Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наил Шәймәрданов: “Яхшы җыр ким дигәндә 50 мең сум торырга тиеш”

15 Май 2019 515
Күп кенә популяр җырлар авторы, композитор, җыр­чы Наил Шәймәрданов Баш­­корстанның Әлшәй районы Шафран бистәсеннән. Татар­стан тамашачысына ул кадәр үк таныш булмаса да, җырлары аша танучылар җитәрлек аны.
– Хәзер җырчылар җыр авторларын әйтәме?

– Рәхәтләнеп әйтәләр. Яшем дә, исемем дә бар, шуңа җырчылар арасында иҗатыма карата хөрмәт тә зур дип уйлыйм. Бу яктан аларга үпкәм юк.

– Җырыгызны җырчыга үзегез тәкъдим итәсезме? Әллә үзләре сорап киләме?

– Яшерен-батырын түгел, сораучы җырчылар күп. Җырчының сәхнәдә үз-үзен тотышы, мөнәсәбәте ошаса, аны хөрмәт итсәм, җырымны бирәм, үзем дә тәкъдим итәргә мөмкинмен. Ә инде кешене ошатмасам, әллә нинди күләмдә акча тәкъдим итсәләр дә, аңа җырны сатмыйм.

– Яшь җырчылар белән ничегрәк?

– Алар арасында да хөрмәт иткәннәрем бар. Ләкин теләсә кем белән эшләмим. Җырның язмышын беренче секундыннан алып күзәтәм. Аранжировка дөрес эшләнгәнме, юкмы. Хәзер бит музыкантлар үзбелдеге белән җырның көен үзгәртеп эшләп бирә. Җыр ул – балам кебек. Минем белән эшләүче җырчылар моны белә. Аранжировка ясатуга, “Дөресме, Наил абзый?” дип, миңа җырны тыңлаталар.

– Әгәр аранжировка сезгә ошамаса?

– Бервакыт ике җырымны саттым. Ике җырның бер­сен ул җырчы бик дөрес итеп башкармагач, җырлар­га рөхсәт бирмәдем. Үпкә­ләгәндер. Ләкин алар минем туры, принципиаль икә­немне белә. Алдан: “Егет­ләр, әгәр минемчә булмаса, акчагызны кайтарам”, – дип әйтеп куям.

– Җырларыгызны күпме­дән сатасыз?


* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 19 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ