Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наилә Җиһаншина: “Нәтиҗәсе – халыкның кызыксынуы”

8 Декабрь 2015 1848
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина.
– Хәерле иртә, Наилә ханым!

– Хәерле иртәләр насыйп булсын барчабызга да!

– Наилә ханым, узган атнада Казанда Islamic Clothes Халыкара мөселман киеме фестивале узды. Оештыручы буларак, әзерлек ничек барды? Быелгы фестивальнең нәтиҗәсен күрдегезме?

– Нәтиҗәсе – халыкның кызыксынуы, фестивальдә күргән матур киемне кияргә омтылуы. Шундый теләк белдерүчеләр булгач, эшебезнең файдасы бар, димәк. Татар милли киемнәребезне җитештерүчеләр бездә арта бара. Шуңа да куанам.
Әле бит мөселман кием-салымы дигәч, күбесе гади киемне дә күзаллый. Әмма бездә гаурәтне япкан коллекцияләр күрсәтелергә тиеш иде. Фестивальдә катнашкан дизайнерларның йөзе булсын дигән максат куйдык. Аның ниндидер стиле, милли орнаментлары урын алсын.

Һиндстанга барсак, андагы халык милли киемнән, ягъни саридан йөри. Алар үзләренең киемнәре белән горурлана. Ул аларга килешә. Ә без кисәк, безгә килешми. Шуңа күрә без үзебезнең күлмәкне булдырырга тиеш. Дизайнерларның милли киемнәребез белән кызыксынуы куандыра. Кызыксыналар икән, димәк, эш бара дигән сүз. Киләчәктә олы апалар, абыстайлар өчен генә түгел, безнең яшьләр өчен дә килешле булырлык күлмәкләр модага керсен иде. Яшьләр сайлап алып, көндәлек тормышта ул киемне кия алырлык итеп җитештерә алсак, максатыбызга ирешербез Алла боерса.

– Быелгы фестивальгә кайсы илләрдән катнашырга килделәр?

– Ираннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән. Нигездә, Татарстан дизайнерлары катнашты. Чөнки мөселман дизайнерлары бездә күп. Мәскәүдә дә, Башкортстанда да аның кадәр күренми. Мөселман киемнәре дизайнерлары Чечняда актив эш алып бара. Бу эш белән Рамзан Кадыровның хатыны идарә итә.

– Фестиваль җиденче мәртәбә үткәрелде. Быелгысыннан канәгать калдыгызмы?

– Канәгать. Дизайнерларыбыз килде, эшләрен күрсәтте. Ләкин икенче елга тагын да яхшырак эшләргә дигән максат куябыз. Дизайнерларга нинди тукыма сайларга кирәклегенә кадәр аңлатабыз. Алар барыбер дөньявига яраклаштыра. Аның бит әхлакый кагыйдәләре бар. Әйтик, чалбар белән кыска кофта кияргә ярамый. Конкурста катнашканда ул модельләрне сәхнәдән күргәч, миңа шунысы ошап бетмәде. Алай дөрес түгел. Барыбер итәк тезгә кадәр озын булырга тиеш.

– Җиңүчене дә атап китсәгез иде?

– Зарина Бабадҗан “Россиянең иң яхшы бренды” исемен яулады.

– Наилә ханым, сез бит әле Гаилә кору һәм саклап калу үзәге җитәкчесе дә. Ничек барысына да җитешәсез?

– Тик ятып булмый. Теләк булса, барына да өлгерәсең. Яныма бик күп хатын-кызлар килә иде. Шундый чибәр, акыллы, уңган, әмма гаиләләре юк. Уйладым уйладым да, шушы Гаилә кору үзәген ачарга булдым. Россия күләмендәге чараларда чыгышлар ясыйм. Өйрәтегез дип гаҗәпләнеп тыңлыйлар. Гаилә кору үзәгенә 4 ярдәмче алдым. Ялгыз гына башкара торган эш түгел. Кемнәр ялгыз, кемнәрнең проблемасы бар, безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Рәхим итегез!

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ