Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Намаз вакытлары үзгәрде

17 Март 2014 2488
Татарстанда төрле чыганакларда күрсәтелгән намаз вакытларының бер-берсе белән чагышмавы дин кардәшләребездә бик күптән ризасызлык уятып килде.
Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, редакциябезгә дә еш шалтыраталар, хатлар язалар иде. Күптән түгел Голәмәләр шурасы җыелышында намаз вакытларын билгеләүгә кагылышлы сөйләшү булды. Дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килде һәм шуларны истә тотып төзелгән намаз вакытлары тәкъдим ителде.

Намаз вакытларын ничек дөрес билгеләү турында Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.

– Равил хәзрәт, әңгәмәне намаз вакытының ни өчен биш булуы турында сөйләшүдән башлыйк әле.

– Намаз – Ислам динендә иң бөек гыйбадәтләрнең берсе. Ул Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Аллаһы Тәгалә тарафыннан биш вакыт фарыз итеп бирелә. Икенче көнне Җәбраил фәрештә Расүлебез янына килеп намаз вакытларын, аны уку тәртибен күрсәтә. “Шушы вакытлар арасында намазларыгызны укыгыз”, – ди ул. Шулай итеп мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз булып тора. Иртәнге намаз, таң атып, офыкта аклык тарала башлагач керә, кояш чыкканчы дәвам итә. Өйлә намазын зәвәл вакытыннан соң, ягъни кояш иң биек ноктага менеп, баю ягына авыша башлагач укыйбыз. Икенде намазы кояш иң биек ноктадан авышканнан алып ул вакытта булган шәүләне исәпләмичә бер әйбернең шәүләсе ике тапкырга арткач башлана һәм кояш баеганчы дәвам итә. Ахшам намазы кояш баегач керә һәм офыктагы кызыллык беткәнче бара, аннары ястү намазы укыла. Аны иртәнге намазга кадәр укырга була. Ләкин һәр намазны ахырга калдырмыйча, вакыты керү белән укырга тырышырга кирәк.

Ислам диненең асылы буйсынуга корылган. Без кайбер гыйбадәтнең хикмәтен аңлыйбыз, кайберләренекен юк. Мәсәлән, ураза тотуның хикмәте зур, ягъни ризыктан, ашау-эчүдән тыелып, кеше үзенең нәфесен тәрбияли. Бу сәламәтлеккә дә файдалы. Намазның да хикмәтләре күп, мисал өчен, намаз – рухи азык. Адәм баласы сәламәт булу өчен көнгә берничә мәртәбә ашаган кебек, җанның чисталыгын саклау максаты белән Аллаһы Тәгалә биш вакыт намазны фарыз кылган. Табиблар намаз укуның сәламәтлеккә файдасын раслады. Намаз иң олы гыйбадәттән санала һәм ул Аллаһның безгә йөкләгән бер сынавы да әле. Без бу дөньяга сынау өчен җибәрелгән һәм кешенең Аллаһка буйсынып гыйбадәт кылуы сынауның иң төп өлеше булып тора. Шуңа да гыйбадәтне ничек кушылган, шулай кабул итеп тиешенчә башкару мөһим.

– Моңарчы бер җирлектә намаз төрлечә укыла иде. Моны ничек аңларга?

– Аллаһы Тәгалә “Ниса” сүрәсенең 103нче аятендә: “...Намаз мөсел­маннарга төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәттер”, – ди. Намаз вакыты кояш йөрешенә бәйле һәм аны санап була. 19 гасыр ахыры, 20нче гасыр башына күз салсак, галимнәр астрономик исәпләүләргә таянып, календарьлар төзи башлаганын күрербез. Узган гасыр башында бик күп календарь чыга, аларда намаз вакытлары сәгатьләп күрсәтелә. Бу революциягә кадәр дәвам итә. 1917 елдан соң календарьларда намаз вакытлары кими, соңрак бөтенләй бетә, кояшның чыгу һәм баюын гына күрсәтәләр. Халык намазны шуларга таянып укыган дип аңларга мөмкин. Узган гасырның 90нчы елларында календарьларда биш вакыт намаз янәдән күрсәтелә башлады. Ләкин андагы исәпләүләр астрономик вакытка туры килми. Сәгать ярым аерма белән төзелгән намаз вакытлары буенча, сентябрь аенда мәчетләрдә азан әйтелә, ә офыкта кызыллык күренеп тора. Димәк, бу намаз вакыты әле кермәгән дигән сүз. Ураза тотканда сәхәрне намазга ике сәгать алдан ашап бетерергә кирәк, дибез. Сентябрь аенда кеше ашап утыра, ә таң аткан була инде. Мөселман дәүләтләрендә календарьлар астрономик хисап белән төзелә. Мәккәдә генә сәгать ярым аерма куела, чөнки ул экваторга якын булгач, анда кояш чыгу һәм баю сәгать ярымнан артмый. Таң ата башлауга кояш чыга, ә кич шундук байый, караңгы тиз төшә.

– Астрономик хисап ничек була?

– Кояш баегач офыктан югала. Ул горизонттан ерагайган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы кими, аннан соң аклыгы бетә, җиһанны караңгылык баса, бернәрсә күренми башлый. Ул гадәттә 15 һәм 18 градуслар белән билгеләнелә. Шуңа күрә иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч, таң беленергә керешә, 15 градуска җиткәч, кызыллык башлана. Көн әкренләп яктыра, кояш чыга. Ә кич киресенчә, 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста аклыгы бетә. Ә менә җәй көне, безнең җирлектә кояш искә алынган градуслардан түбәнрәк төшми һәм шул сәбәпле безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетми.

– Бу очракта мәсьәлә ничек хәл ителде?

– Татарстан җирлегендә май аена җиткәч, иң озын көннәр, кыска төннәр башлана. Җәй көне төннәр кыска, офыкта кызыллык бетми. Кояш 18 градуска төшеп җитәргә өлгерми, таң ата башлый, ягъни таң һәм кояш баю аклыгы кушыла. Бу вакытта ничек намаз укырга? Ул вакытта без сәгать белән санауга күчәбез. Чөнки башкача хисаплау мөмкин түгел. Җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баеганнан сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр вакытын кояш чыкканчы ике сәгать дип билгеләдек.

– Халык намаз вакытын кайда белә алачак?

– 2014 ел яңа намаз вакытларына күчү елы булачак. Ә инде календарь чыгаручыларга 2015 елдан яңа намаз вакытларын күрсәтүне сорыйбыз.

– Хәзер компьютер, айпад, телефонда да намаз вакытларын күрсәтә торган программа урнаштырып була. Аларны файдаланырга мөмкинме?

– Алар градус белән саналган һәм безнең хисаплауга туры килә.

– Элек укылган намазлар дөрес булырмы икән?

– Инша Аллаһ, дөрес була, чөнки алар Диния нәзарәте тарафыннан төзелгән календарьга таянып башкарылган. Ә яңа календарь чыкканнан соң шуны куллану һәрберебезгә дә тиешле. Дин кардәшләремә бигрәк тә ястү намазы һәм иртән сәхәр ашау вакытларына игътибар бирергә киңәш итәм, алар яңа календарьда дөрес итеп күрсәтелгән. Әгәр берәр сорау туса, Голәмәләр шурасы әгъзалары аңлатып бирергә әзер. Без бернинди дә яңалык кертмәдек, намаз вакытларын дөресләдек кенә.

– Пәйгамбәребез заманында сәгать булмаган, халык намазны минутын минутка туры китереп укымаган. Кеше ихлас күңелдән гыйбадәт кылса, берничә минут аерма белән намаз уку шул кадәр үк мөһимме?

– Ихласлык мөһим, ләкин намаз вакытында укылырга тиеш. Иртәнге намаз таң ата башлагач керә, дидек. Галимнәр көн болытлы булса, намазны соңрак укырга куша. Чөнки болытлы көнне офыкны күреп бетереп булмый, башка намазларда да сәгать булмаса, бераз көтеп тору хәерле. Болай эшләнә, әгәр синең кул астында дөрес намаз вакытлары күрсәткән календарь булмаса, ләкин синдә дөрес намаз вакытлары күрсәткән календарь булса, шуңа таянып укысаң, намазың дөрес була инша Аллаһ.

– Бездә кайбер түрәләр кышкы вакытка күчүне кире кайтару турында бәхәсләшә. Яз сәгать телен киредән күчерә башласак, яңа төзелгән намаз вакытлары дөрес булачакмы?

– Ул чагында намаз вакытлары шулай ук бер сәгатькә күчәчәк, башка үзгәреш булмаячак.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1734
ӨСКӘ