнеп яши. Никах татар телендә узды. Егетнең яшел континенттагы туганнары мәҗлес барышын скайп аша карады, ахырдан тәбрикләү сүзләре җиткерделәр. Австралия татарларының бездән аермалы йолалары да бар икән. Әйтик, кыз белән егет “әйе” дип ризалык биргәндә, икесе дә басып торырга тиеш.
  
– Исегездә калган тагын нинди никахлар укыганыгыз бар?

– Бервакыт кияү әллә һава торышы бозылып, әллә самолетка билет булмыйча, Германиядән никахка кайтып өлгермәде. Ә монда табын әзерләнгән, кәләш тә, туганнар да килгән. Егет скайп кабызды. Шулай итеп, мин аларга никах укыдым. Бер ирнең хатыны Швейцариядә бала тапкач, шулай ук скайп аша исем куштык. Мин азан әйткәндә әнисе планшетны нарасыйның колагына куеп торды. Замана технологияләре әнә шулай дини йолаларга да кереп бара. Хәер, дин буенча, егет белән кыз үзләре булмаса да, аларга никах укырга мөмкин. Аның өчен ике яктан ышанычлы кешеләр генә кирәк. Коръәни Кәрим 1400 ел элек иңсә дә, динебез йомшак та, шул ук вакытта нык та. Ул теләсә кайсы дәвердә, урында үз урынын таба. Мин аны чиста чишмә суы белән чагыштырыр идем. Су җыелып тора да, юл алып агып китә. Ислам да шулай. Судан да каты әйбер юк, аны кысып та булмый. Шул вакытта ул ташны ярырга сәләтле. Чишмә суын эчеп тәнеңә шифа табасың, сусауны басасың, юынсаң, чистарынасың, пакьләнәсең. Анда йөзәсең, шул вакытта дулкыны да, агымы да бар. Батып калуың да ихтимал. Диндә дә боларның барысы да кабатлана. Бу урында бер теләгем белән дә уртаклашырга телим: берзаман телевизордан Бельгия принцы белән принцессаның чиркәүдә кавышу йоласын карадым, ул бик озак барды. Шунда әлеге гадәтнең ике йөз елдан артык үзгәрмичә сакланып килүен әйттеләр. Шул чагында күңелемдә: “Болгар, Казан ханлыгы чорында безнең никахлар, башка йолалар ничек үтәлде икән? Шиһабетдин Мәрҗани никахны ничек укыды икән?” – дигән сораулар туды. Тарихчылар менә шушы мәсьәләләрне дә өйрәнсен иде.

– Никах вакытында күңелгә тигән җитеш­сезлекләр дә буламы?

– Бервакыт Кавказ кызе белән татар егетенә никах укыган идем. Өстәлнең бер ягында татарлар, икен­чесендә кавказлы­лар утырды. Аларның хатын-кызлары аерым өстәлдә урнашты, бер тавышлары да чыкмады. Сүз дә юк, бу – кавказ ирләре хатыннарын басып яши дигән сүз түгел, аларның һәркайсы гаиләсе өчен тау күчерергә дә әзер. Тагын шул сыйфатлары сокландырды: сүз биргәч, торып басып, матур итеп үз фикерен җиткерәләр. Һәммәсе ниндидер хәдис укыган, берәр төрле парча белә. Ә бездә мәҗлестә унбиш гаилә була икән, шуның уникесендә сүз әйткәндә иң элек хатыннары котлый, ирләре хатын әйткәннәргә кушыла. Әлбәттә, бу бераз күңелсез хәл.

– Газета укучыларга ни телисез?

– Ялгызларга Аллаһы Тәгалә хәер-рәхмәтле хәләл җефет насыйп итүен, ә парлыларга бер-берсенең кадерен белеп, бер-берсен саклап яшәүләрен телим.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ