Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ник ташладың мине, әни?

9 Апрель 2019 1446
Бу тарихны тыңлагач, ике төрле хис кичердем: соклану һәм нәфрәтләнү. Гомере буе бер аягына аксаган, шунлыктан кимсенеп яшәгән, әмма максатына ирешкән, туктамыйча эшләгән, әле дә авыртуларга түзеп көн күргән Әнфизә апага соклансам, аның әнисенә карата нәфрәт хисе туды.
– Әниегез белән берәр тапкыр утырып сөйләштегезме? – дип сорыйм аннан.

– Ашка минем өемә дә килде ул, түр башында утырды. Гел кеше күз алдында, аралашучан, ябыграк гәүдәле, озын буйлы, озын чәчле, чибәр генә хатын иде.

Бервакыт моңа дәшми йөрим шулай. Апам яныма килде дә: “Аңа сүз әйтәсе булма”, – дип кычкырды. Төрле хәлләр булды, ләкин нишләсә дә, аның турында бер туганы да бер сүз дә әйттермәде. Без бер-беребезгә туры да карамый идек, ул миңа күзенең кырыен гына сирпеп ала иде, – ди Әнфизә апа. – Ул бит минем ничек яшәгәнне белде, күрде! Фатир артыннан биш ел йөрдем. Төннәрен елый, көндезләрен көлә идем.

“Әтием сугыштан кайтса, аягым сау-сәламәт булса, бу кадәр авыр булмас иде”, – дип еладым. Минем түккән күз яшьләрем... Мех фабрикасында икешәр смена эшләдем, беркайчан беркемнән ярдәм сорамадым. Хәтта туганнардан да!

Өстәвенә, гел сәхнәдә, җырлый идем. Мех тегү фабрикасында да җырладым. Сәхнәгә ябык пәрдә артыннан чыга, җырлап бетергәч, пәрдәне япкач кына кереп китә идем.

Югыйсә, барысы да аягымның аксак икәнен белде. Ләкин миңа шулай җиңелрәк иде.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 14 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ