Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наилә Гәрәева: “Гомер буе хәерче булдым”

13 Февраль 2014 1301
Камал театры сәх­нә­сендә Наилә Гәрәева белән йөзгә-йөз очраштык. “Наилә ханым, бүген сез сәх­нәдә кайсы ролегезне уйнарга телисез?” – дип сүз каттым. Актриса исә: “Минем бүген роль уйныйсым килми, сиңа үз тормышымны сөйләр идем. Кире уйла­ганчы яудыр тизрәк сорауларың­­ны”, – диде.
– Хыянәтне кичерер идегезме?

– Яратсам, кичерер идем. Күбрәк ирләр хыянәт итә. Акыл белән эшләнелә торган әйбер түгел бит ул, ир кешенең табигатеннән килә. Алар хатын-кызга тиз биреләләр. Бу дөньяда иблис ике рәвештә йөри: берсе күренми торган, икенчесе хатын-кыз рәвешендә. Шуңа да хатын-кыз капланып йөрергә тиеш. Чөнки ирләр аларга кызыга һәм аза башлыйлар. Хатын-кыз аздыра белә, хәзергеләр бигрәк тә – бөтен җирләрен күрсәтеп йөриләр. Кайвакыт ирләрне гаепләргә дә ярамый. Шулай итеп уйласаң, ир кешене кичерергә дә ярыйдыр.

– Сезнең тормышта хыянәт итү очрагы булдымы?

– Булды.

– Сөйли аласызмы?

– Юк.

– Ник?

– Нигә мин аны сөйләргә тиеш? Телевидениедә кешеләрнең язмышларын шоуга әйләндерәләр, кирәкми андый нәрсә.

– Ярату нәрсә ул?

– Ул – сынау. Мәхәббәт еллар буена сынала.

– Парлар ник аерылыша?

– Аерылу үзеңне артык яратудан килеп чыга. Кайбер хатын китеп барган ирен дә гомер буе яратып яшәргә мөмкин. Монысы инде газаплы ярату.

– Тормыштан мисал китерә аласызмы?

– Исемнәрен әйтмим. Бер ханым ирен бик каты ярата иде. Ире эчте дә, чит хатыннар белән дә йөрде. “Ул бит сине газаплый, нигә ташламыйсың?” – дигәч: “Ничек ташлыйм? Мин аны яратам, янәшәмдә аннан башка ирне күз алдына да китерә алмыйм”, – диде. Гомер буе шулай яшәде, гаиләсен картайган көннәренә кадәр саклады. Соңыннан ир дә эчүен ташлап, бергә матур гына яшәп киттеләр. Бу инде мәхәббәт хакына үз-үзеңне корбан итү. Хатын-кызның мәхәббәте – бөтенләй иргә сеңеп яшәү, үзеңне тулысынча иргә тапшыру. Үзеңне корбан итү.

– Сез бай хатынмы?

– Юк. Гомер буе хәерче булдым. 60 яшьлек юбилеемда акча кергәч, акчалы кешенең ничек рәхәт яшәвен аңладым. Акча булу кешене ирекле итә икән.

– Наилә ханым, ничә тапкыр кияүгә чыктыгыз?

– Бер генә тапкыр, бер генә ирем булды.

– Ирегез вафат булгач ялгыз яшәдегезме?

– Бик авыр вакытта, театрда рольсез калганда бер кеше очрады...

– Кем иде ул?

– Исемен сорамасаң гына сөйлим...

– Ничек башланды?

– Ялгызлыктан. Күбрәк аның тарафыннан башланды.

– Аңа ничә яшь иде?

– Анысы нәрсәгә инде? Мин­нән шак­тый яшь. Ирем Рифкать мин­нән күпмегә өлкән булса, ул шулка­дәр яшь иде. Ул кеше миңа “Ләйсән ире Хәсән” спектаклендә роль бирде. Улым Фәрит армиягә киткәч бөтенләй ялгыз калдым һәм шул кеше белән кавыштык.

– Никах укытып тордыгызмы?

– Ул вакытта никах дигән әйбер киң таралмаган иде.

– Сез аны яраттыгызмы?

– Яраттым. Исраф ителмәгән хатын-кыз хисе бар иде миндә. Мин бәхетле, ул хисне татыдым, бөтен гомеремә җитте. Кайбер хатын-кызлар ул хисне татымыйча китеп тә баралар.

– Ул өйләнгән идеме?

– Аерылышкан иде.

– Мәхәббәтегез гомерле булмадымы?

– Мин аңа гомерлек итеп карамадым да. “Әйдә, Наилә, кушылыйк”, – дип әйтә иде. Әмма без бергә яши алмас идек, ул бик тиз мавыгучан кеше булды. Без бергә йөргән вакытта аның башка хатыннары да бар иде.

– Ничә ел йөрдегез?

– Җиде.

– Театрда сүзләр булдымы?

– Бервакытта да сүзгә игътибар итмим. Кешеләрнең ничек кабул итүе мине кызыксындырмый.

– Аны сагынып еладыгызмы?

– Депрессия башланып, авыруга сабыштым, авыр кичердем. Дарулар эчеп кенә тордым. Без барыбер бергә яши алмас идек. Ул бик кайнар, хатын-кызга кызыга иде.

– Ничек үлде?

– Ул йөгәнгә бирелә торган кеше түгел иде. Аны Шамил Зиннурович та, Марсель дә саклап кала алмады. Үләренә бер ай кала килде, соңгы сүзе шундый булды: “Мин бик күп хатын-кызларны күрдем, әмма синең кебекне очратмадым. Синең кебек беркемне дә ярата алмадым”, – диде. Шушы соңгы сүзе мине тынычландырды, үкенүләрем калмады. Рифкатьне ташлап киткәнемә генә үкенәм. Эчүенә түзә алмадым. Яшь булганмын (21 яшь), сабырлыгым җитмәде. Эчү – ул бит авыру, әшәкелек тә, азгынлык та түгел, аны организм таләп итә.

– Мәхәббәтегезгә дога кыласызмы?

– Җомганың иртәнге намазыннан соң бөтен әрвахларга укыйм.

– Намазга кайчан бастыгыз?

– Әни үлгәннән соң, 13 еллап инде. Аллаһы Тәгалә кабул итсен...

– Театрда кайда намаз укыйсыз?

– Грим бүлмәсендә.

ГАБДЕРӘХИМ
                                                                                                                  
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 969
ӨСКӘ