Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ни өчен “Матбугат.ру” үзен иң популяр татар сайты дип йөртә? (ВИДЕО)

13 Октябрь 2016 2162
Данил Сәфәров исеме күпләргә таныш. Аны телевизион тапшыру алып баручысы буларак та беләләр. Ул татар матбугатын бер ояга җыеп, “Матбугат.ру” сайтын булдыручы. Аны “Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенә чакырырга булдык.
– Данил, татар сайтлары буенча тәҗрибәгез зур. Сайт укучыларына хәзер нинди язмалар кирәк дип уйлыйсыз?

– Бүгенге массакүләм укучыга җиңелчә, “сары” темалар кирәк. Ул – артистлар тормышы, үлем-китем, ир белән хатын кебек темалар. Дәүләти басмалардан да җитәкчелек, әгәр сайтлары булса, анда керүчеләр санын арттыруны сорый. Хәзер алар да трафик (керүчеләр санын) арттыру өчен “сары” темаларга язарга мәҗбүр. Әгәр дә сез “Intertat.ru” һәм “Татар-информ” сайтларын карасагыз, анда “сары” әйберләр тулып ята. Элек шәхси басмаларны гына “сары” матбугат дип әйтергә күнелгән иде. Хәзер дәүләт басмалары да шушы темаларга күчәргә мәҗбүр. Чөнки трафикны башкача ясап булмый.

– "Матбугат.ру" сайты үз-үзен аклыймы?

– Әгәр бер генә сайт булса, авырга туры килер иде. Әмма безнең сайт эчендә “Tatpressa.ru”, “Туйлар.ру” кебек тагын берничә сайт “яши”. Аннары, сайтларны техник яктан тәэмин итү белән шөгыльләнәбез, алып барабыз. Бер кечкенә холдинг без. Шулай яшәгәндә генә алар үз-үзен аклый.

– Күптән түгел “Татар-информ” белән “Intertat.ru” сайтларын куштылар. Болай эшләү кирәк идеме?

– Бу мәсьәләдә карашым ике төрле. Бер яктан, әгәр сайт финанс яктан уңышлы түгел икән, аны дәүләт хисабына яшәтү кирәк түгелдер. Ни өчен дигәндә, ул болай да безнең хисапка яши булып чыга бит инде. Ни өчен әле без – салым түләүчеләр – кемнедер жәлләп, эш урыннары бетә дип, сайтны тотарга тиеш? Икенче яктан караганда, “Intertat.ru”ның үз йөзе бар. Ул – аягында нык басып торучы матбугат чарасы. Әмма анда да торгынлык юк түгелдер. “Матбугат.ру”да да бар андый торгынлык. Ә “Татар-информ”га яңа җитәкчелек, яңа кадрлар килү хисабына соңгы бер ай чамасында ул кызыкланды. Алга таба ничек булыр?.. Ә кайсы татар сайтлары яхшы дип сораганда, без аны ниндидер бер вакыт аралыгында карарга тиешбез. Бүгенге көн белән карасак, әлбәттә, “Татар-информ” кызыклырак. Әгәр дә күпмедер вакыт аралыгында карасаң, “Intertat.ru” аягында ныграк басып тора.

– “Матбугат.ру” болай да артистлар турында. Ни өчен “Артистлар.ру” сайтын ачарга булдыгыз?

– Әлегә “Артистлар.ру” сайты бернинди дә акча китерми. Шул ук вакытта аның чыгымнары да юк. “Артистлар.ру” – артистлар, җырчылар каталогы буларак ачылды. Без бит инде күнеккән 700, 1000, 2000 татар җырчысы бар дип әйтергә. Аларның исемнәре теркәлсен өчен каталог-сайт булдырдык. Ә “Артистлар.ру” – артистлар турындагы яңалыкларны шушы сайтка элү әзме-күпме трафик китерү өчен башкарылды. Әгәр без ул сайтны база итеп кенә ясаган булсак, анда кеше кермәс иде.

Артистлар дигәннән, хәзер бөтен матбугат вәкилләре, журналистлар йолдызларның социаль челтәрләреннән, мәсәлән, “Инстаграм”ыннан яңалыкларны алып кына бара. Элек рус һәм чит ил матбугатында папарацци күренеше бар иде. Журналистлар информация алып, аны фотога төшерү өчен йолдызлар артыннан чабып йөрде. Макияжсыз төшерер өчен хәтта. Бүгенге көндә йолдызлар үзләре үк макияжсыз төшкән фотоларын социаль челтәрдәге битләренә элеп куя. Ниндидер революция булды дип әйтергә була. Чөнки мәгълүматны эзләп йөрисе юк хәзер.

– Үз-үзегезгә хуҗа булгач, эш көнегезне ничек төзисез?

– Шуның белән бәхетлемен. Ничәдә телим, шул вакытка киләм. Ничәдә телим, шул вакытта кайтып китәм. Аңа карап башка кешеләрдән кимрәк эшлим дип тә әйтә алмыйм. Берәү дә миңа шалтыратып “син кайда йөрисең?” дип әйтми. Елга бер мәртәбә була торган ялымны планлаштыруым белән дә бәхетлемен. Кайберәүләр кебек “сайлауларга кадәр җибәрмиләр, фәлән-фәсмәтән” дигән нәрсәләр юк. Гадәттә иртәм балаларны балалар бакчасына алып бару белән башлана. Әлегә зурысы гына йөри. Иң яхшысы – иртә тору. Эшләрең дә бәрәкәтле бара.

– Сәяси уеннарда катнашасызмы?

– Юк. Төркияне дә дошман итеп күрә алмыйм. Төркияне яратабыз. Быел алтынчы мәртәбә ял итәргә бардык.

– Балалар беләнме?

– Кечкенәсен калдырган идек.

– Ничә яшь булды балаларыгызга? Хатыныгыз ни хәлләрдә?

– Әдилә яшь ярымлык кызыбыз Нәргизә белән өйдә утыра. 5 яшьлек улыбыз Сабир балалар бакчасына йөри. Әдиләнең вакыты булганда мәкаләләр яза. Журналистик эшчәнлеген ташламый.

– Данил, “Матбугат.ру” сайтында “иң популяр татар сайты” дип язгансыз. Бу кайсы чыганакларга нигезләнеп алынды?

– “Татнетны үстерү фонды”ннан. Аларның тикшерү мәгълүматы булмаган очракта да, әгәр дә безнең сайтка караганда күбрәк керүче татар сайты бар икән, ул язуны алып ташларга мөмкинбез.

БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Сәфәров Данил Наил улы.
Туган көне: 1980 елның 23 феврале.
Туган шәһәре: Казан шәһәре.
Белеме: КДУның журналистика һәм социология факультеты, КГФЭИның финанс һәм кредит факультеты.

1.jpg

Данил Сәфәров хатыны Әдилә, улы Сабир белән

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ