Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нигә парсыз син, балам?

11 Ноябрь 2013 1711
Хатлар укыйм. Аларның күбесенә газета укучыларыбызның серләре сыйган. Кайбер сорауларга җавап эзләгәннәр, бездән теге яки бу әйберне аңлатуны үтенгәннәр.
“Сез, журналистларны акыллы кешеләр дип беләм. Әйтегез әле, нигә хәзер ялгызлар күп, нигә яшьләр гаилә корырга ашыкмый? Нәрсә көтә алар? Кызым Айгөл 32 яшькә җитте инде, кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. Шушы яшенә җиткәч, өченче югары белем алырга кереште, имеш, юрист булачак. Хатын-кызның бәхете шундамы? Гаилә корып, балалар алып кайтырга тиеш бит ул, картлык та бар бит әле! Шуны аңлата алмыйм. Мин авыз ачуга: “Акчаң булса, картлык куркыныч түгел, алтын бишеккә салып йөртәчәкләр”, – ди. Нинди хәл икән инде бу?” – дип язган Чаллы шәһәрендә яшәүче Флүрә Газиева. Ул да булмый, безнең белән һәрвакыт элемтәдә торучы Әлфия апа Харисова шалтыратты. “Хәлләрегез ничек?” – дим. “Начар минем хәлләр. Өч улымның берсе дә өйләнмәгән. Олысына – 36, уртанчысына – 32, төпчегенә 27 яшь. Бәлки “Яучы почмагы”на игълан бирергәдер? Өчесе дә сау-сәламәт, буй-сыннары да килгән, югары белемле. Пешереп, юып арыдым. Ирем дә бар бит әле. Дүрт ир-атны карау бик авыр, яшем дә бара. Иң кызыгы: безнең подъездда кияүгә чыкмаган өч кыз бар. Аларның да яше 34кә җиткән. Кечесенә 27 яшь. Күптән аралашып яшибез, табигать кочагына чыгабыз. Балалар да безнең белән баргалый. Уйнап-көлеп утыралар, су коеналар да, шуның белән бетә. Ул кызларның матурлыгын күрсәгез иде сез! Болар да ярамагач, кем кирәк икән соң аларга? Бәлки кызлар каршыдыр?

Бер көнне олы улым белән юл аркылы чыгабыз. Машинасының тәрәзәсен ачып миңа бер кыз акыра. Сүгенеп тә җибәрде. Башымны күтәреп карадым. Бер кулы рульдә, бер кулында телефон, авызында тәмәке. “Старая карга, куда прешь?” – ди. Улым шунда: “Менә шушы кызга өйләнимме соң, әни?” – дип тора”, – дип зар елады ул.

“Вакытым юк”

Хатларны укып чыктым да, тирә-юньгә күз салдым. Карале, мин әйтәм, янәшәмдәгеләрнең күбесе гаиләсез. Яшьләре 30га җитеп килүче кызлар, 50не тутырган хатыннар, шулай ук 30ны куып баручы егетләр дә бар! Югары белем алып берничә ел эшләүче кызлар хакында әйтеп тә тормыйм инде. Безнең чор кешеләренең балалары да 25 яшькә җитә икән, ләбаса! Әмма алар өйләнергә җыенмый... Ә нигә өйләнсеннәр? Гаилә тормышының җаваплылыгын аңлый торганнардыр инде, күптән “алсу” күзлекләрен салганнар бит. Ә монда рәхәт. Әни пешергән, юган, үтүкләп куйган, акча да сорамый. Мәсәлән, мин: “Балам, йокла, арыгансыңдыр”, – дип урынына кадәр җәеп бирәм улыбызга. Фатирга түләү, азык-төлек алу кебек “юк-бар” мәсьәлә белән дә башын катырмыйбыз. Суыткычны ачып кына аласы! Бу егетләр белән гаилә кору турында сүз кузгатсаң, “вакытым юк”, “эшем күп”, “кредит түлим” дип акланалар. Хатын әни түгел шул! “Син ир кеше, фәлән ит, төгән ит”, – диячәк. Акча сораячак! Аннан бала туачак. Әби-бабай тормышыңа кысылачак. Бу инде муеныңнан гаилә проблемаларына кереп баттың дигән сүз...

Улым гына түгел, сыйныфташ-ларының да күбесе буйдак. Сорау бирсәң, “кемгә өйләнергә соң?”дип сораулы караш ташлыйлар. Барысы да югары белемле, эшләре, машиналары, акчалары бар, әти-әниләре исән-сау! Кибеттән киенәләр, базарны санга сукмыйлар. Эштән дә курыкмыйлар. Алты ел укыдым дип тормыйлар, кулларына тотып эшлиләр, күбесе төзелештә көч түгә. Тәрәзәләр ясыйлар, куялар, кирәк булса, балкон тышлап, өй дә салып бирәләр. Ял көннәрендә җыйнаулашып мунчага баралар, бассейнга йөриләр, туган көннәрен, бәйрәмнәрне кафеларда уздыралар. Күп вакыт кызларын да ияртмиләр. Берсенең дә эчеп-исереп йөргәне юк. Аңлагансыздыр инде, мин “нормаль” егетләр турында сүз алып барам. Алардан “ник өйләнмисез?” дип сорадым.

– Мәхәббәтсез дә яшәмибез бит. Кызларның ниндие кирәк, рәхим ит! Кая чакырсаң, шунда баралар, “дос-тупный” хәзер кызлар, – ди Марат.

Димәк, егетләрнең өйләнмәү-ләренең беренче сәбәбе – әйбәт тормыш, әни дә янәшә. Бу бигрәк тә шәһәр балаларына кагыла. Гадәттә, авылныкылар читкә чыгып китеп, гаиләсез кала, ә боларның берни үзгәрми. Шуңа күрә, авыл егетләре иртәрәк тә өйләнә. Икенчедән, чыннан да, кызлар белән җитәкләшеп йөрергә вакыт яклары чамалы. Иртәдән кичкә кадәр эшлиләр, туктаусыз машина алыштыралар, буш вакытлары бөтенләй калмый диярлек. Өченчесе – бурыч, кредитлар. Туйны да матур итеп уздырасылары килә. Хәзер Казанда туйлар “бай” һәм “ярлы”га бүленә. Шулай булгач, барысының да лимузинга утырып, ресторанга киләсе, иң шәп тамада, артистлар чакырасы, икенче көнне дуслары, туганнары өчен коттедж “снимать итәсе”, аннан туй сәяхәтенә чыгып китәсе килә. Ә моның өчен бик тә зур акча кирәк!

Дүртенче сәбәп: кайбер егетләргә замана кызлары ошамый. “Алар үз-үзләренә ышанган, матур тормыш яраталар, акчага, байлыкка кызыгалар, ир-атларга охшап беткәннәр. Ялкаулары, җебегәннәре, бай гаиләдә үсеп, тормышта үз урыннарын таба алмый очып йөрүчеләре дә бар. Алар белән гаилә корыргамы?” – ди Динар.

Һәм иң зур сәбәп: фатир. Ярый да, безнең заманда “эштән бирерләр” дигән өмет бар иде. Ә монда сатып аласы! Анысы исә миллионнар! Ипотекага алсаң, икеләтә түлисең! Хатынны ата-ана янына алып кайтасы да, фатир бүлешәселәре дә, хатын фатирына кереп утырасылары да килми. Һаман “килер бер көн, без дә йөрербез төркем-төркем” дигәндәй, “ килер бер көн, акча күктән ява башлар” дигән принцип белән яшиләр. Әмма ул көн килми, акча яумый, ә яшь бара...

“Сезгә нинди хатын кирәк соң?” дигән сорау да бирдем яшьләргә. Берсе “белемле, кыю”, дисә, икенчесенә сабыр һәм акыллыны давай, өченчесенә эше дә, машинасы да булсын, балалар алып кайтсын, йорт эшләрен дә башкарсын, акча да эшли белсен. Әле үзләре чибәр, матур гәүдәле һәм белемле дә булсыннар! Эчмәсеннәр, тартмасыннар, уйлап сөйләшсеннәр. Һавалы да булмасыннар. Мондыйларны каян табарга соң? Алай дисәң, янәшәм тулы шундый кызлар! Матурлар, җитезләр, барысы да белемле, акча эшли беләләр, машинада йөриләр, эчмиләр һәм тартмыйлар, сабырлык-лары да Аллага шөкер, тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр. Ләкин, никтер, ялгызлар!

“Кияүгә чыгасы килә...”

Егетләр турында язып утырганда “ярты як”, “сөйгән яр”, “парым”, “чиләгенә күрә капкачы” дигән сүзләр искә төште. Ничек матур яңгырыйлар! Ә боларның ярты яклары кайда икән соң? Кайда адашып йөри? Бәлки хәзер кайберәүләр парсыз гына яратыладыр? Чиләге булса, капкачы юк, капкачы булса, чиләк дефицит... Бәлки ул “пар” булырга тиешле кешеләр тиз-тиз генә бер-берсе яныннан узып киткәннәрдер дә, бер-берсен күрми калганнардыр? Без бит хәзер ашыгабыз, кабаланабыз. Ә инде яшьләре 30га җиткәч, бер-берсен танымыйлардыр... Аптырарсың, билләһи!

Безнең заманда башкачарак иде шул. Күрдең, гашыйк булдың, туй ясадың... Мәсәлән, мин 20 яшьтә кияүгә чыктым. Әле дә шул ярым белән гомер кичерәм. Алдын-артын да уйлап тормадык. Югыйсә, безнең дә торыр җиребез дә, акчабыз да юк иде, җитмәсә, икебез дә студент. Чемоданыбызны тотып, тулай торакның бер бүлмәсеннән икенчесенә күченеп тик йөрдек. Без аны шулай булырга тиеш дип уйладык. Янәсе, гаилә тормышы шулай башлана, аннан фатир, эш, акча була... Иң кызыгы, Аллага шөкер, барысы да булды бит! Ә бүгенге яшьләрнең күбесе башкачарак фикер йөртә: башта аякка басарга кирәк...

Инде кызларга күчик.

– Кияүгә чыгарга теләмәгән кыз юк, аларны кияүгә алмыйлар, – диде миңа озак еллар психолог булып эшләгән танышым.

Психологка каршы килергә ярамыйдыр, әлбәттә. Ләкин кызлар арасында уздырган сораштыру бүтәнрәк нәтиҗәгә китерде.

– Хәзер юньле егетләр юк диярлек, күпчелеге чүпрәк. Ә аларның мондый булуына без үзебез гаепле, тормыш йөгәнен әкренләп кулыбызга алабыз. Андыйлар безгә кирәк түгел. Безгә 24әр яшь, ләкин үзебезгә туры килердәй егет таба алмыйбыз, – дип уфтана Гөлгенә белән Дилбәр.

– Минем, мәсәлән, егетем юк, табып бирегез әле, – ди 21 яшьлек Луиза.

– Миңа озакламый 30 яшь тула, кияүгә чыгасым, бала алып кайтасым килә. Торыр урыным, машинам, эшем, кыяфәтем бар. Ләкин кияүгә чакыручы юк. Егетләр белән очрашып та торам, ләкин беренче күрешүдән соң гайрәт чигә. Алар бит тәүге очрашуга чәчәк тә тотып килә белми, – ди Элеонора.

– Элек минем фатирым бар иде. Акчага да мохтаҗ булмадым. Кыскасы, бернәрсә дә, беркем дә кирәк түгел иде. Университетка укырга йөрдем, стипендия алдым. Әмма шулай килеп чыкты инде, тора-бара фатирсыз калдым. Менә шулвакыт ир-ат җилкәсе кирәк булды. Хәзер егетем бар. Ләкин кияүгә чыгарга ашыкмыйм. Ир хатыны булып йөрүгә караганда, миңа егетле кыз булып йөрү күбрәк ошый, хатын булырга өлгерермен әле, – ди Ләйлә.

Мондый җавапларны күбрәк офис-та эшләп утыручы кызлар бирде. Араларында хисләр дөньясында яшәүчеләре дә җитәрлек.

– Миңа егетләр “иләгең бик вак” диләр. Беренче егетем бөтен таләпләргә дә җавап бирә иде, хәзер шундыйны эзлим. Ул беренче чиратта хатын-кызны хөрмәт итәргә тиеш. Перспективалы булсын. Фатиры да, гаиләсе дә кызыксындыра, – ди Назлыгөл.

Нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? Димәк, кияүгә чыга алмый утыручы кызлар өчен, беренчедән, юньле егетләр юк. Барысы да чүпрәк! Гаеплене дә табып куйганнар. Алар үзләре! Тормыш дилбегәсен үз кулларына алганнар. Димәк, үзләренә югары бәя бирәләр. Икенчеләре, “кияүгә алучы юк” дип зарлана. Ләкин шул ук вакытта үзенә ошаган егет юклыгын да искәртә. Янәсе, чәчәк тә тотып килә белмиләр. Өченчеләре дә ерак китмәгән, ак атка атланган принцларын көтәләр. Имеш, иләкләре вак, таләпләре зур, принцны иләктән уздырачаклар. Мондый төр кызлар шул рәвешле бик тә озак утырырга мөмкин әле. Чөнки принц килмәячәк! Әгәр дә ялгышып сезнең тарафларга килеп чыга икән, иләк аша узарга теләмәячәк.

Ләкин бөтенләй башкача фикер йөртүче асыл затлар да бар. Бу төргә ир кирәкми.

– Бөтен әйбергә дә үз көчем белән ирештем. Кечкенә генә булса да бизнесым, фатирым, күп егетләрнең төшенә дә кермәгән кыйммәтле машинам бар. Хәзер ниндидер ирне фатирыма алып кайтып, оекбаш юа башлыйммы? Пешеримме, ашатыйммы? Өстәвенә, ирегем чикләнәчәк. Ирләр болай да буа буарлык. Очрашып йөргән кешем бар, ләкин кияүгә чыгарга җыенмыйм. Ярты көнгә килсә дә, арыйм, – ди Резеда.

– Ә картлык, балалар? – дим аңа.

– Миңа 35 кенә яшь, өлгерермен әле, – ди ул.

Соңгы сүз

Димәк, яшәеш байтак үзгәрешләр кичергән. Элек кызларны 16-18дә кычкыртып кияүгә бирсәләр, безнең заман кызлары 20-21дә ирле булып бетте. Шушы вакыт аралыгында тиң ярларын таба алмаганнар гаиләсез калды. Хәзер инде 24-25 яшьлек кызның кияүгә чыкмавы, ә егетнең өйләнмәве гадәти хәл санала. Сәбәпләрен алда ачыкладык кебек. Дөрес, 30га җитү куркынычрак. Чөнки бу яшьтә аларның таләпләре арта гына бара. Ялгыз яшәргә дә өйрәнәләр.

Иң кызыгы: мин, шәхсән, гаилә корырга ашыкмаучы яшьләрне хуплыйм. Нигә ашыгырга? Үзләре әйтмешли, эшләрен бетерсеннәр, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнсеннәр. Ир дә, хатын да, балалар да качмый ул. Барысына да өлгерелә.

Ләкин кайбер ата-ана башлы-күзле булмаган баласына карап борчыла башлый. Янәсе, улы эчә башламасмы, кызы утырып калмасмы? Аларда да хаклык бардыр. Ләкин моннан катастрофа ясарга кирәкми. Димәк, шундый заманда яшибез. Авыр хәзерге яшьләргә. Без әле ак хыяллар дөньясында очып йөрдек, киләчәгебезгә ышандык. Дәүләт фатир бирмәсә дә, тулай тораклы итеп, урамда калдырмаячагын, эш белән тәэмин итәчәген белдек. Ә боларга барысына да үз көчең белән ирешергә кирәк. Алар моны аңлый, алар безгә караганда акыллырак та. Шулай булгач, барысы да әйбәт булачак!

Эльмира ФЛҮН

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ