Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әни: “Гомерең буе рәхәт яшәмә, ирдән иргә йөр!” – диде

16 Август 2013 1246
Журналист һөнәре кемнәр белән генә очраштырмый да, кемнәр белән генә аралаштырмый.
Апас районы Урта Биябаш авылында яшәүче Лилия апа Ибраһимованың кечкенә генә җил капкасын шакыгач, “Әйдә, балам, әйдә! – дип, 45 яшьләр тирәсендәге ханым якын туганыдай каршы алды. – Минем капканы ачып керүче юк бит. Улым өченче ел инде кулда, ә кызым барлыгымны да белми, ике ел инде хәбәре юк”, – дип үксеп елап җибәрде ул. Чиста итеп себерелгән ишек алды, шаулап үсеп утырган яшелчәләргә күзем төште. Иске булса да, сап-сары итеп юылган идән такталарына басып, тыштан мунчаны хәтерләткән бинага узам. Ә эче әкият өе диярсең! Шундый җыйнак, чиста! Бүлмәдә кечкенә генә мич, ике карават, аяк ролен кирпеч үти торган шифоньер, телевизор, өстәл, ике урындык һәм бер генә секцияле электр плитәсе. Бар булган байлык шул! Шунысына да шөкерана итә Лилия ханым, чөнки бирегә килеп урнашканчы, язмышның бик күп камчысын ашарга туры килә аңа.

“Бер туганым карап торып көчләтте”

“Мин кирәксез бала булып туганмын, – дип башлады ул сүзен. – Бер генә көн дә бәхет күргәнем юк”, – дип тагын күз яшьләренә буылды.

“Адәм баласын язмыш йөртә,” ди шул. Юкса, Питрәч районы Шәле авылы кызы бу якларга килеп чыгып җан асрар идемени?

– Гаиләдә без өч бала. 1965 елгы Рөстәм исемле абыем, 1973 елгы Рамил исемле энекәшем бар. Мин 1967 елгы. Әти-әни миңа кечкенәдән артык кашык итеп карады. Әти бик каты эчте. Әтинең бер кулында балта, икенчесендә чүкеч була иде. Әнине гел кыйнады. Араларына кергәч, миңа да эләгә иде. Шуннан куркып калып, кечкенә чагымда бик нык тотлыктым. Бервакыт әти белән әнинең чираттагы сугышуында: “Әни, әллә әтинең җаена гына торып карыйсыңмы? Өйдә куныр идек ичмасам! – дигәч: “Әтиеңне яклыйсың, гомерең буе рәхәт яшәмә, ирдән иргә йөр!” – диде әни.

Беренче сыйныфка укырга кергәнче үк, якын туганым карап торып күршедә­ге өч малайга мине көчләтте. Баз өстенә алып кереп мыскыл итүләре әле дә күз алдымда тора. Бу хәлне берәүгә дә әйтмәдем, чөнки туганым бик каты янаган иде. Ачлы-туклы тормыш. Кешедә кунып йөрибез. 7 сыйныфта укыганда “Татарстан яшьләре” газетасында “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга болай дип җавап язып җибәрдем: “Бәхет ул – тамагым туйганчы ашау, кеше әйбере кимичә, өемдә куну”. Минем исемне газетада күреп, әтигә кемдер әйткән, шуның өчен әти онытылмаслык итеп кыйнады... Абый армиягә киткәч, 1983 елда әтине көтү көткән җирдә кыйнап, асып куйдылар.

17 яшендә Лаеш районы Державино авылыннан Сабантуйга килгән Шәрәфиев Әгъзам исемле егет урлап китә Лилия апаны. Икенче көнне әнисе эзләп килсә дә, “бәлки тамагым тук булыр” дип ризалашып, кияүгә кала. Монда исә аны чираттагы сынаулар көтеп торган була.

– Саф кыз булмавымны белгәч, минем өстән көләргә тотындылар. Кыз таптың дип, бала тудыру йортыннан да каршы алмады ир дигәнем. Бала тугач исә тагын да холыксызланды, хәлдән тайганчы кыйный иде. Су бирсәң чүмечне, аш салсаң тәлинкәне алып очыра. Кыш көне төнге унбер дими, унике дими, кар көрәтте, җәй көне тирес түктереп, сыер саудырып, 7 баш терлеген каратып кол урынына тотты. Ахырда, ничек үч алырга белмәгәч, сыер тизәгендә йөреп кереп, шуның белән паласта йөри, аннары миңа шуны юдыра иде.

Бу мәхшәргә башка түзәр чамасы калмагач, ике яшьлек кызы Айназны алып, туган йортына кайтып китә Лилия ханым. Хатыны аерылып китеп, 13 көн үткәч, икенче берәүгә өйләнә әти кеше.

Бәхетсезлек эзләп – кияүгә

Азрак акча юнәтү максатыннан, кызын әнисенә калдырып, Казанга китеп мальтозный цехка эшкә урнаша бичара хатын. Шул вакытта абыйсы армиядән кайтып өйләнергә йөри. Әнисе акча каян алыйм дип борчылганда, кечкенәдән яратмаган шул абыйсына акчалата ярдәм кулын суза ул. Лилия алдан хезмәт хакын сорый, ссуда ала.

– Цехта ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Бервакыт шулай автобус белән авылга кайтканда Сәфәрбай исемле бер егетнең миңа күзе төшкән. Әнисе безнең авылныкы. Үзбәкстанга китеп урнашкан. Кич белән шул егет димче җибәрде. Җылы як бит, кием дә күп кирәкми, тамагым да туяр, яхшы да яшиләр дип, елый-елый әнигә ялварып, тагын бер кат бәхетемне сынап карарга булдым. Әнинең йөрәге сизгәндер, күрәсең, бик кыенлык белән генә ризалашты. Андагы тормыш күргәннәремнән мең тапкыр начаррак булып чыкты. Чибәр генә егет, акылы да бар, кыерсытмас дип уйладым, ә ул чын наркоман булган.

Үзбәкстанда унике ел тора Лилия. “Шул унике елның унике көнен рәхәт тордым микән?” – дип, үксеп-үксеп елады ул. Мин дә тынычландырырга ашыкмадым, әйдә, бер рәхәтләнеп күңелен бушатсын!

– Теләгемә каршы килеп, көчләп яшәде. Кайтып китәр идем, кулымда бер тиен акча юк. Кирпеч заводыннан эштән кайткач аш бүлмәсеннән башым чыкмады, кол итеп тотты. 1991 елда ир бала таптым, аңа Айзат дип исем куштык. Карта уенында оттыргач, мине сатарга йөрде. Наркотик алырга акча кирәк бит, мин бирешмәгәч, улымны сатып җибәрде. Эзләгәнемне күрде дә, бик яхшылап тотып кыйнады. Базарга гына барам дип сорадым да, үзбәк киемнәре белән качтым. Бер таксистны табып, иремнең кушаматын әйтеп (жулик булып танылган ирен бөтен шәһәр белә – авт.), баламны табарга ярдәм итүен сорадым.

Әллә ничә чакрым җиргә барып, ике көн, ике төн көтеп, акча түләп улын алып, Төрекмәнстан аркылы качарга уйлый ул. Монда да язмыш үзенең сынауларын кат-кат өя: чик аркылы үткәрмиләр, кыйнап, сатарга дип баласын тартып алып, документлар сорыйлар. Мең бәлаләр белән, елга булып аккан күз яшьләре бәрабәренә, үзбәк хатыннары ярдәме белән чикне үтә танышым.

– Өч тәүлек поездда бәдрәф янында утырып, хәер сорашып кайттым. Каткан ипине бәдрәфтәге суда җебетеп, Айзатка ашата идем.

Кибеп, суырылып, тәненең бер күзәнәгендә дә яшәү чаткысы тоймыйча, туган нигезенә кайтып егыла ул. Бертуган абыйсы хатынның хәсрәттән дөрләп янган күңеленә тагын ут өсти: “Балаңны Казахстанга сат, үзең поезд астына ташлан!” – ди.

Авылда эш юк, Лилияне берәү дә көтеп тормый, “Мә!” – дип китереп бирүче дә юк. Баласын әнисенә калдырып, Буага китеп, үзбәкләрдән товар алып сата башлый ул.

– Әни әйтә иде: “Мин исән чакта кайт, мин үлгәч сине монда көтүче дә, кертүче дә булмас”, – дип. Абыйга да, энемә дә кирәкмәде ул. Әни ачлыктан үлде...
Төп йортта миңа урын юк, абый талый, энекәш тә көн күрсәтми. Ике ел шулай товар сатканнан соң, Айзат укырга керәсе елны, кая барыйм икән дип бәргәләнгәч, балаларымны алып, Апас районы Кормаш авылына килеп урнаштым. Биш ел сыер саудым, икешәр гектар чөгендер алдым. Колхоз конторасының бер бүлмәсендә утка 2800 сум түләп тордым. Минем өчен бик күп акча. Түли алмагач, тагын чыгып киттем...

Әнисе үлгәч, Лилиянең энесе җү­ләрләнә. Әнисенең каберенә барып, көн саен эчә башлый. Олы кызы Айназ шул вакытта Шәлегә кайтып китә.

– Улымны Казанга мәдрәсәгә җи­бәрдем. Гыйльмулла хәзрәттә белем алды, – ди әңгәмәдәшем.

Һаман да шул бер тамчы бәхеткә алданып, тамагым туймасмы, акчам булмасмы, таянычым булыр дип, 2003 елда Нургизар дигән ир белән танышып, шуңа кияүгә чыга ул. Эшләгән акчасына алынган ике бозау, бер ат кебек бирнә белән килсә дә, каенаналы йортта тагын бер артык кашык булып кабул ителә. Биредә дә ике ел гына торып кала...

2005 елда үзеннән 4 яшькә кечерәк өйләнмәгән егет белән тормыш кора. Бәхет касәсе бер кителсә, ямап куеп кына булмый шул. Ир дигәне бик юаш булып чыга, хатынны яклап бер сүз дә әйтә алмый, ә аның ике энесе Лилия белән улына көн күрсәтмиләр! Бервакыт кыйнарга дип эзләп йөргәндә мунча ләүкәсе астына кереп кача ул.

– Шулвакыт төнге 12дә чыктым да, тулы айга карап: “Әй, Раббым, әни дә юк, әти дә юк, миңа кечкенә генә бер өй бир... – дидем. Авыллар буйлап тагын эш эзләп йөргәндә, юлына Хәев Наил дигән кеше очрап, шушы өенә алып килә. Дуңгыз фермасында эш тәкъдим итә.

Бу өйне яшәрлек дәрәҗәгә җит­кергәнче күп көч куя Лилия ханым. Тамак хакына дип, күршедәге ялгыз әбине карарга яллана. Эшләрен эшләгән өчен кайбер көнне бер табак он, бер уч токмач, йә шикәр бирә әби. Салкын кыш, утын юк. Шул әбигә утын ярганда, Лилиягә дә ике пүлән эләгә. Аның белән өй җылымса гына була. Фермада кеше урынында эшләп йөри. “Руслар бик булышты, татарлар барлыгымны да белмәделәр, йөз чөерделәр, – ди үзе ул вакытларны искә алып. – Бирегә килеп төпләнгәч, Айзат беренче тапкыр “тамагым тук” дия иде”.

– Яз җиткәч, кешедән үргән, бө­решкән 9 чиләк бәрәңге җыйдым. Каты, кантарлы җиргә утырттык шуны. Болытка карап, акырып-акырып еладым, кантарлар таралып беткәнче яңгыр яуса икән дидем. Шул 2003 елны 9 чиләк бәрәңге утыртып, 26 капчык бәрәңге алдым.

Шулай итеп, күргәннәрен эчкә йотып, тырмашып яшәп китә Лилия. Хәзер җәй буе шулай яшелчә үстереп сата ул. Ел саен 10 үрдәк алып үстерә. Тик бер баскан тырмага һаман баса шул. 2006 елда чуаш милләтеннән булган көтүчене йортка кертә. “Үз гомеремдә берәүне дә яратмадым да, яратылмадым да. Монысы белән дә утын кирәк булганга гына, утын табышыр дип кушылдым (Бу йортка газ да, су да кермәгән – авт.). Холкы начар, эчеп алса, үтергәнче кыйный. Ике ел урманчыга булышып, мунча салды, хәзер шунда тора.

“Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада”

Язмыш Лилиягә күргәннәре өстенә хәсрәтләрнең тагын да ачырагын сайлап куйган була.

– 2007 елда “кайтып йөрим”, – дип чыгып киткән улыннан бик озак хәбәр килми. Начар төркемгә эләккән икән. Озакламый йөрәк парәсенең кулга эләгү хәбәре килеп ирешә... Шулай итеп аның соңгы өмете дә өзелә.

Ана кешенең төп аңлаучысы, ярдәм­чесе, терәге булырдай кызы белән дә аралары өзек.

– Айназ Яшел Үзән егетенә кияүгә чыкты. Бурычка батып, кодагый тиешле кешеләргә барган идем, ачык чырай күрсәтмәде. Мин хәерче бит, алар байлар. Кызым белән 20 сум акча өчен сүзгә килдек. Бер тиен акчам юк көннәр, улым белән сөйләшәсем килә. Айназга: “Кызым, телефоныма акча сала алмыйсыңмы?” – дидем. “Туйдырдың инде шул акчаң белән!” – диде дә, трубканы куйды. Бөтен әйберең булыр, әни дип әйтергә әниең булмас, – дип әрнеп еладым. Ике ел хәбәр биргәне юк. Телефон номерын алыштырды, адресын белмим. Бәйрәм саен түгел, ел саен туган көнемә көтәм, ана бит мин, ана! – диде дә, сүзен әйтеп бетерә алмыйча тагын үксеп елап җибәрде әңгәмәдәшем. – Кызым бит хатын-кыз, үзе дә әни кеше! – дип тә өстәде ачы күз яшьләре аша.

Соңгы сүз

Лилия ханым бүгенге көндә эшсез. Ел саен урып-җыю вакытын түземсезлек белән көтеп ала. Узган ел ындырда эшләгән өчен ун мең сум акча алган ул. Биш меңен җыеп куйса, калганына яшәү өчен кирәк-ярак алган, әти-әнисенең ашын уздырган. Мәчетләр хәер итеп биргән акчаны җыеп, улы янына барган, үт куыгына операция ясаткан. Кыскасы, очын-очка ялгап көн күрә. Алда әйткәнемчә, Лилия ханым бик кечкенә өйдә яши. Аның да нигезе беткән. Ике ел элек Президентка хат язып, йортның нигезен яңарту өчен кирпечләтә ярдәм сораган ул. “Мөрәҗәгатегез район хакимиятенә җибәрелде”, – дип хәбәр килсә дә, ул тарафтан ләм-мим.

Лилия Ибраһимова туган ягыннан читтә, бертуганнары белән 15 ел күрешмичә, үзе әйтүенчә, бер көн хатын-кыз бәхете күрмичә, язмышына буйсынып яши. Улын исән-сау күрү теләге белән яна, аның тәүфыйгы белән кайтуын тели. Һәм... йөрәгендә аналык хисләре уянып, үзе исән чагында “әнием” дип кызының кайтуын көтә.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Апас – Урта Биябаш – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ