Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Намаз ул – Аллаһ белән сөйләшү”

16 Октябрь 2020 445
“Әгәр дә мөселман кешесе, фарыз намаз вакыты кергәч, тәһа рәтен җиренә җиткереп алса, намазны Аллаһтан курку хисе белән, хәрәкәтләрен яхшы итеп кылып укыса, бу намаз аның элекке вакытта кылган гөнаһлары кичерелүенә сәбәпче булачак, әгәр дә ул зур гөнаһлар эшләмәсә. Һәм бу гөнаһларның кичерелүе гомер буе булачак”, – диелә Пәйгамбәребез Мөхәммәд нең (с.г.в.) хәдисендә. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән әлеге гыйбадәт, төгәлрәге, иртәнге намазның фазыйләтләре турында сөйләштек.
– Иртәнге намазны иң хәерле гыйба дәт, диләр. Моңа нинди дәлилләр бар?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Биш вакыт намазыгызны, бигрәк тә уртанчысын саклагыз”, – ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләреннән аңлашылганча, уртанчысы икенде намазы була. Ни өчен аны сакларга соң? Ул кешеләрнең эш вакытына туры килә һәм күпләр, төрле сәбәп табып, аны калдырырга хирыслана. Ә иртәнге намаз үтәлә әле. Бигрәк тә ул төнге вакытка туры килсә, берәү дә беркая ашыкмый, иркенләп гыйбадәтен башкара. Өйлә намазы төшке аш вакытына туры килә һәм аны да күпләр укый. Ахшам белән ястү – кичен, ягъни өйдә вакытта укыла һәм шулай ук авырлык тудырмый. Ә менә эшнең кызган вакытында дөнья мәшәкатенәме, әллә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга өстенлек бирәсеңме дигән сынау икенде намазына туры килә.
Моннан тыш, иртәнге һәм ястү намазларын уку адәм баласының ихласлыгын күрсәтә һәм монафыйклыктан аерылып тора. Иртәнге намазны, бигрәк тә ирләргә, мәчеттә уку хәерле. Әгәр кеше иртәнге намазга мәчеткә бара икән, Расүлебезнең хәдисеннән аңлашылганча, ул төне буе гыйбадәт кылган хөкемдә була һәм Аллаһы Тәгалә көне буена аны Үзенең сак лавы астында тота. Ягъни андый зат монафыйклыктан да арына, төне буе намаз укыган дәрәҗәгә күтәрелә һәм Раббыбыз аны бәла-казалардан да саклый. Иртәнге намазны мәчеттә укуның әҗер-савабы да зур.

– Бездәге мәчетләрдә иртәнге намазга килүчеләр бармы?

– Шәһәр мәчетләрендә азан әйтелә, иртәнге намазлар укыла, килүчеләр бар.

– Иртәнге намазга йокыдан уяну Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеме? Чөнки нәкъ менә күпләр йокыны җиңә алмыйча әлеге гыйбадәткә тормый бит...

– Әлбәттә, кемнедер Аллаһы Тәгалә алдан уята, ә кемнедер – юк. Гомумән, кешенең дингә керүе, намаз укуы – һәммәсе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бирелә. Дөрес, монда кем беренче адым ясый дигән фәлсәфи мәсьәлә бар. Ягъни Аллаһы Тәгалә беренче булып адәм баласының калебенә иман орлыгы саламы, әллә инде без үзебез Аңа якыная башлыйбызмы? Хөкем шундый: Аллаһы Тәгалә беренче адымны ясау өчен бөтен мөмкинлекне тудыра. Вәгазьләүче дә, юл күрсәтүче дә, хакыйкатьне аңлатучы да һ.б. Аллаһы Тәгаләдән килә. Сиңа әлеге дәлилләрне җибәргәч, Ул адым ясарсыңмы дип көтә. Адәм баласы бер адым атласа, Аллаһы Тәгалә аңа каршы ун адым ясый, Үзенең рәхмәте белән канатландыра. Кич йокларга ятканда иртәнге намазга торырга дип ният кылмыйбыз икән, әлбәттә, кояш чыкканчы уяна да алмаска мөмкинсең, чөнки ниятең юк. Ә инде ниятең бар һәм ул ихлас икән, Аллаһы Тәгалә уятачак. Иртәнге намазны да үзенчә бер сынау дияр идем.

– Иртәнге намаз таң беленә башлагач, кояш чыкканчы укыла. Әгәр кеше соңар ды, укырга җитешмәде икән, нишли?

– Әйе, кояш чыгуга иртәнге намаз вакыты бетә. Укырга өлгерә алмасаң, казага калдырасың. Кояш чыгып кырык минут узгач, гыйбадәтне үтәргә дә мөмкин.

– Намаз укыганда йөрәкнең дә намазлыкка килүе кирәк. Ягъни йөрәксез укылган намаз кояшсыз көн, җансыз тән кебек. Моны ничек аңлатыр идегез?

– Коръәни Кәримнең “Мөэминнәр” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Шундый мөэминнәр уңышка ирешер, кемнәр намазларын ихлас күңелдән, бирелеп укыр”, – ди. Ягъни намазны ихласлык белән яки ихлассыз да укырга була.

– Ихлассыз уку ул – намаз укыган кебек кыланып торумы?

– Кайчак намаз укыганда фикер чуала, уенда кеше әллә кайларга ашкына: күңеленнән генә сәфәргә чыгып китә, плитәдәге ашын “карый”, кибеттә бүген күпме табыш керүен һ.б. уйлый. Ягъни ул намазда вакытта дөньяви мәшәкатьләр турында кайгырса, бу ихлассыз укылган намаз санала һәм аның әҗере ким булырга мөмкин. Ә инде ихлас булып, намазда укылган Коръән аятьләренә игътибар биреп, мин бит Аллаһы Тәгалә каршында басып торам, дип фикерләсә, намаз хисен сизсә, гыйбадәтен ихлас тан үти дияргә нигез бар. Ягъни намазга басу бер сынау булса, аның эчендә тагын әллә ничә имтихан яшеренгән әле. Намаз уку бер нәрсә, ә әҗеренә ирешү –бөтенләй башка. Бер сафта намаз укучылар да төрле дәрәҗәдәге савап ала. Аның халәте кешенең эчендәге ихласлыкка бәйле. Кайбер галимнәр хәтта ихласлыксыз намаз кабул булмаска да мөмкин, диләр. Моның белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле. Аларча ихласлык шарт түгел. Шулай да намаз укыганда аяк-кулны селкетергә, як-якка карарга, артык хәрәкәтләр ясарга ярамый. Намаз үзенә ураза, хаҗ, зәкят кебек фарыз гамәлләрне дә җыйган бит. Һәр намазда кыйблага карыйбыз һәм хаҗ гыйбадәте шунда чагыла. Намаз укыганда кадерле вакытыбызны Аллаһы ризалыгы өчен сарыф итәбез, ягъни вакыт белән зәкят түлибез. Намаз укыганда ашау-эчүдән тыелып торабыз һәм моны ураза хөкеменә кертергә була. Шуңа да намазның дәрәҗәсе бик зур.
Намаз ул – Аллаһ белән сөйләшү дә әле. Гыйбадәт кылганда укыла торган “Фатиха” сүрәсенең яртысына кадәр Раббыбызга мактау сүзләре ирештерәбез, икенче өлешендә Аңардан сорыйбыз. Адәм баласы әлеге сүрәнең мәгънәсен белмәсә, Аллаһы Тәгалә белән нинди аралашу була инде? Шуңа да, тәһарәтләнеп, Аллаһы Тәгалә каршына барып басканбыз икән, нәрсә әйткәнебезне аңларга бурычлыбыз. Хәзер Коръәннең төрле телләргә тәрҗемәсе бар һәм аларны рәхәтләнеп укырга, кайсы сүрәдә сүз нәрсә турында барганын аңларга мөмкин.

– Кайберәүләр намаз укып күңелгә тынычлык тапмыйм, тәэсирләнмим, ди. Бу да ихлассызлык белән бәйлеме?

– Урта гасырда яшәгән Ибраһим Әл-Әдһәм дигән галим: “Йөрәгеңне өч халәттә тикшер: намаз укыганда, кулга Коръән алгач һәм дога кылганда”, – дигән. Намаз укыганда йөрәгең ачылмый икән, Коръән укып кара. Изге китапны укыганда да күңел кылларың селкенмәсә, дога кыл. Бу чакта да күңел халәтең үзгәрешсез калса, димәк, Аллаһы Тәгалә калебеңә рәхмәт капкасын япкан. Ниндидер гөнаһың бар һәм шуннан тәүбә итәргә кирәк. Шул чагында гына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт капкасы ачылыр һәм намаз, дога, зикердән тәм таба башларсың. Ул гөнаһ кечкенә генә дә булырга мөмкин. Иман тәмен тоя алу да әһәмияткә ия. Кайберәүләр дингә кергәндә аннан ләззәт алса да, соңрак ул тәмне югалта. Мондый күңелсезлек читләп узсын өчен иманны яңартып торырга – реставрация ясарга кирәк.

– Аның өчен нишләргә?

– Хаталарыңны барлап, алардан арыну зарур. Кылган гамәлләреңне, телең белән сөйләгән сүзне төзәт. Көнгә биш вакыт намаз уку да, ел саен уразага керү дә шул реставрациянең бер чагылышы инде.

– Намаз кыямәт көнендә адәм балаларын ничек саклаячак?

– Дингә бер яклы итеп карарга ярамый. Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләрне безгә физиологик, психологик, рухи, дөньяви, ахирәви файда алу максатыннан иңдергән. Гомрә хаҗы кылганда берәү: “Хәзрәт, уйлыйм-уйлыйм, тик хаҗ системасының асылына төшенә, аңлый алмыйм”, – диде. Ни өчен Кәгъбатуллага килдек, ник бу яктан әйләнәбез һ.б. дип уйлый башласаң, дөрестән дә, бу бернинди мантыйкка сыймый. Изге Мәккәгә баргансың икән, инанырга һәм гыйбадәтне үтәргә генә кирәк. Намазда да кайчак кеше төпченә башлый: ни өчен биш вакыт, нигә шул рәвешле укыла һ.б. Кемдер хәтта “мин намазны үземчә укыйм”, дип җибәрә һәм бу сүзләре белән үзен Аллаһы Тәгалә дәрәҗәсенә күтәргәнен аңламый. Ул шулай эшләп, тагын да зуррак гөнаһ кыла. Без ишеттек һәм буйсындык! Намазга ышанып, Аллаһы Тәгалә кушканча үтәсәң, шиксез, шуннан сиңа бәрәкәт, сәгадәт, сәламәтлек, иминлек һ.б. да киләчәк.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 27 июль 2017 ел № 29.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1333
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ