Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наил хаҗи МӨХӘММӘДОВ: “Аспирин белән кура җиләге бертөрле реакция бирә”

15 Июль 2020 1068
Наил хаҗи Мөхәммәдов – дәвачы, 1984 елда Казан Медицина институтын тәмамлап, күп еллар табиб булып эшләгән, Мәскәүдә тибет медицинасы гыйлемен, чыныгу серләрен үзләш­тергән кеше. “Бар авыруларны дәвалап була. Хәтта сихерне дә. Бер генә нәрсәдән дәва юк, ул – үлем”, – ди ул.
Иң беренче эш итеп, Наил хаҗидан тибет медицинасының традицион медицинадан нәрсәсе белән аерылуын сораштым.

– Традицион медицина кешене авыруның тышкы билгеләрен бетереп дәвалый, – дип сөйләп китте Наил хаҗи. – Ә тибет медицинасы, кире­сенчә, аларны күтәрә. Әйтик, сез авырыйсыз, организмыгызда ниндидер микроб бар. Антибиотик эчеп дәваланасыз, ул иммунитетны күтәрә. Чөнки даруларны кешенең организмы микробны үтерә торган итеп ясыйлар. Ә алай эшләү ярамый. Организмдагы инфекцияләрне бетереп булмый, аларны актив булмаган формага күчерергә кирәк.

– Авырган очракта, авыруны аздырмас өчен нишләргә соң? Күп очракта кеше табибка мөрәҗәгать итми бит.

– Намаз укырга кирәк. Намазга бас­кан кеше өйдә булган даруларының яртысын чыгарып ташлаячак. Намаз укыган, ураза тоткан кеше һичшиксез сәламәт булачак.
Организмны чыныктыру да мөһим. Мәсәлән, температура үзгәрүгә, кеше авырый башлый. Ә ник авырый ул? Чөнки аның температура үзгәрүгә яраклашу реакциясе юк. Кешедә генә түгел, бөтен тереклек дөньясында шулай. Мәсәлән, бездә әфган бодае утырталар. Рәхәтләнеп үсә ул: җилдән дә курыкмый, яңгыр да кирәкми аңа. Ике ел яхшы уңыш бирә. Ә инде ике елдан чирли башлый. Нәтиҗә – бодайның яраклашу реакциясе ике елга җитте. Кеше дә шулай: әгәр салкын су белән коенып чыныга икән, ул ике ел авырмаячак. Ә ике елдан процедураларны яңадан кабатларга кирәк булачак.

– Сез – профессиональ табиб. Ә кешеләрне традицион булмаган медицина буенча дәвалыйсыз...

– Кайбер авыруларны элек дәвалый иделәр, ә хәзер дәвалап булмый торганнары да бар. Нәрсә үзгәрде? Нигә элек кешеләргә файдасы тигән чараларны хәзерге табиблар тәкъдим итми? Шушы сораулар мине эзләнергә мәҗбүр итте. Үләннәрнең кайсы файдалы, нинди рецептлар кешегә файда бирә – шуларны барладым.
Маргаринны беренче мәртәбә Парижда, 1913 елда оештырылган күргәзмәдә күрсәттеләр. Берзаман, шул маргаринны ашап, кешеләр күпләп үлә башлады. Сыйфатсыз, гидрогенизирланган маргарин кандагы холестерин дәрәҗәсен күтәрә, кан тамырлары һәм җенес органнары авырулары китереп чыгара.
Элек яман шеш авыруы кешедән зуррак булып үскән. Ә хәзер кечкенә генә шеш кешене юк итә, үтерә. Ни өчен? Чөнки яман шеш үсми, ә кан тамырлары үсә һәм алар чыдамый, ялкынсыну башланып, кеше үлә. Цивилизация үзе уйлап чыгара бит бу авыруларны. Хәзер инде, үзегез беләсез, базар-кибет­ләрдә геномо­дификацияләнгән ризыклар тулып ята. Алар да кешене үтерә бит. Ашыйсың син аны, организмыңда бер үзгәреш тә сизмисең, ә гаилә коргач балалар булмый. Кеше генетик яктан үзгәрә Кибеттән алган помидорны гына карагыз, аңа берни булмый бит. Әгәр шул помидорны таракан ашаса, ул үләчәк. Ә кеше ашый, аңа берни булмый, ләкин генетик яктан үзгәрә. Кеше шуннан да авырта.
Даруларга килик. Фирма җитеш­тергән аспирин белән кура җиләге бертөрле реакция бирә. Кура җиләгенең составында да шул ук аспирин бар. Алар икесе дә температураны төшерә, тирләтә. Нигә авыруга кура җиләге ашарга тәкъдим итмичә, аспиринга рецепт язалар? Чөнки син аны даруханәгә барып акча түләп аласың, ә кура җиләге бакчаңда үсә. Аерма шул гына.

– Нинди халык чаралары белән дәваланырга киңәш итәсез?

– Бары Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән чаралар белән генә дәва­ланырга һәм чаманы белергә кирәк. Микъдарны дөрес билгеләмәү агуны – даруга, даруны агуга әйләндерә. Мәсәлән, шифалы дип кара тмин эчәләр дә, эч ката, диләр. Ә аны бал белән эчсәң, эч йомшара. Сенна – эч йомшарткыч чара. Аны да, 3-4 көн эчәләр дә, булышмый, диләр. Ә аны ярты ел эчәргә кирәк. Болай эш­ләгәндә, ул эчәклекне тулысынча чистартачак. Ул йөрәк авыруларын дәвалый, геморройны бетерә, буыннарга да шифа.

– “Хәзерге заманда һәр өченче кеше геморройдан интегә”, – диләр. Ник алай икән ул?

– Геморрой күбрәк кан тамырлары белән бәйле. Эчәклектәге кан тамырларының варикоз киңәюе ул. Авыру оча сөягендә тоткарлык булуга бәйле. Оча сөягендәге тоткарлык нидән? Чөнки кешенең бар уе – гәүдәнең аскы өлешендә. Телевизорда көне-төне секс күрсәтәләр. Кешеләр рухи тән турында уйламыйлар, шигырь укымыйлар – кешедә рухи ихтыяҗ юк. Бар нәрсәне секска кайтарып калдырдылар. Кешенең уе кайда – энергиясе дә шунда.

Бил авыртуның сәбәбе ачу булырга мөмкин. Эчтән генә янып-көйгән, кешеләрне ачуланып йөргән, үпкә саклаучаннарның биле еш авырта. Кайчан гафу итәргә өйрәнә ул, авырту шунда бетәчәк.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
18 июль 2019 № 28
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор: Лилия Галиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1943
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ