Язмалар исемлегенә күчү
1. Берәрсенә мөрәҗәгать иткәндә, немецлар “сез” сүзен сирәк куллана, үзләреннән шактый өлкәннәргә дә “син” дип кенә эндәшәләр.
2. Дустыбыз очрашуга чакырса, без шундук ризалашабыз, ә немец бу очрашу өчен вакыты бармы-юкмы икәнен башта бик яхшылап тикшерә.
3. Немецның тәртип яратуы һәм законга буйсынуы чамадан ашкан. Күршесе чүп-чарын сортларга аермый гына ташласа, яисә берәрсе тиешсез урында тәмәке тартса, ул шундук полициягә хәбәр итә.
4. Безнең хатын-кызлар кибеткә дә бизәнми генә чыкмый, ә немец хатыннары моңа вакыт әрәм итми, кием-салымнары уңайлы булса, алар өчен шул җиткән.
5. Салкын тидереп авырса, немец кеше алдында кулъяулыгын чыгарып, каты итеп борын сеңгерергә оялмый.
6. Исерек килеш тотылган яисә 6 тапкыр биреп тә, правага имтихан тапшыра алмаган машина йөртүчеләрне Германиядә “юләрлек буенча” тикшерәләр.
7. Немецлар фәкать дөресен генә сөйли. Хәтта кунакта берәр сый ошамаса, хуҗага турысын әйтәләр, тәнкыйть кешегә камилләшергә ярдәм итә дип уйлыйлар.
8. Кичке тугыздан соң немецка берәү дә шалтыратырга тиеш түгел – бу аның шәхси тормышына тыкшыну дип атала. Студентларның тулай торагында исә бер кешегә – бер бүлмә, беркем беркемгә комачауларга тиеш түгел.
Немецларның сәер гадәтләре
10 Январь 2019 850

Кызыклы күзәтүләр....

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ
Автор: