Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әни

1 Март 2019 1533
Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаның Vk.com сайтындагы “битеннән” алынды
– Алло, исәнмесез. Бу кибетме?

– Әйе, сабыем. Нәрсә кирәк?

– Миңа әни кирәк иде, сездә юкмы?

– Ә ниндирәк әни?

– Бик чибәр һәм... песиләр ярата торган!

– Безнең кибеткә кичә генә шундый бер әни килгән иде. Син, бәләкәч, кайдан шалтыратасың?

– Балалар йортыннан!

– Яхшы. Без синең заказыңны кабул итеп алдык. Иртәгә ятим балалар йортына әниеңне җибәрербез! Көт!

Ә иртән, ул аның бүлмәсенә килеп керде. Шундый чибәр һәм ягымлы. Ә кулында песи. Чып-чын, теп-тере!

– Әни, әнием! – дип, бала әлеге хатынга ташланды һәм муеныннан шундый итеп кысып кочаклады ки, бермәл бармак очлары агарып чыкты. – Әнием минем!!!

...Айдар үз тавышыннан үзе уянып китте. Мондый төшләр аңа соңгы арада бик еш керә. Ул кулын мендәр астына тыгып бер фотосурәт тартып чыгарды. Әлеге рәсемне ишек алдында уйнаганда табып алган иде малай. Фотодагы кызның үз анасы икәненә иманы камил һәм һәр кичтә ул шуңа карап йокыга китә башлады. Икенче көнне балалар йорты директоры иртәнге “обход” вакытында Айдар караваты янында әлеге фотографияне күреп алды:

– Балам, каян алдың моны?

– Урамда таптым...

– Ә кем соң бу?

– Минем матур әнием... әле ул песиләр дә ярата!

Директор рәсемдәге хатын-кызны шундук таныды. Узган ел ул бер төркем волонтерлар белән килгән иде. Күрәсең, шунда төшереп калдырган. Әлеге кызның бик күп бусагалар таптаган чагы иде. Аның изге хыялын – уллыкка бала алу теләген җирле бюрократлар шундук җимерде. Янәсе, ул кияүдә түгел...

– Димәк, бу синең әниең. Алайса, бераз сабыр итик әле без.

... Директор үз кабинетына кергәч, ишеккә карап көтә башлады.

– Керергә мөмкинме?

– Әйе, әйе. Рәхим итегез Айсылу Азатовна!

Кыз, беркемне дә үпкәләтергә теләмәгәндәй, акрын гына атлап өстәл янына килде һәм җайлап кына калын папканы сузды.

– Менә. Мин барысын да җыйдым.

– Яхшы Айсылу! Мин тагын, соңгы кабат бер-ике сорау бирмәкче булам. Сез үз өстегезгә нинди җаваплылык алуыгызны аңлыйсызмы? Бала бит ул уенчык түгел! Бер-ике сәгать уйнагач, туйдым дип, җыеп куеп булмый. Ул – гомерлек!

– Әйе. Мин барысын да аңлыйм. Сез дә минем хәлемә керегез. Бу дөньяда, үземнең кемгәдер бик кирәк икәнемне дә аңлый торып, тыныч кына яши алмыйм мин.

– Яхшы, ә балаларны кайчан карамакчы буласыз?

– Мин аларны карамаячакмын. Сез кемне тәкъдим итәсез, шуны алам. Беләсезме, чын әти-әниләр бит үзләренә кирәген сайлап ала алмый. Алар кем туачагын да, нинди булачагын да белмиләр. Авыру булса да, ямьсез, яисә матур булса да яраталар! Менә минем дә чын әни буласым килә!

– Мондый тәрбиягә алучыны беренче тапкыр очратам! – диюен директор сизми дә калды. – Хәер, мин инде сез кемнең әнисе булачагыгызны беләм. Ул – 5 яшьлек Айдар. Анасы аннан тууга ук баш тарткан. Хәзер монда алып киләм. Сез әзерме?

– Әйе...

Биш минуттан ишек кабат ачылды. Анда кулына фото тоткан малай басып тора иде.
Артыннан кереп килгән директор:

– Айдар, акыллым, менә бу синең...

– Ә-н-и-е-е-е-м! – дип, кычкырып Айдар Айсылуга ташланды. Муеныннан шундый итеп кысып кочаклады, бармак очлары агарып чыкты хәтта.

– Айдар, балам минем, балакаем. Мин синең белән, бәгърем, – дип Айсылу малайның аркасыннан сыпыра башлады. Аннан директорга карады. – Кайчан баланы алып китә алам?

– Беләсезме... гадәттә әти-әниләргә балалар ияләшергә тиеш. Башта монда аралашалар, аннан 1-2 көнгә өйләренә алалар...

– Мин бүген үк, хәзер үк алып китәм! – диде Айсылу.

– Ярар алайса... Иртәгә барыбер яллар, алып китегез. Ә дүшәмбе көнне калган кәгазь эшләрен бетерергә килерсез.

Айдарның шатлыктан түбәсе күккә тиде. Ул әнисен бер генә мизгелгә дә калдырмас өчен шундый нык тотынган, күзләрен аңа төбәгән иде. Әлеге вакыйганың шаһиты булучыларның ихтыярсыздан күзләренә яшь килде. Тәрбиячеләр тиз-тиз малайның әйберләрен җыеп тапшыргач кына елмаеп:

– Айдар, син безгә кунакка килерсең бит? – дип сорый алдылар.

– Әйе, әйе. Килермен.

Инде барысы белән дә саубуллашып урамга чыккач, Айдар иң мөһим, төп сорауны бирде:

– Әни, ә син песи яратасыңмы?

– И, балам! Ничек кенә әле. Беләсең килсә, минем өйдә алар икәү! – диде дә, шатлыктан авызы колагына җиткән Айдарны күтәреп алды.

Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1003
ӨСКӘ