Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Неврозны дару дәваламый

31 Март 2020 808
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды,№ 4 АПРЕЛЬ 2019
Невроз – психик эшчәнлекнең бозылуы. Невроз вакытында авыру үз халәтен аңлый, авырганын таный.

Невроз еш кына психик травмадан соң барлыкка килә. Тик шәхес өчен зур мәгънәгә ия мөнәсәбәтләргә бәйле психик травма булганнан соң гына. Теләсә кайсы психик травма кешедә невроз тудыра алмый.

Неврозны гадәттә гипноз, аутоген тренинглар, дарулар белән дәвалыйлар. Авыруга дарулар ярдәм иткән кебек тоела. Ләкин дару кешенең проблемасын чишәргә өйрәтәме соң? Юк, билгеле. Авыру кире үзенең ярсулы иҗтимагый мохитенә әйләнеп кайта. Һәм тагын кая барырга белми аптырап, бер белгечтән икенчесенә йөри башлый, халык табибларына бара. Авыруны психологик күнегүләр ярдәмендә дәвалау урынына, табиб аны дарулар биреп тынычландыра. Ләкин күпмедер вакыт узуга, авыру яңадан табибка мөрәҗәгать итә. Кызганыч, мондый халәттә дарулар “өстән” генә йогынты ясый. Хәл авырайган очракларда, авыруны депрессиядән махсус белгечләр генә чыгара ала.

Невроз ничек беленә?

Оялучан, үпкәчел, юк-барга ышанучы, үзен гаепле итеп сизүче, көнче – болар невротик шәхес билгеләре. Физик күрсәткечләре бик күп төрле: берәүнең йөрәге авырта, икенчесенең эче, өченче кешедә – мигрень... Хатын-кызларда күптөрле җенси авырулар, ир-егетләрдә потенция түбәнәю дә – невроз авыруы күрсәткечләре. Кызганыч, кеше неврозның физик симптомнары белән очрашкач, күп вакытта терапевтка, неврологка, кардиологка, гастроэнтерологка йөри башлый. Тагын кемнәргә генә мөрәҗәгать итмиләр, авыруларын дәвалар белгечне бик озак таба алмыйлар.

Табиблар бу авыруларны еллар буе күзәтә килә, тик бернинди органик авыру тапмыйлар. Чөнки проблема – эчке конфликтларны чишмәүдә! Шуңа күрә дәвалауның уңай чишелеше пациентның үз проблемаларын аңлавына бәйле. Авыруның шәхес структурасын үзгәртеп, аны эчке конфликттан арындырырга кирәк, моны дарулар белән генә хәл итеп булмый.

Невроз белән түрәләр еш интегә. Чөнки стресслы ситуацияләргә күбрәк эләгәләр. Аларга еш кына үзләренең эчке максатларыннан чыгып түгел, читтән килгән күрсәтмәләр белән эш итәргә туры килә. Кайбер очракта бу неврозга китерә.
Вакытны озакка сузмый психотерапевтка мөрәҗәгать иткәндә, невроз белән интегүчеләрне уңышлы дәвалап була.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1691
ӨСКӘ