Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ни өчен Ләйлә Дәүләтова кызының әтисен яшерә?

2 Февраль 2016 2601
Ләйлә Дәүләтова. Күпләр аның шәхси тормышы белән кызыксына. Бу көннәрдә шагыйрәнең "Зурлар өчен әкият" дип исемләнгән китап презентациясенә әзерләнеп йөргән чагы. 
– Ләйлә, нигә "Зурлар өчен әкият"?

– "Зурлар өчен" булгач, аның асылында ниндидер бер сер, мәхәббәт, интим бар кебек. Ул бөтен нәрсәне үз эченә алган. Хәзерге халәтемә бик туры килә. Мәхәббәтне мин шулай ук зурлар өчен әкият дип саныйм.

– Ә ни өчен кызыңның әтисен яшерәсең?

– Быел ноябрьдә кызыма 3 яшь була. Алла боерса, ноябрьдә эшкә чыгачакмын. Минем максат – "Адәм белән Һава"да үземнең гаиләмне дә чыгару. Әйе, күп кеше миннән ни өчен иремне күрсәтмәвемне сорый. Сәбәбе – әлегә ирем үзе моны теләми. Ирем белән икебез арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик үк гади түгел. Ул мине үлеп ярата. Мин дә аны үлем яратам. Әмма гөр-гөр килеп яшибез дип әйтә алмыйм. Ирем белән сүзгә килүебез туган авылыма еш кайтуымнан башланды. Безнең бәбигә иркенлек кирәк. Авылга кайткач, аңа ишегалды да җитми...

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Ләйлә Дәүләтовага яңа китабын чыгаруда кем ярдәм иткән? Быелгы концертында кемнәр булачак? Җырчы Фидан Гаффаров килерме? Иң якын дусты кем? Бу сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 4 февраль көнне чыгачак 5нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ