Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әнием каберендә ак чыршы

20 Май 2019 1362
Малмыжда яшәүче Тәкыя апа сөйләгәннәрне Зөлфия Мансур язып алды.
Сугыш еллары баласы мин. 1942 елның җәендә сигез яшь тулды. Әтиемне сугыш башлануга фронтка алдылар. Уналты яшьлек апам Рәкыяне ФЗӨгә укырга җибәргәннәр иде, укып бетергәч ул шунда, калада эшләп калды. Ундүрт яшьлек абыем Рәкыйп, төнлә Җирән Кашка белән басуда җир сукалаганда, буразнага егылып үлде. Арып, хәлдән таеп егылган булса кирәк. Үзе дә ачлыктан хәлсезләнгән, аякларын көчкә сөйрәп атлаучы Кашка җир башына кадәр өстерәп барган үзен. Кыштан язга чыгылган ач вакытлар иде шул.

Башта абый хәсрәте, аның артыннан ук диярлек әтиемнең һәлак булуы турындагы кара кәгазь... Үзәк бәгырьләренә төшкән ачлык. Бар уебыз ничек тә берәр нәрсә юнәтеп ашау турында гына иде. Ул ачлык дигән нәрсәне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен! Әниләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә эшләсә дә, басудан какы, кузгалак, юа, кычыткан шикелле табигать биргән үләннәр генә кайта, хезмәт көненә исә “таяк” кына куела иде. Барыбер түләмиләр дип, эшкә дә чыкмый кала алмыйсың, алып китеп утыртып куярга да күп сорамыйлар. Өеңдә караучысыз балаң бармы, чирләп-сырхап торасыңмы – беркемнең эше юк. Аягыңа торып басарга хәлең бар икән, син басуда булырга тиеш!

Июнь аенда каен җиләге пешә башлады. Төнге караңгыда ук мине һәм ике яшькә зуррак Нәкыя апамны уятып, әни безне урманга ияртеп алып китә. Каен җиләге пешә торган аланга барып җиткәндә, инде яктырган була. Ашыга-ашыга җиләк җыябыз. Ике сәгатьләп җыйганнан соң, әнинең тырысы тула, безнеке яртышар була. Утырып, берәр бәрәңге ашап, яфрак чәй эчеп алабыз да (монысы җиләккә барганның иң рәхәт вакыты), тизрәк авылга кайтырга кызулыйбыз. Әни тырысын безгә тоттыра да, үзе басу юлына борыла.

Өйгә кайтып җитүгә Нәкыя апам хәлсезләнеп сәкегә егыла, аның тиз хәле китә иде. Җитмәсә, ун яшьлекләрне инде басу эшенә тарта башлыйлар, бераздан аның чүп утарга барасы бар. Ә мин ике кулыма өстенә чүпрәк ябылган, җиләк белән тулы ике тырыс тотып, күлмәк кесәмә бер стакан салып, ике чакрым чамасы ераклыкта булган, үзбәкләр эшли торган торф чыгару карьерына җиләк сатарга китәм.

Үзбәкләргә ризык талоннары бирәләр, алар бер талонны бер стакан җиләккә алыштыра иде. Мин шул талоннарга өйгә ризык алып кайтам. Кайчакларда якындагы станциягә дә баргалыйм. Поезддан төшкән юлаучылар да бер яки ярты стакан җиләк алып китәләр иде. Алар биргән тәмле калачларны, аз гына кабып карыйм ди-ди, өйгә кайтып җиткәнче ашап та бетерә язам. Бу гамәлем өчен хәзергә кадәр бик нык үкенәм. Шул вакытта үз тамагымны бераз тыя алсам, әнием белән апам да ачлыктан үлмәсләр иде кебек...


Каен җиләгенә йөрүчеләр без генә түгел идек, әлбәттә. Ераграк барырга кирәк булган саен, әни безне ияртми башлады. Кайтыр вакыты җитәрәк, мин аның каршысына барып, җиләкле тырысын алып кайтам. Беркөнне күпме генә көтсәм дә, әни кайтмады. Җиләккә йөрүчеләрне “аулыйлар”, тотсалар, алып китеп, унбиш тәүлеккә утыртып та куялар иде. Башта әнине дә, тотканнар, утыртканнардыр дип уйладык. Ике атналап вакыт үткәч, кулда түгеллеген белгәч кенә эзли башлаганнар үзен. Әни ак чыршы төбенә йөзтүбән яткан килеш үлеп киткән... Көннәр эссе торганга, таркала да башлаган, күрәсең. Юып тормыйча, өстендәге киемнәре белән генә күмгәннәр. Боларын мин күрше апалар сөйләве буенча гына хәтерлим, әнинең мәетен безгә күрсәтмәделәр...


Әни үлгәч, Нәкыя апам белән икәү генә торып калдык. Тормыш тагын да авырайды. Җир җиләгенә барып карасак та, аны сатарлык җыя алмыйбыз. Җыйган кадәресен станциягә алып барып карасам да, сата алмый кайтам. Кул китте. Нәкыя апа белән авылда кемнең нинди эше бар, бер пешкән бәрәңге яки бер йомырка, бер сынык ипи хакына шуны эшләп йөрибез. Күп вакыт, әниләре эштә чакта, кечкенә балаларны карап торырга туры килә иде.

Көзгә кереп, тоташ яңгырлар киткәч, Нәкыя апам чирләп, урынга егылды. Бала карарга да йөри алмый башлады, ачтан тәмам киселде. Мин бала карашкан кешеләр, апаңа да бирерсең дип, бераз өлеш чыгаргалыйлар иде, юктан алар да бик арттыра алмаганнардыр инде. Кайчак күршеләр кысыр аш, бәрәңге керткәләде. Әмма апам терелә алмады. Беркөнне кулыма ике йомырка тотып, сөенеп кайтып керсәм, салкын өйдә почмак сәкедә бөкшәеп яткан апам, гадәттәгечә торып утырмады. Мин аны йоклыйдыр гына дип уйладым, чыбык-чабык алып кереп, казан астына ягып җибәрдем. Менә, казандагы су кайнап чыксын да, апаны уятып, йомырка ашап, чәй эчеп алырбыз! Уятырга дип килгәч, апамның сәер рәвештә катып калган, салкын гәүдәсенә орынып, куркып кычкырып җибәрдем. Аннан күршеләргә чабып кердем...

Нәкыя апам үлгәч, мине шәһәрдәге балалар йортына урнаштырдылар. Рәкыя апам, сугышлар бетеп берничә ел үткәч кенә, мине авылга алып кайтып килә алды. Монда инде беркемебез дә юк, кайтуыбызның максаты – әни, Рәкыйп абый һәм Нәкыя апа каберләрен күреп, аларны зиярәт итү иде. Каберләрнең өстенә мәрхүмнең исем-фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган такта кисәкләре тыгып куелган. Әни кабере янына килеп җиткәч, исебез китте: кабер өстендә яшь ак чыршы агачы үсеп утыра иде...

Еллар үтте. Авылда туганнарыбыз калмаса да, без ел саен зиратка кайтып йөрдек, чардуганнар куйдырдык, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып китә идек. Башта балалар, ирем белән, хәзер оныкларым белән кайтабыз. Әнием кабере өстендәге ак чыршы елдан-ел үсте, зур мәгърур агачка әйләнде. Аның ылысларын сыйпый-сыйпый, әнием белән сөйләшеп алырга ярата идем.

Быел әллә нишләп, гадәттәгедән иртәрәк кайтасым килеп, күңелем ашкынып торды. Кар беткәнче үк кайтып төштем. Юкка гына күңел тартмаган икән, зиратта зур агачларны кисәләр икән ләбаса. Әнием кабере өстендәге ак чыршы да киселергә тиеш ди.

– Зинһар, мин исән чакта кисмәгез! Әнием төсе! – дип, зиратка төшеп ялындым. Рәхмәт, калдырдылар! Ак чыршының ылысларын тагын күп еллар сыйпарга, аның тамырлары аша әниемә, абыема, апама сәламнәребезне юлларга язсын иде.



* * *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 апрель 2016 №16
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1538
ӨСКӘ