Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наилә Яхина табылды

3 Сентябрь 2015 1731
Наилә Яхина җиде буын бабасын белми. Әмма нәсел-нәсәбе хакында азмы-күпме мәгълүматы бар.
Әнисе Нәсимә исемле, аның әнисе – Хәят. Хәят Пермь өлкәсе, Куяды районы, Гундыр авылында туып-үскән. Хәятнең әтисе – Хаҗибай (Хаҗда булган) морза. Хаҗибайның ялчылары да дүртешәр хатын белән яшәгән, бай булганнар. Революция вакытында Хаҗибайның улларын атып үтергәннәр.

Наилә Яхина тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы, Шәрдәк авылыннан. Татар районы. Татар халкы яши бу якларда. Әнисе: “Без болгарлар”, – дип тә әйткән. Тәтешле районында Болгар дигән авыл да бар икән.

– Наилә ханым, югалдың бит син. Халык сорый, көне-төне безгә шалтыраталар.

– “Кая югалдың?” – дип урамда танып сораучылар да бар. Бер ир Сәйдәшев концертлар залы каршында тотып алып: “Кайда булдың син?” – дип тирги дә башлады хәтта.

– Өч тапкыр кияүгә чыккансың икән?

– Беренчесенә училищеда гашыйк булдым. Икәү бергә укыдык. Фәрит – рәссам иде. Училищеның соңгы курсында өйләнештек, миңа 21 яшь иде. Рәссамнар еш гашыйк булучан икән, бер кызга гашыйк булды. 13 ел яшәгәч, чыгып киттем. Миннән аерылышкач, күп тапкырлар өйләнде ул. Соңгысы белән яшиләр, ике бала тапты. Бу хатыны бик яшь.

– Икенче иргә ничек чыктың?

– Дус хатын таныштырды: “Бик әйбәт ир бар, аңа хатын кирәк”, – диде. Мин дә, ул да ялгыз. Артык мәхәббәт тә булмады, кушылдык. Яратышып өй­лә­нешмәгәч, тугыз ай гына тордык. Мәхәббәтсез яшәве авыр икән. Һич югы ике кешенең берсе яратырга тиеш, монда икебез дә бер чама, ике ялгыз. Безне ярату түгел, ялгызлык кавыштырды.

– Өченчесен ничек таптың?

– Өченчесе – Илдус. Дүрт ел яшәдек. Аны үзем яраттым. Көнләштем. Кайтмаса, гел шалтыратып, туйдырып бетерә идем. Яраткан кешеңне күңел көтә бит. Әмма ул сорашып-тикшереп торганны бөтенләй яратмый иде.

– Ник аерылыштыгыз?

– Кеше яратса, үзен дә яратуны таләп итә. Син яраткан кеше сине яратмаса, салкынлык сизеп күңел өши. Шуны тоеп яшәве бик авыр. Үзенә дә: “Синнән ниндидер салкынлык бөркелә, күзләрең дә салкын, боз кебек”, – дидем. Ул: “Беренче хатынымны оныта алмыйм. Син ошадың, ошагач өйләндем. Әмма сине ярата алмыйм, гафу ит”, – дип дөресен әйтте. Шушы сүзләреннән соң яши алмадым. Күңелне моңсулык сарып алды. Китеп бардым.

– ЗАГСта паспортка мөһер суктырган идегезме?

– Ул мөһер нәрсәгә кирәк соң?! Беренче ирем белән мөһер бар, икенчесе белән никах, өченчесе белән никахка да бармадым.
Күп еллар эшләгәннән соң, 2005 елда телевидениедән киттем. Үзем дә китәргә уйлап тора идем, экраннан яшь вакытта күренсәң генә күңелле бит ул. Китәргә мәҗбүр иткән башка күңелсез сәбәпләр дә булды. Аларны исемә төшерәсем килми, ун ел үтте бит инде.

– Рәнҗеп чыгып киттеңме?

– Юк. Минем ачкан тапшыруларым калды, аларның кайберләре әле дә бара. Мин шуңа да шатланам.

– Кая чыгып киттең?

– Казандагы бер музыка мәк­тәбенә. Мин бит консерватория тәмамлаган кеше, биш куллап алдылар. Шунда директор булып эшләдем. Хәзер “Тәртип” радиосында эшлим. “Кабатланмас моңнар” исемле тапшыру алып барам. Бу тапшыру халык җәүһәрләре, милли тарихыбызны тәшкил иткән чын җырчылар турында. Яратып эшлим. Китаплар чыгардым, җырлар яздым.

– Балачагың ничек узды?

– Бик күңелле. Театрлар уйнадык, гел җырлый идем. Тунга төреп авылдан-авылга йөрттеләр, сәхнәдән чыгармадылар. Башлангыч класс­та ук “Китмә, санду­гач”ны җырладым, кеше шаккатып кул чаба. Чиләбе­гә фестивальләргә бара идем. Кычкырып җырлаган саен әйбәтрәк дип уйлыйм, кайбер кешеләр колакларын тотып утыра иде. Мәктәптәге музыка укытучыбыз Васил абый: “Наилә, синең тавышың болай да көчле, йомшаграк җырла”, – диде. Аның киңәшен тыңладым. 10 сыйныфны Тәтешледә тәмамладым. Мәктәптә укыганда Хәмдүнә апаның вокаль ансамбленә йөрдем, ул безнең районның мәдәният йортында эш­ли иде. Аннары Уфадагы сәнгать училищесына, хор-дирижер бүле­генә укырга кердем. Уфада сәнгать институтында да укыдым.

– Беренче мәхәббәтеңне хәтерли­сеңме?

– 9 класста булды. Саф мәхәббәт. Куллардан да тотышмадык. Айрат исемле, 9 класста укый иде. Икебез дә бер-беребезгә гашыйк булдык. Иң беренче ул мине мәктәптә биергә чакырды. Шунда гашыйк булдым. Сүз дәшәргә дә ояла иде үзе. 9-10 класста укыганда Тәтешледә интернатта тордым, кичләрен килә, тәрәзә төбендә басып тора, чакырырга да ояла: “Наилә, чык, Айрат килгән”, – диләр. Чыгам да бер-беребезгә карашып тик басып торабыз. Сүз әйтергә дә оялабыз. Берзаман бу миңа әйтә: “Син иң матур кыз, Наилә”, – ди. И, кая керергә тишек тапмыйм, оялып кереп китәм интернатка. “Матур микән мин?” – дип, көзгедән карыйм. Ә ул мине тәрәзәдән күзәтеп тора икән. Аны тәрәзәдән күргәч, тагын да ныграк оялдым.

– Айратың хәзер исән-саумы соң?

– Исән-сау. Ике мәртәбә өйләнде. Күп еллар үткәч күрештек, гади танышлар кебек сөйләштек. – Дүрт ел үзең генә яшисең икән, хатын-кыз ирсез шаша диләр, дөресме?

Юк инде, бу яшьтә кем шашсын? Беркайчан да шашканым булмады. Хисләргә бирелсәм, утырып шигырь, көй язам.

– Дүртенче тапкыр иргә чыгарга уйламыйсыңмы?

– Булса соңгысы булсын, тагын аерыласым килми.

– Наилә, балаларың ничәү?

– Ике улым бар. Берсе аерылышкач ирем белән калды. Ике улны бүлештек. Артурга 30 яшь, Айдарга 38 тула. Икесе дә өйләнмәгән.

– Ник?

– Белмим. Айдарның характеры әйбәт, эчми-тартмый, акыллы, бик тыңлаучан. Аңа чыккан кыз бик бәхетле булыр дип уйлыйм.

– Малаең хатын алып кайтса, килен белән тора аласыңмы?

– Юктыр. Малаемның үз фатиры бар, шунда чыгып китәрләр. Араларына кысылырмын, бозармын. Мин бик "капризный". Минемчә булмаса, эч поша башлый.

– Наилә туташ (ханым булсаң да "туташ" дип әйтим әле), әйдә бер шигыреңне укы да, бал белән чәй эчәбез.

– Сыенам буранга, кыш җитте,
Былбыллы таңымнан буш итте.
Җиләкле җәемне ул каплап,
Ап-ак кар сыеннан һуш итте...
                                                                                                                     
ГАБДЕРӘХИМ


 
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ